Логотип
Шигърият

Кар

Бу гасыр да китәр төсле узып,
Без калырбыз төшеп арбасыннан.
Кар ишелде бүген Казаныма
Күкнең ерак затлы кальгасыннан.
Кемдер анда атлады күк, салып
Җир киемен... вакытыннан алда...
Кемдер безне ташлады күк, никтер
Уйламый да, сукмый гына санга...
Ишелде кар... яшькә әверелде –
Сыктау булып яңгырады җирдә.
Мин тын гына багам тәрәзәмнән:
- Ул, ниһаять, тарту көчен җиңгән...
Мин тын гына тартам дисбедәге
Көннәремне... Барлыйм – кемнәр исән:
Берәү, икәү, өчәү...
Фанилыкка
Бәйләп торган кендек җебен кисәм.
Бу урамнар калырлармы үксез?
Бу мәйданнар кемнәр эзен саклар?
Кар ишелде бүген Казаныма...
Һәм эндәште:
- Агар инде... агар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратам Луизаның шигырьләрен !

    Хәзер укыйлар