Логотип
Фоторепортаж

​Бернигә карамый яшәргә!


Конкурслар белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый инде. Матурлык конкурслары да уза, җитезлек конкурсы да, һөнәри конкурслар әллә никадәр... Ә менә бүгенгесе, мөгаен, иң кирәклесе һәм иң игелеклеседер.
Аларга карыйсың да, әле менә бер сәгать элек кенә тормышның ниндидер вак-төяк җитешсезлегеннән зарлаганың өчен үз-үзеңә оят булып китә. Алар дигәнем – сәхнә түрендәге 10 кыз, V Республика «Татарстан энҗесе» конкурсы конкурсантлары.
Чибәрләр, яшьләр, талантлылар! Кызлар белән бер дулкынга кушыласың да, дөньяңны онытасың. Һәрберсен сәхнәгә берәр егет озата чыгуына соңрак кына игътибар ителә. Әйе шул, чибәрлек конкурсы гына түгел бу, бу – батырлык һәм тормышны ярату үрнәген күрсәтүче конкурс та. Кызлар да гади генә язмыш ияләре түгел. Казанның «Әкият» үзәгендә узган «Татарстан энҗесе» конкурсы әнә шуның белән үзенчәлекле дә иде инде: ул барыбызны да хыялларның көннәрдән беркөнне һичшиксез чынга ашасына ышандыру өчен кирәк иде.
Ун кыз – ун язмыш. Хыяллар гына бер – тормышта үз урыныңны табу, насыйп ярны очрату, бәхетле булу. Бүгенге чара күпләр өчен әнә шул бәхеткә илткән сукмак башы булгандыр.
Конкурс булгач, билгеле, җиңүчеләр дә булырга тиеш. Ләкин... курку-шөбһәләрен, кыенсынуларын җиңеп сәхнәгә чыккан һәр кыз инде үзе үк җиңүче. Энҗеле такыялары шундый килешә кызларга. Килешмичә соң, алар үзләре дә әнә шул энҗе бөртекләре ләбаса. Диңгез төпләреннән – тирәннән табылган энҗеләр.
Балтач районы, Арбаш авылыннан Әнисә Фазылҗанова – романтик энҗе;
Казаннан Надежда Дунаева – ил күзендәге энҗе;
Әлмәттән Альбина Фролова – артистлыгы белән аерылып торучы энҗе;
Казаннан Анастасия Зайцева – креатив энҗе;
Лениногорск районы кызы Виктория Юнысова – максатчан энҗе;
Лениногорск шәһәреннән Анна Вахрамеева – грациоз энҗе;
Чүпрәле районы кызы Раилә Ситдикова – мөлаем энҗе титулларына лаек булды.
Беренче, икенче, өченче урыннарны исә Саба районы Иштуган авылыннан Регина Иванова, Казан кызы Елизавета Ли һәм Чаллы шәһәреннән Ильмира Газизуллиналар яулады.
Иң игелекле конкурсның оештыручылары: Татарстан Республикасының эш, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау минитрлыгы, Татарстанның депутат хатын-кызларын берләштергән «Мәрхәмәт» берләшмәсе; Татарстанның Мәдәният һәм Спорт министрлыклары, Ксения Безуглованың «Возможно все!» фонды, Казанның мәдәният институты. Ә менә биш ел элек бу конкурсның идеясе Гөлнара Заһретдиновадан чыккан булган.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар