Логотип
Күңелеңә җыйма

Җыр булып килгән могҗиза

Яңа ел төнендә могҗиза көтмим, дигән кешеләргә ышанмыйм мин! Хыялсыз, могҗизалар көтми яшәү ничек була инде ул?!

Моннан күп еллар элек Яңа ел кичендә Җыр булып килгән иде минем үземә бер могҗиза.

Беренче тапкыр очрашуыбызның көнен генә түгел, мин хәтта бүген дә сәгатенә кадәр хәтерлим: 31 декабрь көнне кичке бишенче унбиш минут... (Бишенче яртыда әти белән әни эштән кайталар. «Безнең нәкъ унбиш минут вакытыбыз бар», – дидем мин аны күрүгә. Шуңа күрә, минутына кадәр истә.)

...Безнең унынчы класста укыган елыбыз бу. Яныма килеп дәшкәне булмаса да, аның мине үз иткәнен сизә идем, әлбәттә. Кыш керүгә миңа ниндидер сәер хатлар килә башлады. Имеш, безнең авылга кунакка кайткан бер студент егет клубта мине күреп калган, ошаткан, инде менә танышырга тели... Ышанмадым, билгеле! Бернинди студент егет тә юк. Үзебезнекеләрнең берсе яза моны! Тик кем? Язуы нигәдер таныш түгел.

Чыршы бәйрәмнәре җитте. Кирәк бит: башлангыч класслар өчен мине – Кар кызы, аны – Кыш бабай итеп куйдылар. Егетләр бит алар мондый вакытта гел берәр сәбәп табып, баш тарталар, ә ул шунда ук ризалашты. Кызык... Әгәр теге хатларны, чынлап та, миңа ул яза торган булса, барысы да бәйрәмдә ачыкланырга тиеш.

Чыршы куелган спортзалга бала-чага кереп тулганчы, өйгә кайтырга кузгалгач, мәктәп капкасын чыкканчы (аннан соң юллар – икебезнеке ике якка китә), ниләр хакында сөйләштек икән, инде берсен дә хәтерләмим. Теге хатлар турында сүз чыкмады – анысы истә. Ул берәр ничек белгертмәгәч, «Син язасыңмы аларны?» – дип сорый алмыйм бит инде. «Каникулда кайда буласың?» – дигәч, «Казанга, туганнарга кунакка барырга җыенам», – дип әйткәнем истә тагын.

Чыршы бәйрәме мәктәптә 29 декабрь көнне булды, ә 31е көнне ул мине дус кызым аша өйдән чакыртып чыгарды. Әйткәнемчә, кичке бишенче унбиш минутта. Урамда коточкыч буран! Җил!

Бакча янындагы бура ышыгына барып бастык.

– Нигә мондый буранда юлга чыктың? – дим.

– Син бит аннары шәһәргә китәм дип әйттең, – ди.

– Мин бит озакка түгел... Нигә шулай ашыгыч кирәк булдым соң? – дигән булам.

– Сиңа бүләгем бар иде...

Миңа сузган бүләген генә алам да, «Әниләр кайта!» – дип капкага таба йөгерәм...

Шөкер, сизмәделәр!

Ул кичнең калган өлеше өн белән төш арасында узды бугай. Шушы буранда күрше авылдан кадәр минем өчен килгән бит! Ничек кайтып җитте икән? (Ул көнне юлда кайтканда аның адашканын мин шактый вакытлар узгач кына белдем. Үзе сөйләде. Казан дәүләт педагогика институтының спорт факультетына керергә әзерләнә иде ул. Көн саен чаңгыда йөгерергә чыгуына өйдәгеләре ияләшкән, шуңа күрә буранда да чыгып китүенә башта игтибар итмәгәннәр. Аннан югалтканнар. Тәмам хафага төшкәннәр. Ә ул, безнең авылны чыккач, адашып, бөтенләй башка якка таба киткән булган. Ялгышканын аңлап, юлны тапканчы шактый вакыт узган. Ә мин берни белмәгәнмен...)

Бүләк! Ул бар бит әле!

Бердәнбер җыр язылган пластинка!

Алла Пугачева башкаруында «Тепер я знаю, ты на свете есть» дигән җыр иде ул. Бу җыр миңа буранлы әлеге Яңа ел кичендә ул әйтергә өлгермәгән сүзләрнең күбесен җиткерде...

Хәтерлисезме, ишеткәнегез бармы бу җырны? Алла Пугачеваның кызы Кристина Орбакайте да җырлый аны. Үзебезнең Динә Гарипова да башкара.


Ты, теперь я знаю, ты на свете есть,
И каждую минуту,
Я тобой дышу, тобой живу
И во сне, и наяву.

Нет, мне ничего не надо от тебя.
Нет, все, чего хочу я, -
Тенью на твоем мелькнув пути,
Несколько шагов пройти.

Пройти, не поднимая глаз,
Пройти, оставив легкие следы,
Пройти хотя бы раз
По краешку твоей судьбы.

Пусть любовь совсем короткой будет, пусть
И горькая разлука.
Близко от тебя пройти позволь
И запомнить голос твой.

Ты, теперь я знаю, ты на свете есть,
И каждую минуту,
Я тобой дышу, тобой живу
И во сне, и наяву.

Пройти, не поднимая глаз,
Пройти, оставив легкие следы,
Пройти хотя бы раз
По краешку твоей судьбы.

Инде ахыры ни булып бетте, дип сорыйсыгыз киләдер. Беренче мәхәббәтләре белән кавышканнар сирәк тормышта: безнең дә юллар аерылды. Нәкъ җырдагыча – мәхәббәтебезнең гомере кыска булды. Күктә никахлар укылмаса, язмышны уза алмыйсың. Ә җыр... җыр һаман да күңелдә яши. Гомер буе мине озата...

R.S. әйтергә оныттым: ә студент егет булып хатларны, чыннан да, миңа ул язган. Сул кулы белән!

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Интересная история из реальной жизни самых обычных людей. Мне понравился ваш рассказ.

    Хәзер укыйлар