Логотип
Фоторепортаж

«Төп йорт килене - 2016» бәйгесенең йомгаклау этабы

7 март көнне Арча район Мәдәният йортында «Төп йорт килене - 2016» район бәйгесенең йомгаклау этабы булып узды.

«Төп йорт килене-2016» бәйгесендә 8 зонада барлыгы 43 килен көч сынашты. Шуларның 24е 7 мартта Арча район мәдәният йортында узган бәйгенең финал өлешендә сәхнәгә күтәрелде һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылды. 

«Иң уңган килен» – Тәнзилә Шаһиәхмәтова (Кылачы авылы),  «Иң сабыр килен» – Светлана Хаҗиева ( Айван авылы), «Иң тыйнак килен» – Әлфия Бакиева (Түбән Оры авылы), «Иң яхшы шәҗәрә тәкъдим итүче килен» – Гүзәлия Хәкимова (Ташкичү авылы). Киленнәрне бәйге рәисе, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов котлады һәм вәгъдә ителгән тузан суырткычлар, дипломнар, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, бәйгедә катнашучы барлык киленнәрнең исемлеге нәкъ бер атнага онлайн тавышка куелды һәм җиңүчеләр билгеләнде: Алисә Зәкиева (1448), Халидә Әхмәдиева (1428), Гөлназ Мөхәммәтшина (1528). Әлеге киленнәргә истәлекле бүләкләр – утюглар тапшырылды.

«Килен күчтәнәче» номинациясендә Алисә Зәкиева (Хәсәншәех), Миләүшә Шәйхетдинова (Печмәнтау), Рузилә Маннанова (Арча), Илмира Зарипова (Кышкар), Гөлназ Исмәгыйлева (Яңа Сала), Илүсә Шәвәлиева (Пөшәңгәр) татар халык ашларын иң тәмле итеп пешергән һәм тәкъдим иткән киленнәр булып танылды. Җиңүчеләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов котлады, блендер наборы, дипломнар, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләде. 

«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итү буенча җиңүчеләр: Нурзилә Бикчәнтәева (Кушлауч), Ләйсән Гәбдрәшитова (Ташкич), Гөлназ Мөхәммәтшина (Өчиле), Филсинә Әхмәтгалиева (Иске Кишет). Киленнәр мультиварка, дипломнар, чәчәкләр белән бүләкләнделәр.

отлау сүзләрен «Сөембикә» журналыннан кайткан кунак Рәмзия Кашапова әйтте. 

Сәхнәгә алкышлар астында үрнәк гаилә булып, кайнаналары белән 24-30 ел гомер итүче киленнәр чакырылды. Менә алар: Халидә Әхмәдиева (Чөмә-Елга), Рәмзия Ефимова (Сәрдәбаш), Талия Шәфикова (Иске Иябаш), Рәйсә Шәяхмәтова (Симетбаш), Рәмия Сәлихова (Сикертән), Гөлшат Локманова (Шекә), Гүзәл Сәмигуллина (Байкал). Аларга иттарткычлар, дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Ниһаять, бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлашты. Арча районының иң уңган, иң булдыклы, иң мөһиме, кайнанасы белән иңгә-иң куеп, дус-тату булып, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче киленнәр кемнәр алар?

3 нче урынга Мирҗәм авылыннан 32 ел төп йортта килен булып яшәүче Фирая Сибгатуллина ия булды, ул жюриларны элеккеге кирпеч мичтә бәлеш пешереп күрсәтүе белән дә шаккаттырды. Җиңүче кер юу машинасына сертификат, диплом һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләнде.

Бәйге хөкемдарларын бөтен чыгышын матур, эчтәлекле итеп сөйләве белән җәлеп итүче Зифа Сәләхиева (Яңа Кишет авылыннан)  икенче урынны яулады һәм 15 меңлек суыткычка сертификат белән бүләкләнде.

«Төп йорт килене - 2016» бәйгесенең абсолют җиңүчесе  исеменә Якты Көн авылыннан Лилия Мөхәммәтгалиева лаек булды. Төп приз – 20 мең сумлык суыткыч, диплом һәм чәчәк бәйләме район башлыгы тарафыннан җиңүчегә тантаналы рәвештә тапшырылды. 

Чарада «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе дә катнашты. Бәйрәм тантанасы ТНВ каналының «Хәбәрләр» тапшыруында күрсәтелде. 



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар