Президент хатын-кызлар белән очрашты

Аның әйтүенчә, хатын-кызлар булганда, бөтенләй башка мохит туа, нинди даирәдә булу үзаң формалашуга йогынты ясый. “Эштә ир-атларга, хатын-кызларга бүләргә тиеш түгелбез. Һәр юнәлештә профессионаллар булырга тиеш, тик шулай да, хатын-кыз күпкә пөхтәрәк, нәфисрәк. Хатын-кызлар кайбер юнәлешләрне яхшырак тоемлый, мәсьәләләрне үзенчә хәл итә ала. Безнең хатын-кызларның роле бик мөһим”, - дип ассызыклап узды Рөстәм Миңнеханов.
Президент билгеләп үткәнчә, бөтен кеше җитәкче була ала, тик кайсыдыр эшне яхшы башкару өчен белгечләр кирәк. Р. Миңнеханов Президент Аппаратында эшләүчеләрнең 35-36 проценты хатын-кызлар булуын шәрехләп узды.
Рөстәм Миңнеханов үзенең ярдәмчеләре Олеся Балтусова, Ләйлә Фазлыева, Наталия Фишман эшчәнлекләренә кыскача бәя биреп китте. “Минем ярдәмчеләргә килгәндә, Балтусова тарихи үзәк өчен җавап бирә. Минемчә, бу аның эше генә түгел, ә бөтен гомерен багышлаган юнәлеш. Әгәр кайсыдыр процесслар, мәсьәләләр нормалардан тайпылса, ул аны үзен рәнҗетү кебек кабул итә. Фазлыева мәктәп директоры булып та, шәһәрдә дә эшләде. Ул социаль өлкәне бик тирәнтен аңлый, бик яхшы оештыручы. Фишманны Мәскәүдә очраттык, ул мирас буенча эшли иде, үзебезгә чакырдык. Ул креативлыгы белән күп кенә кызыклы әйберләр кертә. Гомумән, эш барышында үз эшен нечкәлекләренә кадәр белгән хатын-кызларны күрәсең”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.