Логотип
Шигърият

​Мәңге җырлар җырым бул!

* * *

Очрашырга чакыр мине, 
Көтә-көтә таң аттыр; 
Мин килмәм, бәлки, яныңа, 
Ә син барыбер чакыр.

Чәчәкләр алып кил миңа,
Юлларымны гөл иттер; 
Мин алмам, бәлки, чәчәгең, 
Ә син барыбер китер.

Еракка китсәм, хатлар яз, 
Күп итеп, кайнар итеп; 
Яшә син, минем хәбәрне 
Атналар, айлар көтеп.

Ачулан миңа, үпкәлә, 
Тынгылык бирмә бер дә. 
Тик ышандыр гына мине 
Сөю барлыкка җирдә.
 

* * *

Урам буйлап атлап барам, 
Учта бер йомарлам кар. 
Үз учымда эрегәнче 
Шуны ыргытасым бар.

Кем куенына атыйм аны, 
Кем курыкмый суыктан? 
Сак булыгыз, иркә кызлар, 
Сак булыгыз — ыргытам.

Ыргыттым — сиңа тиде. 
Куеның ачык иде. 
Шунда эреде карым. 
Булдың гомерлек ярым.


Тыюлык

Йөрәгеңнән урын сорамыймын, 
Җитми аңа минем кыюлык. 
Синең йөрәк — минем өчен мәңге 
Киртәләнеп алган тыюлык. 
Аланыңда пешкән җиләгеңне 
Авыз итәр идем бер генә, 
Йә булмаса өзеп алыр идем 
Иң-иң тыйнак берәр гөл генә — 
Юк, ярамый! 
Әнә капкаларда 
Язып куелган бит уелып: 
Монда берни синең өчен түгел, 
Кагылгысыз җир ул — тыюлык. 
Нишлисең бит, киттем башны иеп 
Ымсындырса да бу тыюлык. 
Яфраклардан чык сулары гына 
Яңакларга төште коелып.

 

Ярый әле

Дусларым күп, саный китсәң, 
Җитмәс бармак-куллар; 
Дуслар дуслар инде алар, 
Ярый әле син бар.

Кешеләр килә дә китә, 
Эчтә кала моң-зар. 
Моң-зарларны сөйләр өчен 
Ярый әле син бар.

Рәнҗетеп тә куям кайчак, 
Гөнаһсыз соң кем бар; 
Көн дә, төн дә яннарымда 
Ярый әле син бар.
 

* * *

Йөрәгемне вак-вак кисәкләргә 
Турадым да аттым күк йөзенә. 
Йолдыз булып янып төште алар 
Мәхәббәтнең шаулы диңгезенә. 
Әй ярсыды диңгез, әй ярсыды, 
Дөрләп-дөрләп янды дулкыннары. 
Ул диңгезнең кайнар комнарында 
Кемнәр генә ятып кызынмады. 
Ә кемнәрдер энҗе-мәрҗәннәрен 
Җыеп йөрде төпкә чумып-чумып. 
Янып төшкән йолдыз кисәкләре 
Әверелгән иде энҗе булып. 
Ул диңгездә һаман байлыклар күп, 
Ярсуы да әле басылмаган. 
Маҗаралар эзләүчеләр өчен 
Утраулары да бар ачылмаган. 
Дулкыннары яна һаман дөрләп, 
Күкнең йөзен ялый ялкын теле. 
Кояшның иң кайнар ноктасында 
Чәчәк атып ята сөю гөле.

 

Оныттыр

Юллар авыр, юллар ерак, 
Коткара тик юлда җыр: 
Мәңге җырлар җырым бул да 
Юл газабын оныттыр.

Мин суларын эчкән саен 
Чишмә булып тулып тор: 
Башка чишмәләрнең тәмен 
Оныттыр син, оныттыр.

Баш өстемә болыт килсә 
Җилләр булып куып тор —
Җилләр булып куып тор да 
Хәсрәтемне оныттыр.

Йә гөл булып, йә көн булып 
Гел яңарып туып тор —
Табындырып, кабындырып 
Бар дөньямны оныттыр.

 

Китеп барам 

Гомер агачымның яфраклары 
Коелып бетеп бара, мин беләм. 
Калганнары өзеләм-өзеләм диеп 
Тартышалар әнә җил белән.

Тик шулай да җанда үкенеч юк, 
Анда бары якты моң гына. 
Китеп барам офыкларга таба 
Сиздермичә генә, тын гына.

Сыкранулар, уфтанулар нигә? —
Яшәләсе инде яшәлгән. 
Гомер агачымның яфраклары 
Туып-үскән җиргә түшәлгән.

Шуннан артык нәрсә кирәк безгә? 
Шул бит инде яшәү максаты. 
Соңгы яфракларым тибри җилдә, 
Ә күңелдә никтер яп-якты.

 

* * *

Үксеп-үксеп бер еласы килә, 
Ир икәнне онытып еласы. 
Аксын иде ярларыннан ташып 
Күз яшенең кайнар елгасы.

Аксын иде юлларында булган 
Кайгы тавын ишеп, җимереп. 
Калсын иде сагыш атаулары 
Су астында мәңге күмелеп.

Күбәйделәр, ай-һай, күбәйделәр 
Мондый таулар, мондый атаулар. 
Ул тауларны биегәйтте генә 
Пычрак аяк белән таптаулар.

Бу дөньяны бер юасы килә 
Күз яшьләре белән булса да. 
Чистарынып калсын иде ул бер 
Юынгандай кайнар мунчада.

Яңа туган сабый бала кебек 
Бер сафлансын иде дөньясы: 
Җиргә ятып үксеп елар идем, 
Булса әгәр берәр файдасы.

 

Әйтегез, әгәр белсәгез 

Әйтегез, әгәр белсәгез, 
Әйтсәгез — сезгә рәхмәт: 
Кайларда йөри каңгырап, 
Җаннан куылган шәфкать?

Чырайлар шундый караңгы, 
Елмаюны югалттык: 
Кайсы елгаларга акты 
Йөздән юылган шатлык?

Әйтегез, кая югалды 
Инсафлы гореф-гадәт? 
Кемнәр почмагында үлде 
Өйдән куылган әдәп? —

Тәннәр керле, җаннар керле, 
Пычракка тәмам баттык: 
Нинди юллар тузанында 
Күмелеп калды пакьлек?

Һәрбер түрә каршысында 
Йөзләрне җиргә ордык: 
Нинди учакларда янды 
Безнең горурлык, зурлык?

Көн тудымы — күңелләрдә 
Сораулар тора артып: 
Ник бу җитмәүчән дөньяда 
Бердәнбер вөҗдан артык? 
Бердәнбер намус артык?

 


* * *

Шундый матур аяз көн иде, 
Тәрәз төпләреңдә гөл иде. 
Тиктомалдан алып таш аттым, 
Һәм үземә-үзем шаккаттым.

Юк иде бит уйда усаллык, 
Тик наз иде ныклап кочарлык. 
Назым ташлар булып атылды, 
Күңел тәрәзләрең ватылды.

Ә бит шундый аяз көн иде, 
Тәрәз төпләреңдә гөл иде. 
Урамнарда кара төн инде, 
Араларда моңсу җил инде.

 

Җиле генә кагылып үткән иде 

Җилфер-җилфер искән чәчләреңнең 
Тиеп киткән иде җиле генә — 
Сандугачлар, дәртле сандугачлар 
Кереп тулды минем күңелемә.

Шул җилләрнең чаптым артларыннан 
Тота алмасымны белә торып. 
Сандугачлар озата барды мине 
Юл буенча гөлдән-гөлгә кунып.

Чаптым, чаптым, арыганчы чаптым 
Һәм егылдым гөлләр арасына. 
Җилләр салып тирбәттеләр мине 
Үзләренең бишек арбасына.

Күңелем булды, күзләргә яшь тулды, 
Күптән күздән яшьләр кипкән иде. 
Ә бит бары синең чәчләреңнең 
Җиле генә кагылып үткән иде.

 

* * *

Мәхәббәткә манып каләмемне 
Шигырь язам һәр көн. 
Дәрман күптән ташлап качты мине, 
Калды бары дәртем.

Әле ярый Ходай биргән миңа 
Дәртне бик тә мулдан. 
Йөрәк белән шигырь язармын мин, 
Каләм төшсә кулдан.

 

Тагын салкын кыш килде

Кыш белән дуслык булмады
Минем элек-электән.
Тишек бишмәт аша суык
Җанны күпме өшеткән?

Бәләкәйдән гөлләр көтеп,
Җәйләр көтеп яшәдем.
Йөз бишмәткә алыштырмам
Җәйләрнең бер чәчәген.

Чабаталы малай чагым
Еракта калды күптән.
Салкыннары онытылмый,
Ахры, җелеккә үткән.

Тагын менә кышлар килде,
Бар, югыйсә, туннарым.
Тик барыбер салкыннарда
Кысыла минем тыннарым.

Гөлләргә туймаган күңел
Гел җәйләрне сагына.
Якты кирәк, җылы кирәк,
Гөлләр кирәк җаныма.

 

* * *

Үткән көннәр китеп югалмыйдыр, 
Үткән көннәр күктә җыеладыр. 
Җыеладыр да кояш нуры эчеп 
Тамчы булып җиргә коеладыр.

Үткән төннәр сиздермичә генә 
Офык артларына сыенадыр. 
Сыенадыр да җиһан йоклаганда 
Елгаларга төшеп коенадыр.

Чистартадыр дөнья үзен үзе 
Синең кодрәт белән, Илаһым. 
Юа сулар, юа төннәр буе 
Бу дөньяның күпме гөнаһын.

Юкса яшәү күптән бетәр иде, 
Сүнәр иде ае, кояшы —
Бөтенесен юктан бар итүче 
Булмаса бер бөек Хуҗасы.

 

Бер сүз эзлим

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,
Матурмы ул, әллә түгелме —
Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын,
Тетрәндерсен синең күңелне.

Әгәр ул сүз кара төндә туса,
Күкне ярып, таңны уятсын.
Таратсын ул бөтен болытларны,
Офыкларга якты ут яксын.

Әгәр ул сүз салкын кышта туса,
Алда кышлар көтеп торганда —
Өр-яңадан сайрар кошлар кайтсын
Ятимләнеп калган урманга.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,
Беркем әйтмәгәнне, якынны;
Тормыш кебек тирән булсын ул сүз,
Мәхәббәттәй булсын ялкынлы.

 

* * *

Әй язгы җил! Сиңа каршы чабам,
Назлап сыйпа әле йөзләремнән.
Керфек аша яз яктысы тулып
Яшь чыгарсын әле күзләремнән.

Сөенечтән күптән елаган юк,
Тупасландымы соң әллә йөрәк?
Хәер, тукта, күзләремне йомам,
Күз карама яз кермәсен үрләп,

Аккан суны куып тотып булмый
Һәм туктатып булмый искән җилне.
Җиңелмәскә күпме тырышсам да
Җайлап кына тотып картлык җиңде.

Хәзер инде минем чәбәләнү
Ятьмәдәге балыкныкы кебек.
Бәлки сикереп чыгалырмын диеп
Бәргәләнеп ята соңгы өмет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар