Федераль Сабантуй (Томск)

Быелгы Федераль сабан туе Томск каласының – 410, Томск губернасының – 210, Томск өлкәсенең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәргә туры китереп уздырылды. Томск төбәге, вакытлыча гына булса да Бөтенроссия татар мәдәнияте үзәгенә әйләнде. Россиянең төрле өлкәләреннән ике меңгә якын кунак агылды ул көнне Томскига. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды.

Сабантуй Томскида сан ягыннан икенче урында торучы татар халкының бай мәдәниятен тасвирлаучы искиткеч гүзәл бер бәйрәмгә әверелде.

Татар мәдәнияте фестивале 14 июнь көнне Зур Концерт залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән башланып китте. Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең яңа программасын тамашачылар аягүрә алкышласа, татар эстрада йолдызлары – Татарстанның халык артистлары Фердинант Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, «Казан егетләре» төркеме – концертның чын бизәге иделәр. 

Зур Сабантуй үзе 15 июнь көнне «Хезмәт» стадионында иртәнге сәгать унда тантаналы төстә башланып китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск халкын һәм барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, Томск каласының татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте. Бәйрәм трибунасында башка мәртәбәле кунаклар белән беррәттән, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин һәм Томск мэры Иван Кляйн да бар иде. Республикабыздан махсус кунаклар – Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та килгән. 

Сабантуйда илебезнең 60 төбәгеннән килгән кунаклар катнашты. Трибуналарда – Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәр сибелеп яшәгән татар халкы вәкилләре. Татарстанда яшәүче татар халкы өчен Сабантуй ел саен уздырылучы яз бәйрәме булса, Томск халкы өчен бу татар мәдәниятенең бер чагылышы гына түгел, ә Себер татарларының үз милләттәшләре белән сагынышып күрешүе дә иде.

Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты,Татарстаннан ук килгән иҗат коллективларының чыгышларын карап кинәнде, милли көрәшне тамаша кылды, халкыбызның милли ашларыннан авыз итте, татар осталары ясаган көнкүреш һәм сәнгать әйберләрен сатып алды. Түбән Каманың аш-су осталары бәйрәм кунакларын сыйларга дип ике йөз килограммлы чәкчәк пешергән. Татлы тәгам бөтен кешегә авыз итәргә җитте.

Әйтәсе дә юк, Сабантуйның иң дулкынландыргыч мизгелләре ул – милли көрәш. Быелгы федераль Сабантуйда бил алышырга дип, Россиянең төрле төбәкләреннән 70 спортчы килгән булса да, ахыргы хәлиткеч алышта исә тәкә белән «Volkswagen» автомобиленә ия булу өчен мәйдан уртасында Татарстанның Теләче егетләре генә калды. Бәйрәмнең абсолют батыры – 23 яшьлек Раил Мараков.

Шул ук көнне шәһәр бакчасында Томск өлкәсендә яшәүчеләр ел саен үткәрә торган тагын бер бәйрәм – Халыклар дуслыгы бәйрәме дә узды. Ә чын татар сабан туе бик күпләрнең хәтерендә озак сакланыр әле. Федераль Сабантуй-2014 Томск өлкәсендә узган Мәдәният елы кысаларында үткәрелде. Киләсе елда Сабантуй кунакларын Красноярск шәһәре кабул итәчәк

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6446
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9010
    0
    72
  • 4007
    0
    48
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3382
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи