Логотип
Фоторепортаж

Безнең янга астронавт үзе килде!

Гөлнара ШӘЙДУЛЛИНА,
«МИРАС» татар милли-мәдәни үзәге вәкиле.
Монреаль, Канада.                

«МИРАС» татар милли-мәдәни үзәге «Notre-Dame-de-Grace» муниципалитетының халыкара бәйрәмендә катнашты.

Монреаль шәһәренең Нотр-Даме-де-Грас (Notre-Dame-de-Grâce) дип аталган иң тыгыз һәм күптөрле милләт халкы яши торган муниципалитетында инде җиденче мәртәбә ел саен оештырыла торган NDG Intercultural Festival – мәдәният фестивале гөрләп узды.

Һәр елны бу бәйрәм иммигрант диаспораларын бергә җыйный, берләштерә. Бәйрәмнең максаты: иммигрантларны очраштырып, мәдәни-рухи байлыкларын бер-берсенә һәм җирле халыкка күрсәтү, аларга аралаша, берләшә алу мөмкинлеге булдыру.

Быел да Кытай, Көньяк Корея, Мисыр, Сүрия, Иран, Латин Америкасы илләренең милли флаглары белән янәшәдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының әләмнәре дә павильонны бизәп торды. «МИРАС» мәдәни үзәге гадәттәгечә Россиянең ике регионын тәкъдим итте. Оештыручылар әйтүенчә, «МИРАС» үзәге әзерләгән презентацияләр сыйфат ягыннан аерылп торды, чыгышларыбыз да уңыш яулады.

«МИРАС»ның мини-павильоны, чыннан да, бик бай, бик күренекле булды: милли киемнәр, йорт-җир, көнкүреш кирәк-яраклары, милли музыкаль уен кораллары, китаплар, буклетлар, карта-плакатлар, халкыбызның милли ашлары... Бәйрәм кунаклары таң калып милли ризыкларыбыздан авыз иттеләр, кызыксынып сораулар да яудырдылар: озак кына яныбыздан китә алмыйча рәхәтләнеп аралаштылар. 

Концерт программасына килгәндә, башкорт халкының «Бурзяночка» биюе (Алсу Ульмашева), татар халык җырларына попурри (Әдилә Усманова белән Эрика Эллингсен), татар халкының бәйрәм биюе (Алсу Ульмашева, Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина, Әдилә Усманова) чынлап та оста һәм бик күркәм килеп чыкты. Программаның беренче минутыннан ук тамашачылар арасында: «Их, нинди матур! Афәрин!» – дигән пышылдашулар ишетелде. Ә кемнәрдер, татар халык көйләренә кушылып, тыпырдап биеп тә китте...
Бәйрәм барышында «МИРАС»ның һәр әгъзасы лектор да, экскурсовод та, киң күңелле хуҗабикә ролен дә башкарырга өлгерде. Сорау артыннан сорау яңгыр кебек явып кына торды бит! Кемнәр алар татарлар һәм башкортлар? Аларның саны күпме? Туган илләре кайда? Нинди телдә сөйләшәләр? Ул телләрне өйрәнү кыенмы? Кубызда ничек уйныйлар? Түбәтәйне, калфакны, альяпкычны ничек, кайчан кияләр? Чәкчәкне ничек пешерәләр?..

Кунакларны иң кызыксындырганы, чыннан да, безнең павильон булып чыкты! 

Ә бер очрашу безнең балалар өчен аеруча истә калырлык булды дип уйлыйбыз. «МИРАС» үзәге павильоны янында туктап, озак кына матур итеп әңгәмә коручы әфәнделәрнең берсе Марк Гарно (Marc Garneau) булды! Бүгенгесе көндә Марк Гарно Канаданың транспорт министры, Канаданың (Notre-Dame-de-Grâce/Westmount) округының парламент депутаты. Әмма иң элек ул – атаклы хәрби офицер, инженер һәм НАСА үзәгеннән өч мәртәбә очыш ясаган күренекле астронавт! Бу кадәр олы шәхеснең безнең халкыбыз, йолаларыбыз белән кызыксынуы безне бигрәк тә куандырды. Ә инде бу мөлаем галим белән фотога төшү балаларыбыз өчен аерым куанычка әверелде. «Минем җәйге каникулларым» альбомына һәм мәктәп дусларына сөйләргә менә дигән материал! 

Сүз уңаеннан, яңа уку елына «МИРАС» үзәгендә инде яңа планнар корыла, яңа чаралар әзерләнә. Сөйләрбез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар