Логотип
Шигърият

Илһам Шакировның вафатына бер кала язылган шигырь

 Китү микән, кайту микән соң бу?..
Әнә йолдыз үтте сызылып.
Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр...
Бәгырь генә калды өзелеп.
Китте... китте...
Үксезләрне бүген
Кем юатып, җырын багышлый?
Китмәде ул, тик тукталган иде
Үз өенә кайтып барышлый...
Мизгел генә иде ул тукталыш –
Якты иде күмер күзләре...
Кайтавазы калды: югалтсагыз –
Йөрәкләрдән мине эзләгез...
Китте... китте...
Бер мизгеллек дөнья
Гомер булмаганча сагышлы...
Китмәде ул, тик тукталган иде
Мәңгелеккә кайтып барышлый...
15.01.2019
 
«Илһам абыйның вафатына бер көн кала язылган шигырь... Колагыма кемдер әйтеп торган кебек язылган иде...» – дип язган автор бу шигыре турында. Укыйк та уйланыйк әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар