Логотип
Күңелеңә җыйма

 Яман шештән үлгән Айгөлнең улы ятим түгел

Үткән ел Россия каналында «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруында якташыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче, яман шеш белән авыручы ялгыз ана Айгөл Фазыйлова бердәнбер улы – алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алу өчен гаилә эзләве турында белдергән иде.

Үткән ел Россия каналында «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруында якташыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче, яман шеш белән авыручы ялгыз ана Айгөл Фазыйлова бердәнбер улы – алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алу өчен гаилә эзләве турында белдергән иде. Айгөл Фазыйлованың үзе исән чагында улының киләчәк язмышын кайгыртуына бер генә кеше дә битараф калмады. Аянычлы язмышка дучар булган ханымга (ул инде вафат) Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миннеханов та ярдәм кулы сузды. Изге күңелле кешеләр, волонтерлар һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд, туганнары Айгөлгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бүгенгесе көндә Әмир – Тукай районы Теләнче Тамак авылында, тулы, матур гаиләдә тәрбияләнә.

***
«Без бит әле ирем белән икәүләшеп студентлар булып та алдык, – ди Раушания ханым. – Тәрбиягә бала  алырга теләүче ата-аналар 80 сәгатькә исәпләнгән курс үтәргә тиеш икән. Башта: «Ничек кенә йөреп укып бетерербез икән. Кирәкле шөгыльме икән?» – дип уйлаган идек. Баксаң, ул бик тә файдалы һәм кызыклы уку булып чыкты. Һәр атнаның якшәмбе көнендә Чаллыда «Тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе»ндә Тәлгать белән баланы дөрес итеп тәрбияләү серләренә төшендек. Тиешле курсны үтеп беткәч педагоглар, психологлар, юристлар, медицина һәм опека органы хезмәткәрләре аттестация үткәрделәр. Имтихан тапшыргач кулга таныклык бирделәр. Үзем иллегә, ирем алтмышка җиткәч җиде яшьлек Әмир исемле  улыбыз булды шулай итеп», – ди Раушания ханым. 

Укучылар дөрес аңласын өчен Әмирне тәрбиягә алган гаиләнең тарихын тәфсилләп сөйләү урынлы булыр. Айгөлнең әнисе Гүзәлия – Тәлгать Фәсиховның  бертуган сеңелесе. Гүзәлия ханым Нурлат районы Әхмәт авылында ире, кызы Айгөл белән әйбәт кенә яшәп ятканда, каты авырып китә. Гүзәлиянең сөт бизендә яман шеш булуы ачыклана. Озакламый ул мәрхүм була. Тәлгать белән Рушания Гүзәлияне җирләргә баргач, Айгөл белән аның яшь ярымлык улы Әмирнең үги әти янында яши алмаслыгын аңлыйлар. Айгөлне үги әтисе үз итмәгәне көн кебек ачык була. Шунда, үзара киңәшләшеп, Гүзәлиянең кырыгын уздыргач та, Тәлгать белән Рушания Айгөлне баласы белән үзләренә – Теләнче Тамакка алып кайталар. Айгөл кибеткә эшкә чыга. Улы белән җиде ай Тәлгать абыйларында яшиләр. Бервакыт Айгөл туганнарына үзенең каты авыртудан интегүен сөйли. Айгөлнең әнисенең бертуган апасы – Рәхилә ханым аларны Казанга, үзе янына алып китә һәм табибларга йөртә башлый. Хастаханәдә Айгөлгә куркыныч диагноз куела – сөт бизе яман шеше. 2015 елда аңа операция ясыйлар –  күкрәген  тулысынча алалар.  Айгөл биш ел буе яман авыру белән көрәшә: 21 тапкыр химиотерапия һәм нурланыш курслары үтә. Каты авыруга дучар булган инвалид ханым кечкенә баласы белән пенсия акчасына гына көн күрә. Фатирга һәм балалар бакчасына түли алмый. Әле бит  кыйммәтле дарулар һәм уколлар, ашау-эчү һәм кием-салым да сатып алырга кирәк. Зур сабырлык һәм түземлелек күрсәтеп яман чир белән көрәшкән Айгөлнең бөтен тәненә метастазалар тарала. Яман шеш аның үпкәсен, бавырын, умыртка сөяген, баш миен, хәтта сөякләрен кармап-урап ала.  Яшәүгә өмете өзелгән Айгөл, волонтерлар ярдәмендә, улы белән «Россия 1» каналында бара торган «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруына бара. Бу тапшыруны карагач Айгөл Фазыйлованың баласын уллыкка алырга теләк белдерүчеләр байтак була. Хәтта чит илдән шундый хәбәр килә. 

Кайберәүләр, дөресрәге тутык күңелле кешеләр Айгөлнең туганнарын гаепләргә дә тартынмый: «Ни өчен Айгөл Мәскәүгә кадәр барып, Малахов тапшыруында белдерү ясаган?» Ә бит шушы тапшырудан соң Айгөлгә финанс ярдәме күрсәтелә – фатир һәм балалар бакчасына түләүне хөкүмәт үз өстенә ала. Авыр хәлдә калган Айгөлгә Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмгә килә.

«Әмирне Теләнче Тамакка 2019 елның 25 декабрендә алып кайттык. Баланы опекага алу – бик җаваплы да, саваплы да эш. Тиешле документлар әзерләү өчен байтак вакыт кирәк. Баланы гаиләгә алган кешеләр барлык таләпләргә дә җавап бирерлек булырга тиеш. Опекуннар медицина комиссиясе уза – булачак ата-ана сау-сәламәт һәм балага тиешле тәрбия бирә алырлык кешеләр булырга тиеш. Даими эш урыны һәм гаилә бюджетының баланы тәрбияләрлек дәрәҗәдә булуы сорала. Ир белән хатын арасында үзара татулык һәм көнкүреш шартларының уңайлы булуы да исәпкә алына. Шулай, җиз иләктән узгач, Әмиребезне алып кайттык», – диләр Фәсиховлар.

Раушания Теләнче Тамакта туып-үскән. Аның әтисе Мизхәт ага – колхоз рәисе, җитештерү тармагы мөдире,  сельхозтехникада баш инженер булып эшләгән. «Без гаиләдә дүрт кыз бала үстек. Әтинең әнисе – Мөстәбширә әбиебез яхшы тәрбия бирде. Әби теккән, бәйләгән киемнәрнең җылысын әле булса тәнемдә тоям.  Әнием кайнанасын хөрмәт итеп яшәде. Шундый рәхәт үстек – балачагыбыз бик бәхетле булды. Әмиргә яхшы тәрбия биреп, кеше итеп, аякка бастырганчы яшәргә язсын иде дип телибез. Кайвакыт бик арыла. Мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булу – бик тынгысыз эш бит. Югыйсә, өйрәнгән эш инде – гомумбелем бирү мәктәбендә шушы вазыйфаны башкаруыма озакламый 34 ел була. Тәлгатькә алтмыш яшь. Аның да эше  җаваплы – МЧС системасында эшли. Ни хәтле генә арысаң да: «Безнең бала бар бит!» – дигән уй йөгереп уза баш миеннән. Җәһәт кенә торып басасың да, йөгерә-йөгерә эшли башлыйсың. «Әмир зиһенле, тәртибе яхшы, тырыш», – дип укытучысы Рәсилә Рәүфовна Шәрәфетдинова мактап кына тора», – ди Раушания ханым.

 

Раушания һәм Тәлгать Фәсиховлар яши торган  урам кешеләре дә бу гаиләнең бар яклап та үрнәк булуын, авырлык алдында югалып калмауларын әйттеләр. Раушаниянең беренче ире авырып үлә һәм ул егерме сигез яшендә  ике улы белән тол кала. Тәкъдиренә шулай язылган икән – ике елдан язмыш аны Тәлгать белән очраштыра һәм алар никахлашалар. «Тәлгать миһербанлы кеше. Нияз белән Илгизне чын ир-егетләр итеп тәрбияләде. Балаларым әтиләре өчен үлеп торалар. Киленнәребез: «Әти!» – дип өзелеп торалар. Дүрт оныгыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер. Әмирне дә дөрес итеп, ирләрчә тәрбияләргә тырыша», – дип иренә сөйкемле караш ташлый Раушания.  «Без режим белән яшәргә күнегәбез. Әмирдән: «Тыныч йокы, нәниләр» сәгать ничәдә була әле?» – дип сорыйм беркөнне. «Тугызда» – ди. Менә шул тапшыруны бергәләп карыйбыз да, тешләрне чистартып йокларга ятабыз, – дим. Елмаеп ризалаша. Спорт секциясенә дә бик яратып йөри. Күңеле күтәрелеп кайта», – дип сөенә Тәлгать әфәнде. Әмир – бик тыныч, мөләем малай. Хыяллары да күркәм:  «Үскәч МЧСта эшләргә телим. Бәлки полиция хезмәткәре булырмын. Шуңа күрә нык, көчле, сәламәт булырга кирәк. Үскәч кешеләргә ярдәм итәргә телим. Әйбәт кешеләрне начарларыннан саклыйсым-яклыйсым килә», – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Әмир – әтиле-әниле, алтын канатлы булды. Раушания белән Тәлгать Фәсиховларга Аллаһ Тәгалә хәерле-имин гомерләр, Әмирне үстерергә көч һәм күркәм сабырлык бирсен. Айгөл  күкләрдән улын күзәтәдер. Газиз баласы өчен рухы шаттыр... 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен иксез-чиксез итеп. Бәхетле итсен бу гаиләне. Матур язылган материал.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Раушания Талгать сезне аллахы тагэлэ зурласын.Эмирне уз канат астына тэрбиягэ алган очен.Бу бик саваплы да. Жаваплыда эш.Олгайган коннэрегездэ Эмир сезгэ ышанычлы,терэк михербанлы сау салэмэт бала булып усуен телим.Бэхетле тормышлар юлдаш булсын сезгэ Амин!!!

      Хәзер укыйлар