Логотип
Фоторепортаж

​Балачак – уйнар чак...

Ихлас, эчкерсез, самими...

Балалар йөзендәге бу елмаюларны тасвирларга тагын нинди сүзләр табарга була икән? Җылы, ягымлы... Тагын – шаян, шук, хәйләкәр...

Алар шундай төрле! Фотосурәтләрдәге малай-кызларны әйтәм. Берәүләр – зуррак, икенчеләргә әле үсәсе дә үсәсе. Мавыгулар бер-берсенә ошамаган: кемдер пластилиннан ниндидер яңа уенчык әвәли, кемдер сәхнәгә тамашачы алдына чыгарга әзерләнә, ә кемдер туп тибеп арып, ял итәргә туктаган... Аларга карыйсың да, үзеңне күрәсең. Бер гамьсез, бер уйсыз бәхетле балачагыңны... Таганына кадәр канатлы булган балачагыңны... Күкләр биек һәм зәңгәр, кояш – якты, җилләр – җылы, дуслар – күп һәм тугры...

«Татмедиа» галереясында бу юлы «Салават күпере», «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларында иҗат итүче фоторәссамнар – Илназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдинов, Анна Арахамия һәм Владимир Васильев эшләре куелды. Якты, көләч фотосурәтләр! Фоторәссамнар тотып алган бу мизгелләрдә балаларның барысы да – бәхетле. Гел шулай булсын дип телисе килә: балалар һәм бәхет сүзләре янәшә торсын!

Күргәзмә 31 майдан 10 июльгә кадәр эшләячәк. 
Адресы: Декабристлар урамы, 2 йорт. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар