Логотип
Шигърият

...Һәм сибелде хыял

Кулда – Эльвира Һадиеваның беренче шигырь китабы. «Бүгенгедәй ихлас булалмабыз...» Мәскәүдә «Заман» нәшрият йортында басылып чыккан. Ул, әйтерсең, шагыйрь күңеленең этюды: күпнокталы яңгырлар, тәлгәш-тәлгәш юксынулар, мөлдерәмә наз, буран ямаган тәрәзәләр, йолдызлар өере... Бөтенләй башкача. Көтелмәгәнчә. Кинәт исеп куйган җил кебек. Күңелдән коелган гөлләр сыман. Хәер, сүзләр артык. Укыган саен укыйсы килә...

Әкият

Әйдә синсез башлыйк бу язларны,
Исемеңне бу яз күрмәсен!..
Син нигәдер, үзең теләмәстән,
Нурларга да сагыш өрәсең...

Күләгәләр канат булсын да бер,
Алсын, әйдә, кышка – үткәнгә...
Сагыш үзе йокты тамга булып
Чор читендә сине көткәнгә –
Ул бары бер. Ул әле дә көтә
Ант китереп кара төннәргә.
Әйдә, синсез башлыйк бу язымны
Һәр мизгелен аннан дөньялыкка
Әкият диеп кенә сөйләргә.

Өндәү

Сусавыма шифа тапмыйм:
Ниләр кылдың минем белән – уят!!!
Һәр тәрәзә саен сәбәп:
Сабыр яңгыр күпнокталар куя...

Саташылган сагыш белән,
Адашылган көзләр туган көндә –
Беләм! Учка күпнокталар коя яңгыр,
Ә йөрәкнең бер тынуы – өндәү!


Кичүдә

Яңгырлар – әрсезләр – тилереп,
Кояштан нур өзде...
Сулкылдап, шул чакта шашты җан,
Түз, дидең – һәм түздем!

Гап-гади көземә үтенәм,
Сөюең карын өр!
Ул – берәү – онтылсын...
Ташлама!
Калганы – барыбер...


Беркайчан

Чит шәһәрнең җылы урамында
Икебезгә диеп йолдыз кабыз.
«Ияләшәм, – дисең, – дәшмәсәң дә
Калган кебек булам япа-ялгыз!
Салган кебек булам канатларны,
Ерагайган кебек кояштан да...»
Тынсыз гына атлыйм янәшәңнән,
Бу шәһәрне көзгә буяшкандай.

Ни диим соң, башка бернең исме
Иреннәрдән өзелеп төшәр төсле.
Син белмәссең, ул бит шундый
                                      үзгә,
Бу төннән дә кара, тирән күзле.

Кемне генә күкрәгенә кысып,
Йолдыз санатадыр шушы төндә,
Учын үбеп җылытадыр,
Ә мин...
Кулларымны яшерәмен җиңгә...

...Чит шәһәрнең минсез урамында
Икебезгә диеп йолдыз кабыз:
Без беркайчан бүгенгедән якын,
Бүгенгедән ихлас булалмабыз...


Оркестр

Аксыл шәһәр язга әзерләнә:
Күк оркестры көйли коралын...
Ни өчендер ашыктыра күңел –
Кул чабарга әзер торамын...

Ни өчендер нота кәгазьләрен
Яндырасым килә, ертасым...
Ялкын йотар ул чак бар офыкны –
Риза! Бары яңа җыр калсын...


Кызгылт-сары кояш

Кызгылт-сары кояш икебезгә,
Җылыта да, яндыра да – тигез!
Көне шундый, ялгыш аймылганда,
Калтыранып, «хәерлегә!» дибез...
Карарсызлык коеп араларга,
Яңа аерым юллар безне сайлый...
Имеш, шулай хатасызрак була, 
Имеш, шулай дөрес, имеш, җайлы...

Илче җилләр яңа көйне уйный –
«Бие, әйдә, бие шашып!» – дидер...
Кемдер безне көтеп бүген кабат
Ак энҗеле ак калфагын киде...

Ә минем җан никтер сагына шул
Диңгез исе килгән күлмәгеңне...
Гел зәңгәрдән бит син, гел 
зәңгәрдән!
Төшләргә дә шул төсеңдә кердең.

Ә төшләрдә чынын сөйләп була,
Анда рәхәт, анда кими ара...
Алсу-кызгылт кояш икебезгә,
Икебезгә генә – туры кара! 


Лондонга

Ә сездә яңгырлар.
Һәрвакыт. Һәр таңда.
Югалый тәрәзә, юлларны.
Ул бөртек тамчылар битеңнән 
үпкәндә
Иренең очлары туңармы?

Мин исә Лондонда булмадым.
Беркайчан...
Төшемдә нигәдер шул кала:
Күкләрне терәткән сәгатьләр,
Ә күктә
Оча кош, болытны сукалап.

Сездәге кояшны сагынам, диясең...
Мондамы? Монда да гел бер таң.
Хатларың сирәгрәк, тик шуңа 
суыктыр.
Сагынып, юксынып,
Эльвираң!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыйсы килә. Сатуда бармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрәк талантлы син, Эльвира!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эльвира, синен талантын купкырлы. Татар яшьлэрен дэ бик оста оештыра иден конгресста. Сокланып туймим! Шигерлэрен дэ кунелгэ, йорэккэ утеп керэлэр. Рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Миңа да бик ошый ! Уңышлар , тазалык телим Эльвирага !

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сокланам!

            Хәзер укыйлар