Логотип
Фоторепортаж

«Сөембикә» белән бергә – матурлык подиумына

Матур киемнәр хатын-кызның кәефен дә күтәрә, яшәргә яңа энергиядә өсти, мөгаен. «Сөембикә» журналы яраткан укучыларна шундый мөмкинлек бирә. Мода дөньясындагы стилист Альбина Яковлева белән берлектә «Матурлык подиумы» дип аталган проектны Түбән Камадан башлап җибәрдек.

Безне шәһәрдә Түбән Кама хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы кабул итте. Җитәкчесе, шәһәр башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина: «Без хатын-кызларыбызның бәхетле булуы өчен эшлибез. Әлеге проектны да журнал тәкъдим итү белән ике дә уйламыйча ризалаштык. Ә нинди бәйрәм килеп чыкты», – дип куануын белдерде. Бу көннәрдә аеруча канатланып йөриләр алар. «Түбән Кама хатын кызлары» оешмасы Татарстан президенты премиясенә лаек булды. Хатын-кыз хәрәкәтләре арасыннан – карлыгачлар! «Сөембикә» журналы аларны беренчеләрдән булып котлады.


Проектка килүчеләр бу сезондагы трендлар хакында файдалы киңәшләр тыңладылар.(фото)
«MaRUSiya» бренды стилисты Альбина Яковлева бүгенге көн модасы хакында бәян итсә, «Сөембикә» журналың баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова киемнәргә милли төсмерләр бирү ысуллары хакында сөйләде. 


Миллилекне калфак кына күрсәтми бит. Яка чылбыры, хаситә дә бизи хатын-кызларны. Хәзерге көннәрдә трендта булган арты ачык аяк киеме – мюлиларны да татар орнаменты төшертеп – «миллиләтеп» була икән. Ханымнарда ул аеруча кызыксыну тудырды. 
 «Матурлык подиумы» проектының максаты: хатын-кызларны үзгәрүдән курыкмаска өйрәтү. Киемнәр буенча төрле эксприментлар ясарга чакыру иде. Залдагы 7 гүзәл затны сайлап алып, аларны косметологлар, стилистлар танымаслык итеп үзгәрттеләр.

 
Гап-гади хатын-кызлар гомерләрендә беренче тапкыр үзләрен модель итеп хис иттеләр: матурлык эталоны буларак подиум буйлап атладылар. 


Шәһәрнең Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия ханым Гыйбадуллина: «Киенеп-ясанып сәхнә буйлап йөргәнем юк иде, башта бик каушадым, соңыннан үземә ошап китте», – ди. Үзендәге үзгәрешләр ошады аңа. «Миңа 60 яшь, тик мода артыннан калышырга исәбем юк», – ди. 


Мода чикләрне белми. Гомер буе укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта агросәнәгать колледжы мөгаллимәсе Татьяна Абрамова сәхнәгә чыккач зал аны алкышларга күмде. Өстә күлмәк, аякларда – кроссовки. Яшьләр арасында киң таралган күренеш бу. «Минем образны студентларым һичшиксез ошатачак», – ди ул. 


«Мондый чаралар Түбән Камада дефицит, – ди Лилия Габдрауфова. – Журналлар актарабыз, Казанга шоурумнарга йөрибез, үзебез уйлап чыгарып үзенчәлекле итеп киенергә тырышабыз. Тик журналдагы фотога караганда, каршыңда басып торган стилист киңәшләре, гәүдә төзелеше синеке кебек булган хатын кызны заманча килешле итеп киендерүләре нык тәэсирләндерде. Хатын-кызның ярты уңышы дөрес итеп киенә белүдән тора. Ә мондый проектлар безгә бик ярдәм итә», – диде, оештырган өчен журналга рәхмәтләрен җиткереп.
Стилист киңәшләреннән соң барлык хатын-кызлар практик өлешкә күчте.


«MaRUSiya» брендына кергән дизайнерларның киемнәрен киеп карадылар. Килешкәннәрен сатып алдылар. Бер залда шәһәр башлыгы урынбасары да, укытучылар да, җитештерү оешмалары вәкилләре дә, балалар бакчасында эшләүчеләр дә җыелып күлмәк сайлады. Кайсы өлкәдә эшләсәләр дә, нинди вазифалар башкарсалар да алар иң элек – хатын-кыз». «Сөембикә» проекты табигый асылларына алып кайтты. 
        

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар