Логотип
Фоторепортаж

«Бөек Болгар» фестивале: җайдаклар атта утырган килеш кәбестә турый!

14-16 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән урында бу шундый икенче чара.
 
«Бөтенесе дә чын-чынлап!» девизы белән үтә торган әлеге масштаблы фестивальдә хәрби ярышлар була. Гаскәриләр, 16-17 гасырдагы хәрбиләр кебек, үзара сугыша. Өсләрендәге киемнәре дә, кораллары да урта гасырларныкын хәтерләтә. Тик бары бер генә аерма бар: фестивальдәге сугыш кораллары очланмаган. Әйтергә кирәк: фестивальдә Россиянең 30 төбәгенннән хәрби клублар катнаша. Моннан тыш, Израильдән килгән команда да бар.
 
Киемнәре 40 килограмм авырлыкта – Беренче чиратта, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучыларга рәхмәт җиткерәсем килә. Былтыргы башлангыч, елдан-ел  үсә бара. Бу фестиваль соңгы еллардагы башкарылган эшләрнең матур дәвамы булып тора. Узган гасырларның вакыйгаларын тарихи реконструкцияләп, сез бик зур эш башкарасыз. Бу вәзгыять мирасыбызны буыннан-буынга күчерүдә дә ярдәм итә, – диде Татарстанның Яңарыш фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ачылыш тантанасында.
 
Владимир шәһәреннән килгән тарихи клуб вәкилләре маневрларда гына катнаша. Бу аңлашыла да: аларның җитәрлек дәрәҗәдә саклагыч кораллары юк. Хәер, сугышчылар кырда башкалар ярдәменнән башка бернәрсә эшли дә алмый. Мәсәлән, корал йөртүчеләрсез алар ике кулсыз кебек икән. Саратов өлкәсеннән килгән Константин Бубликов – корал йөртүче ролендә. Алебарда, кылыч, калкан, баклер (кечкенә кылыч), фальшион - сугышчыларның төп кораллар шушылар булуын сөйләде ул безгә. Сугыш кораллары очланмаган, дидек, тик уеннан уймак чыккан вакытлар да юк түгел, җәмәгать! Гаскәриләрнең баш мие селкенү, борыннары җәрәхәтләнгән очраклар да була икән.
 
Катнашучыларның рыцарь кораллары һәм киемнәре 40 килограммга кадәр авырлыкта. Санап чыгарсак, һәр сугышчының авырлыгы кием-кораллары белән бергә 150 килограммга җитә дигән сүз.
 
Фестивальнең беренче ярышы – бугуртта (массовые бои) һәрберсе 30 кешедән торган командалар катнашты. Ул өч “период”тан торды. Чара кунаклары бу төр ярышны җылы кабул итте. Шулай ук 10га 10 дип исемләнгән бугуртлар булды. Тамашачы да бу сугыш хәрәкәтләрен тагын да көтте.
 
Җайдаклар 80 км/сәг белән «оча»
 
Чираттагы тамаша – атлы кавалерия артиллериясе. Берничә этаптан торган ярыш халык күңелен тиз яулап өлгерде. Тарихка күз салсак, атлы кавалерия артиллериясе 15 гасырда барлыкка килгән. Башта рыцарьлар ат өстендә утырган килеш бер-берсен тар-мар итсә, аннан соң инде җирдә күзгә-күз карашып сугышкан.
 
Фестивальдәге атлы кавалерия чыгышы да ул гасырныкыннан аерылмады: кагыйдәләргә тугры калдылар. Дүрт ат һәм дүрт җайдак катнашындагы көрәштә күп сынаулар узарга туры килде. Атлар да сабыр гына маташмады. Җайдакларын тыңламаган очраклар да булмады түгел. Атта утырган килеш мишеньгә тидерү, боҗраларны алырга тиеш иде җайдаклар. Хәтта кәбестә белән алманың да эше “хутка китте” бу турнирда. Ник дигәндә, атта утыручылар аларны сөңге белән турарга тиеш булды. Менә кайда кирәк икән ул егетләргә кухня белән дус булу! Хәер, бу биремнәрнең барысын да алар 80 км/сәг тизлеге белән үтәде. Монысы, һичшиксез,мактауга лаек. Ә жюри әгъзалары исә сынган сөңге, иярдән егылып төшкән өчен икеләтә баллар өстәде. 
 

Кызлардан башка «никак»

 Мондый фестивальләрдә ир-атлар гына катнаша, дип уйлаган кеше бик нык ялгыша. Ник дигәндә, чарага кызлар шактый күп җыелган. Кем әйтмешли, янып торган йортка да керә, чабып килә торган атны да туктата. Бу сүзләр нәкъ менә шушы кызлар хакында. Атлы турнирда алар ярышларны башлап җибәрә, атларны җитәкләп йөртә. Ә иң мөһим бурычлары исә – рыцарьларның гүзәл затлары  (дама сердца) ролен үтәүдер. «Безнең өчен үз клубларбызның гына түгел, башка клубларның рыцарьлары да көрәшә. Бу, әлбәттә, күңелле күренеш. Егетләр җәрәхәт ала калса, алар бүзләре белән дарулар савытын да йөртәбез», – дип сөйли Тверь шәһәренең «Дружина» клубы вәкиле Марина Акулова.
 
Былтыр «Бөек Болгар» фестивален ике көн дәвамында 14 мең кеше караган. Быел фестиваль көннәренең артуы сәбәпле, бу сан 20-24 мең кешегә җитәргә мөмкин. Фестивальдә һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, балалар мәйданчыгы да эшли.
 
Тамашачы арасында Татарстаннан гына түгел, Россия өлкәләреннән килгәннәр бик күп. Киров өлкәсенең Малмыж районыннан Равилә Зәкиева махсус шушы фестивальне карар өчен бөтен гаиләсе белән килгән. «Чарага «5»ле бәясен бирәм. Әле һаман да монда килгәнгә күңелләр ышанып бетә алмый. Чып-чын тарихи мисал бу безгә. Мөселманнарның җыела торган җире бар икәненә дә бик сөенәм», – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Равилә апа.
 
Тарихи реконструкция фестивале бүген, 16 август көнне дә дәвам итәчәк. Аның расписаниесендә шәхси номинацияләрдәге турнир, бугуртлар, атлы турнир, тарихи биюләр буенча мастер-класслар, «тере» экспозиция бар.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47557-%E2%80%9Cb%D3%A9ek-bolgar%E2%80%9D-festivale-%D2%97aydaklar-atta-utyirgan-kilesh-k%D3%99best%D3%99-turyiy-video.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар