Логотип
Фоторепортаж

«Хатын-кыз кулы белән» – яңа идеяләр, кызыклы дәресләр, затлы эшләнмәләр. Моны күрергә кирәк!

Бүген «Корстон»да «Хатын-кыз кулы белән» – «Руками женщины» дип аталган декоратив-гамәли сәнгать фестивале ачылды. Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган әлеге фестиваль-күргәзмәдә Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче кул эше осталарының эшләре белән танышырга, ошаганын сатып алырга, кызыклы мастер-классларда катнашырга була. 
Фестивальдә үз эшләрен тәкъдим итүче ханымнарны, чын-чынлап могҗиза тудыручылар, дисәм, купшы сүзләр дип кенә кабул итмәгез. Аларның талантын үзең килеп күрү кирәк. Купшылыктан, матурлыктан күзләр камаша. Муенсалар, борынгы үрнәкләрдә заманга яраклаштырып эшләнгән милли киемнәр, аксессуарлар, сувенирлар, кулдан ясалган савыт-саба, чын күннән тегелгән сумкалар (кибетнеке белән чагыштырганда ике тапкырга арзанрак),   мамык шәлләр, кулдан үрелгән челтәрләр, балчык сыбызгы, уенчыклар... Хәтта каен тузы белән кукуруза чәкәне кабыгыннан да искиткеч әйберләр ясап була икән!
Фестивальнең кыйммәте – монда төрле халыкларның милли үрнәкләре белән танышырга, үзең өчен яңа идея алырга, нәрсәгәдер өйрәнергә мөмкин. 
Мең кат ишеткәнче, бер кат күр, диләр бит. Фестиваль әле иртәгә дә эшли. Сәгать 10 нан, «Корстон»ның 2 нче катына рәхим итегез. Балаларыгызны да алып килегез, алар өчен дә кызыклы мастер-класслар бар. Барысы да бушка! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар