Логотип
Күңелеңә җыйма

Йолдыз атылганда теләгән теләк

Ул төнне капка төбендә беренче тапкыр үбештек. Оялып кына. Андый үбешү кеше гомерендә бер генә тапкыр була икән ул. Шул вакыт йолдыз атылды. Икебез дә онытылып шуңа төбәлдек. 


Май ае җитә башласа, без инде авылга ашкына башлый идек. Минем җәйге каникуллар авылда узды. Балачагымның иң матур еллары әби белән бабай янында узды. Бер минеке генә түгел. Безнең буын – авыл яраткан буын ул. Әмма анда кайтыр өчен әти-әниләрдән бер шарт бар иде: ел буе яхшы укырга. Начар укысаң, авылга кайтармыйбыз дип кенә әйтәләр иде. Шуңа без ел буе тырышып укыдык. Хәзер генә аңлыйм, яхшы укымасаң да авылга кайтарасы булганнар югыйсә. Җәй буе шәһәр тузанын сулап, дүрт стена арасында яткырмаслар иде барыбер. 


Авылда өй җыештыру, бакчага су сибү безнең өстә булды. Әле җитмәсә, без кайткан авыл колхозы басу тутырып шикәр чөгендере чәчә иде. Аны хуҗалыкларга бүлеп бирәләр. Әби белән бабайга да эләгә. Басуга барып чөгендер эшкәртү иң яратмаган эшебез. Әмма беребез дә бармыйм димәде. Авылда торасың икән, авыл канунына буйсынасың. Бөтен авыл басуда ятканда өйдә ята алмыйсың инде. Әмма бу эш тә авыр булып тоелмады. Чөнки көн уза да, кич була. Ә кич иң ымсындыргыч мизгел. Безнең үсмер вакыт. Баштарак кичләрен капка төбендә генә утырсак, соңрак клубка чыга башладык. Клубка чыгарга рөхсәт итсеннәр өчен бабай кушкан эшләрне көне эшләргә әзер идек. Кич бабайның йокларга җыенганын көтеп кенә торабыз да, әкрен генә киемнәрне верандага чыгарабыз. Бабай кыска итәк киеп йөрмәскә куша иде. Ә безнең киясе килә. Ул йокламаган вакытта кыска итәк өстеннән озын итәк киеп чыгып китеп, аны салып бакча артына яшереп калдырган чаклар да күп булды. 


 Ул чорларда әби-бабасына каникулга кайткан оныклар бик күп иде. Безнең күршегә генә Айдар исемле малай кайта иде. Без бәләкәйдән үк аның белән дус булдык. Уйнаганда да ул мине башкалардан яклый иде, үсә башлагач су китерешергә булышты. 


Ә бер җәйне без үсеп кайттык. Аның борын астында күренер-күренмәс төкләр барлыкка килгән, миндә дә үзгәрешләр. Без инде бер-беребезгә башкача караганыбызны аңладык. Кичләрен бергәләп клубка йөрдек. Авыл читендә учаклар ягып, бәрәңгеләр пешердек. Әмма икәүдән-икәү генә калганыбыз булмады. Җәй шулай узды. Китәргә бер атна калгач кына ул бөтен кыюлыгын җыеп, күрәсең, һәрвакыттагыча җыелышып клубтан өйгә кайтканда: «Әйдә, алардан калыйк әле», – дип миңа пышылдады. 


Ул төнне капка төбендә без беренче тапкыр үбештек. Оялып кына. Андый үбешү кеше гомерендә бер генә тапкыр була икән ул. Шул вакыт йолдыз атылды. Икебез дә онытылып шуңа төбәлдек. 
– Теләгеңне әйтеп өлгердеңме?– дип сорап куйды Айдар.
–    Әйе. Ә син?
–    Мин дә...
Нинди теләк теләдең дип күпме генә сорасам да серен чишмәде. Без таң каршыладык. Беренче әтәчләр кычкырып алҗагач әкрен генә өйгә кереп яттым. Әмма күзгә йокы кермәде. Мәхәббәт шушы микән әллә дип уйланып яттым. Соңгы атнаны инде без егет белән кыз булып үткәрдек. Көндезләрен ул инде безнең янга кермәде. Ә кичләрен тизрәк икәү генә каласы килде.


Авылдан, җәйне бергә уздырган дуслардан аерылу ел саен авыр иде. Ул елны тагын да авыррак булды. Хатлар язышырга вәгъдәләр биреп аерылдык. Мин үз шәһәремә, ул үз шәһәренә китте. Ул бик ерактан иде. Чиләбе өлкәсеннән үк. Киләсе ел җәй көне очрашырга сөйләштек. 
Ел буе хат алыштык. Җәйне ничек көткәнемне белсәгез икән. Әмма җәен аны кайтармадылар. Әти-әнисе үзләре белән каядыр командировкага алып киттеләр. 


Безнең арада хатлар йөрү сирәгәйгәннән сирәгәйде. Үсмер вакыт, яңа дуслар, яңа эмоцияләр. Балачак мәхәббәтем әнә шулай ерагаеп калды. Мин дә җәйләрен авылга кайтмый башладым. Шәһәрдә күңеллерәк иде. Аннан күңелне авыл түгел, диңгез ымсындыра башлады. Айдар бөтенләй онытылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, училищега укырга кердем. Анда булачак ирем белән таныштым. 20 яшемдә мин инде балам туды. Үз гаиләм булгач, әби белән бабай янына бөтенләй кайтмый башладым. Тик никахым уңышсыз булды. Иремә бәйрәм кирәк иде, мин кечкенә бала белән һаман бәйрәм итә алмадым. Ул дусларын якынрак күрде. Аның миңа хыянәт иткәнен белдем. Моны кичерә алмадым. Аерылып, баламны тотып әни белән әти янына кайттым. 
Ул җәйне без әни әти белән бергәләп авылга кайттык. Язмышны үзгәрткән сәфәр булды бу. Без кайтканның икенче көнне күрше әбие үлеп китте. Аны җирләргә балалары кайтты. Әбине озатырга без дә чыктык. Шул вакыт ишегалларында басып торган ирләр арасында таныш йөз күреп алдым. Айдар бит бу! Мәһабәт гәүдәле ир-атка әйләнгән! Әбинең җәсәден күтәрешеп янымнан үткәндә ул да мине күреп алды. Елмаеп куйды. 
Кичен бала белән урамда йөргәндә Айдар безнең янга чыкты. 


– Син инде кияүгә чыгып бала табарга өлгергәнсең, ә мин әле өйләнмәдем дә, – диде ул хәлләрне сорашкач.
– Ә мин инде аерылырга да өлгердем, – дидем, көлеп. 
Ул кичне салкын төшкәнчегә кадәр бала белән урамда йөрдем. Айдар да безнең яннан китмәде. Икенче көнне ул юлга кузгала икән инде. Телефоннарны алыштык...


Ярты елдан соң без авылда әбиемнәрдә никах укыттык. Август ае иде ул. Кич урамга чыккач, йолдыз атылганын күрдек. Шунда еракта калган беренче кичебез искә төште.
–    Хәтерлисеңме, беренче тапкыр мине озаткан көнне йолдыз атылган иде. Нинди теләк теләгәнеңне әйтмәгән идең ул чакта. Хәзер оныткансыңдыр да инде...
–    Онытмадым. Теләгем чынга ашты. Без бергә менә, – дип кочаклап алды ул мине.
–    Мин дә бит бергә булуыбызны теләгән идем, – дип, Айдарга сыендым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар