Логотип
Фоторепортаж

«Төркия – күңел кыллары»

Фотограф Гөлнара Сәгиева «Сөембикә» журналы укучыларына бөтенләй үк чит кеше түгел. Аның эшләрен басмабызда әледән-әле биреп барабыз: әле мастер-классларыбызны төшерә ул, әле берәр матур этюды белән күренә. Хатын-кызларга гына хас игътибарлылык, ирләр күзе күрмәгәнне дә тотып ала белү, нәфис затның җанын ачу – менә аны башкалардан аерып тора торган төп сыйфатлар. 
Ә бу эшләре – Төркия елъязмасының аерым бер сәхифәләре. 2005 елда Төркиягә килгәч, холкына хас кызыксынучанлык белән, әлеге илнең туристлар аяк басмаган почмакларына барып чыга ул. Мерсин, Гөлнар, Казан – болар бар да андагы шәһәрләр. Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында ачылган күргәзмәсендә фоторәссам әлеге кояшлы, кунакчыл илнең үзенчәлекле якларын безгә дә ачып күрсәтә. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч! Шулай, тапкан тугел, баккан ана! Рэхмэт!

    Хәзер укыйлар