Ялгызлык проблемасы

Каршылыклы дөньяда яшибез. Тормыш хәзер бар яктан да җитеш: ни киим, ни ашыйм дип кайгырмыйбыз. Тик күңел тынычлыгы гына чамалы. Иртәгәге көнгә ышаныч юк. 

Югары белем алсаң – эшкә урнаша алмау, акча тупласаң – дефолт куркынычы, йорт төзелешенә акча түләсәң – ахырына җиткермәүләре, авырып китсәң (Аллам сакласын!) – дөрес дәва бирмәүләре... әнә шуның кебек ышанычсыз яклары күп инде «җитеш» тормышыбызның. 

Чит кеше булса, бер хәл, әле  үз гаиләңдә дә ышаныч кими. Егерме-утыз ел бергә гомер иткән  апа-абыйлар аерылышкан дигәннәрен ишеткәнебез булдымы икән без кечкенә чакта? Бүген исә тормыш юлдашым ташлап китә алмас яки булган хатыны өстенә икенче хатын белән никах укытырга теләмәс дигән ышанычы да юк. 

Хатын-кызларның күбесе гомерләрен ялгызлыкта үткәрергә мәҗбүр. Сан ягыннан ир-атлар әзрәк, диләр. Статистика мәгълүматларына караганда (2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча), илебездә ирләр хатын-кызларга караганда 11 миллионга кимрәк. Әмма яшь аралыгындагы бүленешкә карасак, кызыклы гына хәл килеп чыга. 20–29 яшьлекләр  арасында илебездә 1000 ир-атка  960–974 хатын-кыз туры килә  (димәк, 30 яшькә кадәрге ир егетләребез яшьтәш кызлардан күбрәк), 30–39  яшьлекләр  аралыгында 1000 иргә – 1002–1038 хатын кыз, 40–49 яшь аралыгында хатын кызлар күбрәк – 1070–1095 кеше.  Хатын-кызның гаилә корып, бала табу чорына ир затларыбыз җитәрлек икән бит! Бары 50 яшь чиген узгач кына ирләребез кими бара. 

Ялгызлык проблемасын чишү юлларын һәркем эзли. Ник дигәндә, һәркемнең, һәр нәсел, һәр милләтнең киләчәге яшь буынга бәйле. Динебез дә бу  җитди сорауны читләтеп үтми.  Ислам дине кануннары буенча, мөселман кешесе дүрт хатын белән дә яши ала. Ислам динендә рөхсәт ителә дигән булып, бүген икенче хатын белән никах укытучылар күп. Бу мәсьәләгә карата дин әһелләре уңай дәлилле  аңлатмалар бирә.  Тик бу аңлатмаларда ни өчендер беренче хатынның ризалыгы мөһим түгел дигән фикер алга сөрелә. 

Күпхатынлылык мәсьәләсе буенча бер генә мисал китерәсем килә. Мәктәптә бергә укыган танышым Гөлия яулык бәйләде. Дөресрәге,  моңа булачак тормыш иптәше Камилнең дини булуы тәэсир итте. Институтта гарәп белгечлеге буенча югары белем алгач, ул Камилгә кияүгә чыкты. Ир – мөселман кануннары буенча яшәүче мәртәбәле гаиләдә төпчек бала; шуңадырмы, бераз иркәрәк.  Гөлия  иренең һәр сүзенә буйсынып (кирәк дисә – эшләде, эштән кит дисә – эшләүдән туктады), шул ук вакытта сөйкемле ханым булып яшәп килде. Менә дигән ике кыз үстерделәр. Бизнес ачып, чит илләрдә дә яшәп алдылар. Йорт салырга тырышып йөргән көннәрдә (бу вакытта кызларына уналты-унҗиде яшьләр чамасы иде инде),  Камил икенче хатын белән никах укытырга теләвен  белдерде. Гөлия, ул хатынның диннән бөтенләй ерак булуын,  ире белән  төнге клубларда кәеф-сафа корып йөрүләрен белеп, «аһ» итте. Никах укытам, дип, Камил ул хатынны өйгә дә алып кайткалады. Мөэмин иренең бу кыланмышы Гөлия өчен башка сыймаслык гамәл иде. 

Мин бөтен нечкәлекләрне белеп бетермим, әмма ничек итсә итте, иренә рөхсәт тә, мөмкинлек тә бирмәде ул. Аллаһ кушып димме, Гөлия бәхетенәме (бик тә гаиләсен саклыйсы килә иде аның), аларга чит илдә эш тәкъдим иттеләр. Хәзер ике елга төзелгән шартнамә буенча икесе генә (балалары Казанда югары уку йортында укый) гарәп илендә эшләп яталар. 

Хатын-кызның берсе дә үз ирен кем беләндер бүлешәсе килми. Беренче хатынмы яки икенчеме, ул барыбер никахлы иренең үзенеке генә булуын телидер. 

Германиядә булып кайткан хезмәттәшем алардагы тормышның безнең өчен бөтенләй ят якларын сөйли: «Бар да әйбәт, җитеш тормыш, тик әхлак  ягы... Туганнарым миңа: «Урамда ят ориентацияле кешеләрне күрсәң, сәерсенеп, елмаеп карый күрмә. Борылып караган, фотога төшергән өчен зур штраф салалар», –  дип аңлатты». Европада бер үк җенес вәкилләренә гаилә корырга мөмкинлек бирүче законнар кабул ителде. Ачыктан-ачык йөрүчеләре хәзер бездә дә җитәрлек. Кызым белән елга порты тирәсендә йөргәндә каршыбызга ничә тапкыр ир белән хатын рәвешендә кыланучы ир затлары очраганы бар. Үсмер кызымның имәнеп киткәнен күреп, балама ничек дөрес аңлатыйм дип аптыраганым истә.   

Бер үк җенес вәкилләренең гаилә коруларына (Аллам сакласын!) караганда, мөселман ирнең ике хатын белән никах укытуы куркыныч түгел кебек тоела башлый. 

Каршылыклы дөньяда яшибез. Үз йөзебезне, гаиләбезне, халкыбызны ничек саклап калырга, баларыбызны каршылыклы фикерләрдән ничек араларга?.. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 25 июнь 2020 - 19:35
    Без имени
    Дингэ аркаланып,башларына тубэтэй киеп,мэчеткэ йоруче азгын ирлэр...Алар намаз укыганда, нинди телэклэр укып ,дога кылалар икэн?Узенэ хезмэт итеп яшэуче,асрау урынында кон куреп яшэгэн ,Аллахе тэгалэ каршында,ата-ана каршында ант итеп алган никахлы хатыннын тэнен мэсхэрэлэп,жанын имгэтеп яшэуче,азгын ,хайвани телэклэренэ хужа була алмаган бэндэ кисэклэре.Аларнын хайваннардан аермалы бер жирлэре дэ юк.Элекке заманда ,Дин кочле вакытта да,зыялы муллалар,беркайчан да уз семьясын мэсхэрэлэп,балаларын кимсетеп, икенче хатын алмаган,моны пропагандаламаган.Депутат,чиновник кебек акча агып кесэгэ керэ торган кешелэргэ ярыйдыр,э бит кондэлек тормышта акча уртача алучылар,уз семьясыннан,балалар хакын урлап,икенче хатын кесэсен баета.Ойдэге хатыннын эшлэп тапканы да шунда китэ ,бу адэм актыклары уз хатыннары шулай яшэсэ,ничек чыдарлар Иде икэн,Бер кесэннэн 100 тэнкэне алып,икенче кесэгэ салсан,теге кесэдэ нэрсэ кала сон,БИК куп гаилэлэр шушы кызганыч кондэ яши,рэнжеш,куз яшьлэре ,бэхетсезлектэ
Хәзер укыйлар
  • 7821
    1
    68
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7762
    1
    53
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5715
    2
    53
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    4057
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»