Логотип
Фоторепортаж

Чиләбедә узган «Татар кызы-2014» төбәкара конкурсыннан фоторепортаж

Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы-2014» конкурсы узды.

Чиләбедә узган «Татар кызы-2014» төбәкара конкурсыннан фоторепортаж

2014 елның 11 сентябрендә «Трактор» Боз Сараенда энә төшәрлек тә урын булмагандыр, мөгаен – сигез меңләп тамашачының алкышлавыннан ул тирәләр шау итеп торды. Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан рәсми кунаклар да килгән иде. Рөстәм Миңнехановның оештыру комитетына, конкурста катнашучыларга һәм тамашачыларга багышланган сәламләү сүзе дә яңгырады. «Татар кызы» проекты бүгенге көндә Россиянең дүрт төбәген колачлый. Конкурста Чиләбе, Курган, Сверловск өлкәләре, Башкортстан республикасында яшәүче гүзәлкәйләр катнаша. Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан хөкүмәте дә бу конкурсны уздыруны хуплап, ярдәмләшеп тора.«Татар кызы»ның даны елдан-ел көчәя, төрле милләтләр үзара килешеп яшәүче Чиләбе өлкәсе мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелер бара. Конкурсның кунагы буларак, без – «Сөембикә» журналы 12 кыз арасыннан берсен сайлап, үз бүләгебезне тапшырдык. «Сөембикә» журналының истәлекле бүләгенә лаек булучы кыз – Миасс шәһәреннән Нәфисә Гәрәева.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыклы шогыль! Э менэ Мохэммэт Мэhдиевнен улы Искэндэр турындагы китапнын исеме ничек икэн, бер дэ кургэнем юк. Голнур ,Сезнен блогны бик яратып укыйм ,рэхмэт Сезгэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәтегезгә – рәхмәт! Чынлап та, кызыклы шөгыль.Инде дүртенче картинамны тәмамладым. Җанга бер рәхәтлек бирә ул. Ә китапка килгәндә. «Сайланма әсәрләр», ялгышмасам, 5 том. Балаларга бик ошый!

      Хәзер укыйлар