«НЕЧКӘБИЛ» конкурсы

Казанның «Эрмитаж» концерт-холлында хатын-кызның матурлыгына, аналарга, гаилә бәхетенә дан җырлаган «Нечкәбил» конкурсы – Татарстан гаиләләре фестивале узды.
Әлеге гаилә бәйрәме Республикабыздагы социаль акцияләр марафоны һәм «Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз!» проекты кысаларында үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән бу бәйрәмдә республикабызның төрле районнарында яшәүче ханымнар катнашты. Бәйрәмне Татарстан гаиләләре фестиваленең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачып җибәрде. Бәхетле гаиләләр – һәр авыл, һәр шәһәрнең йөзек кашы ул. Гаиләнең тоткасы исә Хатын-кыз. Аның йөрәгендә элгәре буыннар хакындагы хатирәләр, бүгенгеләргә карата игътибар һәм кайгырту яши. Аналарның аяк очыннан кешенең олы тормыш юлы башлана.
Полуфинал нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеле булды. Беренче урынны Казан шәһәреннән Эльмира Ибраһимова яулады. Эльмира Эчке эшләр министрлыгында референт булып эшли. Ул тамашачыларга «Адамслар гаиләсе стилендәге күңел ачу кичәсе» дип аталган бәйрәм әзерләгән. Икенче урынга Тәтеш шәһәрендә теш табибы булып эшләүче Людмила Вавилина лаек булды. Ул «Безнең мәхәббәт көне» дип аталган бәйрәм әзерләгән. Өченче урында – Казаннан Ләйсән Хәлилова. Ләйсән А. Н. Туполев исемендәге КДТУда эшли. Аларның гаиләсе «Мактаулы кара билбау белән бүләкләү тантанасы» дип аталган бәйрәм күрсәтте.
Татарстан гаиләләре фестивале – кешеләрнең гаилә җылысы, буыннар чылбыры аша, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, Туган илне, Туган җирне ярату аша рухи берләшүе ул. Татарстан: горурланабыз һәм яратабыз!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.