Нәфис куллар тылсым тудыра

Гүзәллек дөньяны коткара дип борынгылар белми әйтмәгәннәрдер. Әнә шул гүзәллекне тудыручы, башкалар күңеленә илһам орлыклары җиткерүчеләр белән «Сөембикә» журналы таныштыра.
Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Назлы куллар тылсымы» дигән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Проектта хатын-кызларыбыз өчен атап чыгарылган «Сөембикә» журналы битләрендә дөнья күргән сәнгать әсәрләре урнаштырылган.
«Безнең арабызда гаҗәеп талантлы хатын-кызлар бар. Безнең редакция талантлы кызларыбыз һәм аларның шөгыльләре белән укучыларны даими таныштырып бара. Әлеге күргәзмәнең максаты – аларны башкаларга да таныту, аларның кул эшләрен якыннан күреп кешеләр бәя бирсеннәр, соклансыннар. Кем белә, бәлки күргәзмәгә килүчеләр арасында «мин дә шулай эшли алам бит», дип китүчеләр дә булыр. Гүзәллекне һәркемнең тудырасы киләдер дип беләм», - ди журналның баш мөхәррире Ләйсән Юнысова.
Күргәзмәгә иҗат җимешләрен урнаштырганнарның күбесе кайчандыр эшләп карыйм әле дип хобби рәвешендә генә шөгыльләнә башлаган. Зөлфия Сәлимҗанова, мәсәлән. унҗиде ел укытучы булып эшләгән. Гаилә сәбәпләре аркасында яшәү урынын алыштыргач, ул эшсез кала. Зөлфия аптырап калмый, өйдә кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләре ясый башлый. Менә инде сигез ел дәвамында ташларны сәйләннән чигелгән үрнәкләр эчендә калдырып, күз явын алырлык затлы колакса, муенса, беләзекләр ясый. «Бу минем хоббием. Төрле ташлар белән эш итәргә яратам. Сәйләннәрнең көмеш, алтын белән капланганнары да бар. Андыйларны бик яратып сатып алалар. Япон сәйләннәре бик сыйфатлы һәм матур. Беренче карашка, ювелир хезмәт дигән фикер дә туарга мөмкин. Ә күргәзмәгә килгәндә, оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Безне халыкка таныталар, эшләребезне данлыйлар», - ди Зөлфия Сәлимҗанова.Миллиметрдан да кечерәк булган сәйләннәрне җыеп, төрледән-төрле формалар ясау үтә дә сабырлык һәм тырышлык сорый. Әммә Зөлфия үз шөгылен ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Хатын-кыз муенын бизәп торырдан ефәк шарфларны да мәрҗәннәр белән бизи башлаган. Чит илләрдән дә заказ биреүчеләр бар икән.
Экспозициядә курчаклар, милли колоритны саклаган киемнәр, күн мозаикасы, рәсем сәнгате, сәйләннәрдән эшләнгән шәмаилләргә кадәр бар.
Анастасия Бузунеева - профессиональ рәссам. Аның картиналарыннан җылылык, хатын-кыз нәфислеге бөркелә. Татар этносын да нечкә тоемлавы сизелә. «Татарларны җентекләп өйрәндем. Мәкал, әйтемнәренең асылларына төшенергә тырыштым. Еш кына татар филологлары, тарихчылар белән дә киңәшләшәм. Биредә минем татарлар темасына багышланган әсәрләрем урын алды», - ди Анастасия Бузунеева. Ул төрле илләрдә сәяхәт итәргә ярата. Кайда гына булса да, хатын-кыз образына игътибар итә. Кылкаләм остасы фикеренчә, нәкъ менә гүзәл затларыбыз үзләренең нәфислеге белән дөньяны үзгәртә ала.
Сөембикәлеләрнең бу күргәзмәсе беренчесе. Алар киләчәктә дә талантлар белән таныштырып барырга ниятләп торалар. «Зилә ханым Вәлиевага рәхмәт. Безнең идеяне күтәреп алды, Казан Кремлендә урнашкан гүзәл залда күргәзмәбезне уздырырга ярдәм итте. Ул үзе дә тырыш, уңган, булдыклы ханымнарны якын күрә. Хатын-кызларыбызның потенциалына сокланып яшәүче шәхесләребезнең берсе бит», - дип «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевага олы рәхмәтләрен дә җиткерделәр проект авторлары.
«Нәфис куллар тылсымы» күргәзмәсе барышында мастер-класслар да оештыру каралган. Теләгән һәркем «Манеж» күргәзмәләр залына килеп, үз куллары белән сәнгать әсәрләре тудыру серләренә төшенә ала.
фото: Солтан Исхаков
мәгълүмат һәм фотолар биредән алынды: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/42034-n%D3%99fis-kullar-tyilsyim-tudyira.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.