Логотип
Фоторепортаж

“Мизгелләр һәм мәңгелек: XIX йөз ахыры – XX йөз башы фотографияләрендә татарлар”




6 -20 октябрьдә Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә (Мәскәү шәһәре) Зәңгәр залында Татарстанның Милли китапханәсе күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә  “Мизгелләр һәм мәңгелек: XIX йөз ахыры – XX йөз башы фотографияләрендә татарлар” дип атала. 


“Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә 1500 дән артыграк фотография саклана. Бу уникаль коллекция. Алар Казан тарихын, татар халкының көнкүрешен чагылдыра. Мәскәүдәге экспозициядә шуларның 132 се урын алачак”, – дип сөйләде “Сөембикә”гә китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин. 
Коллекция шәхси архивлардан, археологик-этнографик экспедицияләрдән туплаган. Кайберләре Китапханә фондына бүләк рәвешендә килеп кергән. 

XIX йөз ахыры – XX йөз башында фотография сәнгатьнең үзенә бер үзенчәлекле төре буларак үзенә урын билгели, ул бигрәк тә татар халкының хәлле гаиләләренә, сәүдәгәрләр һәм укымышлы катламы тормышына үтеп керә. Күпчелек фотографияләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әстерхан, Уфа, Пермь, Оренбург, Ялта, Сарапул, Самара, Казакъстан, Үзбәкстан, Польша ательеларында ясалган. 

“Экспозициягә куелачак фотоларны шартлы рәвештә балалар, хатын-кызлар, ир-атлар һәм гаилә фотоларына бүлеп була. Күбесе салоннарда эшләнсә дә, арада өйдә, табигатьтә төшерелгәннәре дә бар. Һәркайсы сәнгать әсәре кебек тулы бер чор турында мәгълүмат саклый, татар халкының көнкүреше, күренекле кешеләре, дин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, фән эшлеклеләре турында сөйли. Фотолардан татар кешеләренең киенү рәвешен, аларның еллар дәвамында ничек үзгәрүен күрергә була. Мәсәлән, татар хатын-кызларының бу чорда Европа модасына иярүе, әмма татар бизәкләрен саклавы күренә. 

Шулай ук экспозициядә татар халкының күренекле шәхесләренең – Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Галиәсгар Камал, Фатих Кәрими, беренче хатын-кыз казия Мөхлисә Бубый, табибә Гайшә Апанаеваның фотографияләрен, сәүдәгәр Мусиннар, Кушаевлар, Даутовларны тамаша кылырга була”, – диде Айрат Җиһангир улы. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар