Логотип
Шигърият

Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!

Тукта, вакыт!

Офыкларга карап танып алдым, 
Болытларда күрдем исемеңне. 
Танып алдым, 
Эзләп, табып алдым, 
Яраттым да бугай мин сине.

Утка салгач, суларына ташла, 
Чыныктыра икән сөю дә. 
Бүген мине борчып йөргән уйлар 
Бер тетрәтсен иде сине дә.

Хушлашырсың, китеп барырсың күк, 
Өнсез калыр төсле бу дөнья. 
Үзгәрүе көннең, аның һәрчак 
Вакытларга бәйле булуында.

Вакыт инде, вакыт...
Күңел сизә.
Күздән тама никтер пар яшьләр.
Җирдә вакыт туктап калсын иде,
Очрашканда безнең карашлар!
 


Китү

Туеп кем дә китәр,
Ә син —
Яратып китеп кара!
Р. Фәйзуллин.
Яратып китеп барам шул, 
Җан сызып китеп барам. 
Җаным кала синең белән — 
Җансызым китеп барам.

Кемдер аңлар, 
Кем аңламас
Җанымның җайсызлыгын. 
Кем эзли тормыш асылын,
Кем дөньяның кызыгын.

Эзләп тапкан сөюемнән 
Китеп барам...
              җавапсыз... 
Күкләре биек булса да, 
Кошлар очмый канатсыз...

 

* * *

Минутлап саныйм синнән соң
Үткәргән көннәремне.
Төннәрне саныйм,
Төшемә
Син кергән төннәремне.

Вакытны саныйм, син киткәч 
Килгән сагышлар белән. 
Гомерне саныйм, сөюдә 
Синле табышлар белән.

Санасаң-санамасаң да, 
Өмет — таң чыгы гына. 
Бәхетләр явар дип көттем, 
Тамды тик тамчы гына...

 

Туган җир

Һәм мин тагын җәйләремә кайттым, 
Аланнары яшел җәйләремә. 
Иң-иң моңсу шатлыгыма кайттым, 
Иң-иң садә, якты бәйрәмемә.

Илләремнең зәңгәренә кайттым, 
Хисләремнең актан-акларына. 
Сагышымның алсуына кайттым, —
Туфрагыма, 
         туган якларыма.
Һәм мин тагын үз-үземә кайттым — 
Сабый чакның тылсым-әкиятенә. 
Могҗизалар тулы карурманга 
Һәм үземнең асыл хәятемә.
 

* * *

Мин диңгездән артык ерак бугай — 
Күпме күреп, күпме сокланып, 
Шигыремә күчми, күчми диңгез, — 
Күңелемдә кала тукталып.

Күңелемдә иксез-чиксез дәрья —
Бер дулкынлап шаулый, бер тына.
Шигыремә күчми...
Диңгез белән
Сулый алмыйм, димәк, бер тында.
Минем өчен ят бер дөнья диңгез. 
Ят булганга күңел ымсына.

...Ярсыз дәрья диеп өметләнмә, 
Ярдан ашмас Идел мин сиңа.
 


Туган йорт

Беркем дә беркайчан белмисе 
Серләрем саклыйсың син генә. 
Йөрәгем өзелер бер чиктә, 
Кайттым да 
Таяндым иңеңә.

Көзләрнең яңгыры чылаткан 
Йөзеңә битемне терәдем. 
Рәнҗүдән,
         арудан,
                газаптан 
Арынды — 
Тып-тыныч йөрәгем.

Урамга елмайган тәрәздә 
Минем иң самими карашым. 
Күңелем керләнә башласа, 
Үзеңә чакырып аласың.

Син миңа Дөньядан зуррак, — 
Син — әти,
           син — әни,
                     син — Нигез.
Син — җирдә яшәүнең мәгънәсе, 
Мәңгегә без — ул син,
                     син — ул без.


 

Үзем белән хушлашу

Язларның ташкыны басылып, 
Көзләрнең ялкыны сүнгәндә, 
Иң соңгы күбәләк шикелле 
Хушлашып китүче син мәллә?

Иң соңгы күбәләк шикелле
Карларга кушылып талпынган?..
Йөрәкне кыстым да учыма,
“Хуш бул!” — дип кычкырам артыңнан.

Йөрәкне учыма кыстым мин, — 
Хуш бул,
        хуш мәңгегә,
                     Сабыйлык!
Мин сине яратып озатам, 
Яшәрмен гомергә сагынып.

 

* * *

Гөрләвекләр кузгалдылар, 
Кузгалмый күңел генә. 
Әзер идем кайчан гына 
Ташкын күк түгелергә.

Ага сулар актарылып, 
Мин генә торып калмам. 
Ташкын сулар уртасында 
Боз булып агып барам.

 

* * *

Яз инде, яз…
Төксер тауларында
Уяндымы икән умырзая?
Боз кузгала микән Иделемдә?
Бозлар булып еллар ага кая?!

Кая китә
Умырзая төсле
Гаҗәпсенеп карау бу дөньяга?
Умырзая булсаң икән кабат!
Йөрәк инде миләш булып яна...

 

Сөембикә манарасы

Манаралар түгел,
                 күңелләр дә
Айсыз калган чакта боегып, 
Син яктыртып тордың күңелләрне 
Тарихлардан килгән нур булып.

Бүген, шөкер,
Аең балкып тора,
Җанны тартып торган манара.
Син — безнең җан,
Авышсак та ялгыш,
Хакыбыз юк безнең аварга.


* * *

Бу — җәйнең беренче яңгыры.
Әй койды чиләкләп, әй койды.
Битләрдән, чәчләрдән сузылды,
Сызылды тамчы эз — җәй юлы. 
Бу җәйдә беренче чылану. 
Ләззәтен тән тойды, җан тойды. 
Яңгырның саф исе дөньяны 
Хисеннән исертеп аңкыды.

Бу — минем беренче хисемнең 
Әйләнеп кайтуы идедер. 
Яңгырга кушылып еладым. 
Сагынып кемнедер... Синедер...

Бу — җәйнең беренче яңгыры. 
Койды да, болыты таралды. 
Битемдә без үтә алмаган 
Җәй юлы — күз яшьле эз калды...

 

Дөнья

Бәхет белән бәхетсезлек — янәшә. 
Асылъярны эчкечегә ярәшә. 
Зыялы ир,
Җаһил хатын — бер оя. 
Каршылыктан корылгандыр бу дөнья.

Күңел дигән Дөнья да
Ак-кара.
Дәфтәреңне
Фәрештә дә, Иблис тә актара.


 

Мин — хатын-кыз

Каурый болыт булып күккә аштым, 
Тамчы булып тамдым гөлләргә, — 
Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде, 
Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?

Язгы үлән булып күтәрелдем, 
Яфрак булып шыттым бөредән. 
Йә, кемнәрнең ачылмаган язын 
Ак кыраулар сугып өлгергән?

Ал таң булып офыкларга кундым 
Һәм көн булып төштем өзелеп. 
Шагыйрь, диеп сокландылар бар да — 
Мин хатын-кыз идем иң элек!

 

Быелгы яз

Офыкларның шундый якын чагы —
Кул сузымы ара. 
Канатларың каерылган килеш 
Син шул офыкларга җитеп кара!

Офыкларның шундый якын чагы. 
Ара — кул сузымы. 
Шуңа күрә икеләтә ачы 
Бәгырьнең сызуы...

 

Бәргәләнү

Йә күккә ашыр җанымны, 
Йә җиргә төшер, Ходам! 
Бер очып китәр күк булам, 
Бер калыр төсле булам.

Күкләрдә — ябалдашларым. 
Җирләрдә — тамырларым. 
Күкләрдә — сагынганнарым. 
Өзелеп калырларым 
Җирләрдә. 
Бәргәләнә җан 
Җир һәм Күк арасында. 
Ике дөньяның сагышы 
Бер йөрәк ярасында.

 

Шәфәкъ

Очрашырмы безнең җаннар, 
Аңлашырмы безнең аңнар, 
Кавышырмы безнең хисләр? 
Җавап бирми, 
Бирми Күкләр.
Ашкан чакта офыкларга 
Кагылдыңмы болытларга? 
Шәфәкъларның алсулыгын 
Җибәрдеңме бу якларга?

Сагышларың сарылдымы 
Мамыгына болытларның? 
Без яраткан шәфәкъларда 
Сүзсез аваз: 
“Онытмадым!..”

Ялгыз гына күзләгәндә 
Шәфәкъларның сихри төсен, 
Күңелемдә — кайнар хисем, 
Телләремдә — синең исем. 
Очрашыр күк безнең җаннар, 
Аңлашыр күк безнең аңнар, 
Кавышыр күк безнең хисләр. 
Үзе биргән бөек хискә 
Каршы килмәс, 
Килмәс Күкләр.
 


* * *

Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!
Сөю бирде,
Сине алды Күкләр.
Мине синсез иткән күкләремә
Зурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм,
Ялгышырсың.
Дөрес, әрнүем зур.
Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә.
Кемнәрнеңдер алмый сөйгәннәрен.
Һәм...
Сөю дә бирми,
Бирми Күкләр...
 

* * *

Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы, 
Хакым бардыр хәтта каргарга. 
Алар сине алдап ашкындырды,
Син мөкиббән идең тауларга.

Алар сине миннән аерып алды, 
Алар мине синсез калдырды. 
Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы, 
Күккә ашырдылар җаныңны.

Һәм минем дә ярты җаным китте 
Синең белән бергә ... күкләргә. 
Бу халәтем үземә дә сәер, 
Аңлашылмый булыр күпләргә.

Тик мин аңлап калдым 
Син киткәндә...
               Туктаталмый... 
Тау дип җан аттың. 
Сине өзелеп сөйгән йөрәгемне 
Кыяларга бәреп канаттым. 

Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы, 
Хакым бардыр хәтта каргарга. 
Ничек каргыйм, 
Мин үзем дә гашыйк 
Син яраткан серле тауларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар