«Йөремсәк» хатын

Зөбәйдә кухняда кичке аш әзерләп йөри иде. Кинәт кенә ишектә кыңгырау шалтырады. Төймәгә берөзлексез басалар иде ахыры. Кайсысының түземлеге бетте икән бу кадәрле? Нәрсә булды икән? Хатын, йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде. Бусагада таныш булмаган хатынны күрүгә, Зөбәйдә: «Ялгыштыгыз бугай», – дип, кире ишекне япмакчы гына иде, хатын аны туктатып калды. «Миңа Инсаф кирәк иде, – диде ул, – ишекләремне алыштырырга булышам, дип вәгъдә биргән иде. Акчага, әлбәттә», – дип куйды хатын, Зөбәйдәнең сораулы карашыннан уңайсызланып китеп. Инсаф эштән кайтмаган иде әле. Шуңа аны эзләп килгән хатын да күз ачып йомганчы юкка чыкты. Аның артыннан коридорга арзанлы ислемай исе таралды.
Күп тә үтми, ире кайтты.
– Сине сорап килделәр. Ишек куям, дигәнсең. Нинди хатын соң ул? Ник аны мин белмим? – дип тезеп китте Зөбәйдә.
– Кем икән ул, – дип гаҗәпләнде ире. – Хәер, минем заказчыларымның берседер инде. Күп ич алар...

Шуның белән шул, оныттылар. Дөресрәге, хатын башка аны уена да кертеп карамады. Ә менә ир төне буе йоклый алмыйча, әйләнгәләп чыкты. «Нигә дип өйгә килгән? Нигә шалтырамаган гына?»

Икенче көнне Инсаф иртүк, эшкә киткәнче үк, хатын янына сугылды. «Аның күзенә күренеп йөрмә инде. Әйттем ич, вакыты җиткәч, үзем китәрмен», – дип. «Сузасың ич», – диде хатын иркәләнеп, – минем сине җибәрәсем килми. Тизрәк хәл ит... Юкса, үзем синнән китәм».

Шул сүз җитә калдымы, ирнең яшь хатынга мәхәббәте көчле идеме, кичен, эштән кайтып, чәйләр эчкәч, Инсаф хатынына барын да сөйләп бирде. Инде ике ел очрашып йөрүләрен дә, бер-берсен яратуларын да... Аннары җыенды да, телсез-өнсез калган Зөбәйдәсен ут эчендә калдырып, чыгып китте. Менә шулай берни булмагандай, «кичер» дә юк, «сау бул» да юк. Әйтерсең, арада ике гомерне бер иткән еллар да юк, балалар да... Шап итеп ябылган ишек тавышына сискәнеп китеп, артыннан ташланудан үзен чак кына тыеп калды. Китсен... ул да әтисе шикелле бер әйләнеп кайтыр әле. Кайтыр, тик ул чагында Зөбәйдә аны, әнисе әтисен кичергән шикелле, кичермәс. Мондый хыянәтне гомерендә дә кичерә алмаячак ул.

Иртәгесен әнисе килде. «Йөргәнен белә идем. Туктар әле, дип сиңа әйтмичә тордым. Туктамаган, акылына килмәгән, димәк. Яшь хатын кирәк булган».
– Озак тормас, – диде ул кызын юатып, – исенә төшәр әле, кайтыр...
– Юлы киселде, гафу итмим. Күземә күренмәсен, – диде әрнеп, бичара хатын.

Күп тә үтми, Зөбәйдәгә алар турында төрле хәбәрләр килеп ирешә башлады. Яшь хатынның кушаматы «йөремсәк хатын» булып чыкты. Утыз яшендә дүрт мәртәбә кияүгә чыгарга өлгергән, һәм һәр очракта да хатын аертып барган, «йөремсәк» бай ирләрне генә ярата, имеш. Ә Инсафның аның үз бизнесы, акчалы кеше. Балаларга акча кирәкми, аларның үз байлыгы да үзләренә җитеп ашкан. Алай икән...
– Кызганам хәзер мин аны, хисле кеше ул, яратуына ышангандыр. Бөлдерер дә, куып чыгарыр микән?
– Чыгарса, шул кирәк, – дим, Зөбәйдә сөйләгәннәрдән үземчә нәтиҗә ясап. Аның менә шулай ачыласы итүе дә, ире өчен борчылудан түгелме икән әле?! Югыйсә, ул бит әнисе белән дә бу хакта сөйләшергә яратмый. Үзе әйтмешли, ябык тема...

Күзгә күз карап, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгән ир белән хатын бер мизгелдә, бер кизәнүдә әнә шулай бер-берсенә чит-ят кешегә әверелә аламы?! Онытып буламы аны?!
– Мин ничә мәртәбәләр үз-үземә кул салмакчы булдым, – ди ул, азга гына да тынгылыкта калдырмаган уй-борчулары белән уртаклаша башлап. – Әнине, балаларны исемә төшерәм дә, кире кайтып төшәм. Дөнья бит бетмәгән. Үзе дә уйланадыр. «Әгәр дә Зөбәйдә риза булса, кире кайтыр идем», – дигән хәбәрләр дә килеп иреште миңа. Әнигә ничә мәртәбәләр әйткәнем булды: «Әгәр мине ирем ташласа, һәм көннәрдән бер көнне кайтырга теләк белдерсә, мин аны кире кабул итмәс идем». Ә хәзер, үз башыма төшкәч, уйлана калдым. Адәм баласы бит, ялгышкандыр, йә тегесе сихерләгәндер, дим. Андый хәлләрне дә беләм, була, анысы да була. Кайтам дисә, кайтсын, ишекләр ачык аңа», – ди ул, катгый карарга килеп.

Мин дә андый хәлләрне беләм. Мәңге борылып карамас кешедәй чыгып китәләр дә, кире әйләнеп кайталар. Ә хатыннар гафу итә. Хәер, хатыннарның иң зур өстенлеге дә шунда – гафу итүдә, кичерә белүдә бит.

фото: https://pixabay.com
           

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (6)
Cимвол калды:
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    Гафу итсэктэ ул барыбер узенен эзен калдыра икэн, хатын-кыз ул балаларны уз этилэре белэн яшэулэрен телэп кенэ гафу итэдер, минемчэ шулай, Кеше тормышын бзучы хатын-кызлар барыбер чын бэхет табалмаслар, алдан уйласыннар иде.
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    узем дэ шул хэлдэ эммэ мин кире кагар идем кешедэн калган эйбер кемгэ кирэк нэк минем язмыш
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    ,,Хатыннын беренчесе булдырам дип , икенчесе бетерэм дип , оченчесе утерэм дип килер ди,, .........
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    Минем ирем гомер буена сулга чапты.чиття кызы да бар хаття.сеяркясе аерыл бергя торыйк дися дя ул безне ташламады.кешедян ишеткянче узем эйтям дип барысын да сейляп бирде.ул хатыннын 3 баласы 3 ирдян.следователь булып эшли.эрляшеп еремядем берсе белян дя.берсе килгян иде минем белян сейляшергя ирем мине яклап тегене бик нык эрляп бяреп чыгарды.ул впкытта мин аны гафу итчэнки балаларны узем геня устеря алмасмын сыман тоелды.ике малайны этисез калдырасым килмяде.эле укеням.эчяргя бик ярата.кул кутярергя дя куп сорап тормый,элдя улларым бар мине якларга,элля кайчан бяреп утергян иде инде.мин аны ничя тапкыр улемнян алып калсам да,ряхать тормыш курсятми.узе тагын сездян башка яши алмыйм ди.27 ел ягягяч ташлап китяргя дя узен жяллим.меня без тиле хатын кызлар шулай тузябез инде
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    Гафу итегез хаталар эчен.
  • 26 октябрь 2021 - 08:27
    Без имени
    Ярый, әйләнеп кайтсын да ди ир. Тик проблема барыбер калачак. Хыянәткә дәва юк. Ул гомер азагына чаклы корт кебек кимереп торачак.
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2573
    28
    247
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6521
    2
    97
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 октябрь 2021 - 14:20
    Без имени
    фикерлэргэ килгэндэ торлечэ уйларга момкин, эгэрдэ бала эйбэтлэп эйткэннедэ, юмалап эйткэннедэ тынламаса, нишлэргэ сон ул энигэ, улда бит врачка барган саен эшеннэн сорап китэ, балаларда хэзер бик астыртын дип эйтимме, аларча гына булсын,
    Ташка каткан ана йөрәге
  • 25 октябрь 2021 - 15:51
    Без имени
    Таныш ситуация
    Гөлчәчәкнең яңа тормышы
  • 24 октябрь 2021 - 15:57
    Без имени
    Кызганыч хатын!Хатынлы,балалы ирне көтеп узган гомере кызганыч... Бәхетсез хатын,беркатлы...Әгәр ул ир үлеп китсә,хәтирәләр белән генә яшисе кала инде!!
    Көтеп яшәү
  • 24 октябрь 2021 - 17:04
    Без имени
    Бик. кызганыч. елый. елый. укыдым. язмыш. диген
    «Яратудан туган бала түгел мин...»
  • 24 октябрь 2021 - 15:26
    Без имени
    ""Тормыш иптәше сайлаганда хисләргә бирелеп,акылынызны җуймагыз.Сезне яратып,хөрмәт итеп яшәрдәй пар сайларга тырышыгыз''.. Исенә төшкән бу баланың-әниеңне тыңларга кирәк иде, балакаем!
    Иремнән уңмадым 
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан