Логотип
Фоторепортаж

VI Халыкара «INTERNATIONAL FASHION-2015» конкурсыннан фоторепортаж

Милли кием дизайнерларының VI Халыкара «INTERNATIONAL FASHION-2015» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Конкурска килгән эшләрне ТР дизайнерлар берлеге төбәк идарәсе рәисе урынбасары, РФ дизайнерлар берлеге әгъзасы Венера Хамматова җитәкчелегендәге мәртәбәле бәяләде.

Студент-дизайнерлар арасындагы «Этно» номинациясендә беренче урын Мәскәү дәүләт дизайн һәм технологияләр университеты студенты Екатерина Шумиловада. Ул «Метаморфоза» коллекциясен тәкъдим итте.

 

Студент-дизайнерлар арасында узган «Прет-а-порте» номинациясендә беренче урын «Коми әкиятләре буенча» коллекциясе өчен Наталья Васильева белән Софья Ураковаларга бирелде. Кызлар икесе дә Удмурт дәүләт университетында белем ала.

«Профессионал» номинациясендә беренче урынга Казан милли фәнни технологик университетыннан Хәбибрахманова Лилия лаек булды. Ул «Камзол» коллекциясен тәкъдим иткән иде.

Гран-при исә Чиләбе шәһәреннән Лилия Васильевага тапшырылды. Аның «Ирекле кош очышы» коллекциясе арада иң лаеклысы дип табылды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар