Логотип
Фоторепортаж

Чирчикта – Балалар сабантуе

18 августта Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни үзәге Ташкент өлкәсе Чирчик шәһәренең 14 нче санлы Шәфкатьлелек йортында һәм Чимган таулары итәгендә урнашкан «Родничок» савыктыру лагеренда «Ярдәмебез – балаларга» акциясе кысаларында йөзләгән бала өчен «Балалар сабантуе-2018» бәйрәмен үткәрде. Чарада Татар яшьләре советы вәкилләре, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкаләтле вәкиллек әгъзалары, Үзбәкстан циркы артистлары, «Класс» республика балалар газетасы журналистлары, шулай ук Шәфкатьлелек йорты һәм савыктыру лагере җитәкчеләре катнашты. Бәйрәмдә катнашучы балаларга махсус бүләкләр әзерләнгән иде.
Цирк тамашалары да, популяр җырчы Руслан Гайнановның күңелле җырлары да балалар күңеленә хуш килде. Кечкенә кызларга бүләк ителгән аквагрим, кына белән кулга ясалган мехенди аеруча күңелләренә хуш килде.

Бар да нәкъ чын сабантуйдагыча: бау тартыш та, йомырка кабып йөгерү дә, күз бәйләп чүлмәк вату да... Иң кечкенәләр акбур белән асфальтка мультфильм геройларын төшерә...
Конкурслар тәмамлануга, балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән кунаклар арасында футбол һәм волейбол матчлары кызды.

Бәйрәм достарханына үзбәк пылавы, җиләк-җимеш, татар халкының милли ризыклары, тәм-том мулдан куелган иде. Ике зур казанда пешкән пылау исә кичке ашта сыйланырга да җитте.
Һәр балага бүләкләр һәм истәлек фотолары таратылды.
Игътибар, җылылык, ярату, сөенеч бәйрәме булып, Сабантуй мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы Вәкаләтле Вәкиллеге мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.     

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар