Логотип
Беренче ашлар

​Токмачлы помидор ашы

1.     Токмачны 1 аш кашыгы үсемлек мае, тоз салынган суда пешереп алыгыз.
2.     Токмач пешкән арада, башлы суганны вак итеп шакмаклап, ә яшел кыякны саламлап турагыз.
3.     Юып, эче әрчелгән баллы яшел борычны шакмаклап турагыз.
4.     Шул яшелчәләрне 1—2 аш кашыгы су, 2 аш кашыгы үсемлек мае салынган табада җицелчә кыздырып алыгыз. Аннары он салып барысын бергә болгатыгыз.
5.     Томат согын 5 минут дәвамында кайнатыгыз. Шуца шулпага салына торган шакмакны (кубик) суда болгатып салыгыз.
6.     Әлеге шулпага токмач белән яшелчәләрне салып, кайнатып чыгарыгыз.
7.     Өстенә туралган укроп сибеп, помидор ашын кайнар килеш табынга куегыз.
Аш өчен 120 г токмач, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 2 баш суган, 300 г кыяклы
суган, 1—2 баллы борыч, 4 чәй кашыгы он, 1,5 л томат согы, 1 шулпа шакмагы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар