Логотип
Беренче ашлар

​Сукмактагы витамин


Кычыткан бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)... Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә. 

К витаминына бай булуы белән бавырда протромбин дигән матдә барлыкка китереп, канны куерта. 
Үләннәрнең һәркайсы үзенчә файдалы, әлбәттә. Тузганакны гына алыйк: ул аппетитны ача, гастритны дәвалый, үт бүленеп чыгуын яхшырта. Азканлылык белән чирләгәндә булыша, нервларны тынычландыра. Халык медицинасында «яшәү эликсиры» дип юкка гына атап йөртмиләр аны.
 

Сипкелле аш


Кычыткан, кузгалак, шпинат, сарымсак кыягын, башлы суганны ваклап турыйбыз. Суганны атланмайда кыздырып алабыз. Шуңа литр ярым шулпа өстибез. Кайнап чыккач, ваклап туралган бәрәңге салып, 10 минут чамасы пешерәбез. Хәзер инде яшел үләннәрне салыйк та, биш минуттан ашны сүн­дереп, блендер белән издерик. Артык вакларга кирәкми! Ашны табынга биргәндә өстенә вак угычтан уылган йомырка сибәбез. Йомырка урынына вак шакмаклап туралган брынза сипсәң дә тәмле була. 


Сюрпризлы елгыр

Кычыткан, кыяклы суган, сарымсак тырнакларын ваклап турыйбыз. Эремчекне чәнечке белән изеп, үләннәрне кушабыз, тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Суда йомшак итеп камыр басабыз. Шуны юка гына зур җәем итеп җәябез дә, стакан белән түгәрәкләр­гә кисәбез. Һәр түгәрәк уртасына кычытканлы эремчекне салып, чит-читләрен чеметеп ябыштырабыз. Елгырларны кайнап торган тозлы суда 5-7 минут чамасы пешереп, сөзеп алабыз. Табынга каймак белән бирелә.


Кыр салаты

Кычыткан (башта пешекләп алабыз), кузгалак, үги ана яфрагы, тузганак яфрагы, суган кыягы, укропны ваклап, кыяр белән редисны саламлап турыйбыз. Барысын бергә кушып, өстенә соус сибәбез. 
Соус өчен:
сөт өстенә тамчылап кына лимон суты тамызабыз, аз гына бал кушып болгатабыз. Соус урынына үсемлек мае да ярый.


Яшел коймак

Яшь кычыткан яфракларын пешеклибез, турыйбыз. 2 йомырка сытып, 3 аш кашыгы сөт белән күпертәбез, бер чеметем тоз сибәбез. Шуңа кычытканны кушып туглыйбыз – артык сыек булырга тиеш түгел. Коймакларны майлы табада «сикертеп» алабыз.


Грузинча соус

Кайнар суда пешекләнгән яшь кычытканны укроп, кыяклы суган, петрушка белән бергә турыйбыз. Әстерхан чикләвеген ваклап, шушы үләннәргә кушабыз, тоз, борыч сибәбез, уылган сарымсак өстибез. Бу соусны ит ризыклары белән бирсәң әйбәт.


Хуш исле май

Иртән ипигә ягып ашар өчен хуш исле май ясап караганыгыз юктыр әле. Бер кисәк атланмайны йомшартабыз. Укроп, петрушка һәм сарымсак кыягын бик вак итеп турыйбыз яки блендерда ваклыйбыз. Бер чеметем тоз сибеп, атланмайны һәм үләннәрне бергә кушабыз. 
Башкача да ясарга була: вак итеп туралган яшь кычыткан белән тукранбаш яфракларын (клевер), иттарткычтан чыгарылган керән тамырын, әнис орлыгын һәм йомшарган атланмайны яхшылап болгатабыз. Фольгага төреп, суыткычның туңдыру камерасында саклыйбыз.

фото: pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар