Логотип
Күңелеңә җыйма

Яңа ел төне сере

– Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...


– Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...
 Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...


Ул вакытта Ләйлә соңгы курс студенты иде. Дус кызыннан соң гына чыкты да, тукталышка барып басты. Әмма автобуслар күренмәде. Кайтырга кирәк бит инде дип, кыз юл читенә чыгып машиналарга кул  күтәрде. Үзе Ходайдан җүнле бәндәләр җибәрүен сорады.  Килеп туктаган машинаның алгы ишеген ачты да, кая барасын әйтте. «Төн уртасы җиткәндә ялгыз юл читендә басып тору куркыныч, юл өсте булмаса да, әйдәгез, илтеп куям», – диде машина йөртүче. Кызда ниндидер курку-шикләнүләр шунда ук бетте. Үзеннән күпкә өлкәнрәк иргә карата ышаныч туды.  
– Нишләп ялгызың гына? – дип, аталарча җитди генә сорап куйды ир. 
– Иптәш кызымда кунармын дип уйлаган идем. Линза савытын өйдә калдырганмын. Кайтырга кирәк булды, – диде кыз. Алар шулай әкрен генә сөйләшеп киттеләр. Барасы юллары ерак иде. Рафис күрше шәһәрдән Казанга эшләргә килеп йөри икән. Чәчләренә чал төшә башлаган бу ир бик яхшы әңгәмәдәш булып чыкты.  Бар нәрсәдән хәбәрдар, бөтен нәрсә белән кызыксынучан икән. Караган фильмнар турында, укыган китаплар хакында сөйләшергә өлгерделәр. Ләйләләрнең подъезд ишеге төбенә килеп  җиткәннәрен сизми дә калдылар. 


– Бәлки, иртәгә сезне иптәш кызларыгыздан килеп алырмын? – диде Рафис.
– Көн саен  кунакка йөрмим. Иртәгә имтиханнарга әзерләнәм, берсекөнгә имтихан, – диде кыз елмаеп.
– Имтиханнарга әзерләнү яхшы анысы. Алайса имтихан тапшырганнан соң очрашыйк, – диде ир. 
Алар телефон алыштылар. «Нигә кирәк булды инде телефон номерын бирергә?» – дип уйлады Ләйлә фатирларына күтәрелгәндә.  Әмма ирнең моңсу күзләрен тагын бер күрәсе килә иде шул.
Алар шулай аралаша башладылар.  Рафис хатыныннан аерылган.  Ачы тәҗрибәсе булгач, яңа тормыш төзергә әллә ни ашыкмый. Җитмәсә, улы да әнисе белән яшәргә теләмәгән, әтисе янына күченгән. Үсмер егеткә аеруча игътибар кирәк, хатын-кызга вакыт калмый. Менә шулай  ялгызлыкта яшәп ятышы икән.  Ләйлә белән берничә тапкыр гына очрашсалар да, алар бер-берсен күптән белгән кешеләр кебек, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Икесенә дә әлеге яңа танышлык бик кызык иде. Ирнең тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, яшьтәш егетләреннән бөтенләй башкача булуы Ләйләгә ошый иде. Рафис исә кызның балаларча гадилегенә, сафлыгына сокланды. «Шундый кызлар бар икән бит әле», – ди иде  ул Ләйлә белән сөйләшкән саен.  Кулдан тотышмасалар да, бер-берсенә тартыла иде алар. Өч-дүрт ай  аралашканнан соң, ир куркып кына яшь кызга хисләрен ачты һәм  ул хисләрнең җаваплы булуын аңлады. Ләйләгә чәчәккә караган кебек карый иде ул. Чәчәкне вакытсыз өзәргә ярамаганын да белә иде. 


Яңа елны бергә үткәрергә тәкъдим итте Рафис. Ләйлә шунда ук ризалык бирде. Әмма башка шәһәргә китәргә кирәк булганлыктан, әнисенә барысын да сөйләргә туры киләчәген аңлады.  Әнисе белән бу сөйләшүне гел  чигереп килде. Күңеле тыныч түгел иде.  Яңа елга бер ай кала, Рафис белән танышуын, аның бик яхшы кеше булуын, Яңа елны бергә каршыларга чакыруын әйтте. Әнисе бу танышлыкны хупламады. «Әтисез үскән бала шул син. Ирләрдә әти  җылысы эзлисең. Әмма теләсә нинди ир ул җылыны бирми, бары әти кеше генә бирә. Ялгышма, кызым. Яратмыйсың син аны. Гомер узгач, аңларсың әле. Ә бүген мин дә, кабердә яткан әтиең дә  риза түгелбез. Без сиңа фатиха бирмибез», – диде әнисе елый-елый.  Ләйлә әнисе белән сүз көрәштереп өйрәнмәгән. «Әни, әйдә, таныштырыйм. Синең фикерең үзгәрәчәк», – диде. Әмма ана ул ир белән хәтта танышырга да теләмәде. 


Әнисе белән сөйләшүне Рафиска ничек бар, шулай итеп сөйләде кыз. Рафис эндәшми генә тыңлап торды. «Әниеңне аңлыйм», – диюдән узмады. Ләйлә исә әкренләп әнисенең фикере үзгәрүенә, Рафисны кабул итүенә өметен өзмәде. Әмма Рафис үзгәрде, очрашулар сирәгәйде. Яңа ел адыннан зур букет чәчәк күтәреп килде ул очрашуга. 
– Ләйлә,  син бик яшь әле. Киләчәктә тиң ярыңны очратырсың. Мин очраттым, гафу ит мине, – диде дә, бит очыннан үбеп борылып китеп барды.


 Көтелмәгән бу аерылуны бик авыр кичерде Ләйлә. Гомерендәге иң күңелсез Яңа ел була ул. Әнисе аның бер алдына бер артына төшеп, күңелен күрергә тырышты. Үзе кызының, ниһаять,  ул ир белән аерылышуына шатланып бетә алмады. «Кызым, син миңа киләчәктә рәхмәт әйтерсең әле», – диде. 
Ярты елдан соң Ләйлә булачак ире белән танышты. Әллә нинди зур хисләре  кабынмады  аның. Бу егетнең үзен бик яратуын аңлады. «Сине яраткан кеше белән яшәргә кирәк, кызым», – ди әнисе һәрвакыт. Әнисе Ләйләнең егетен бик яратып кабул итте. Матур итеп туй үткәрделәр. Ләйлә бер-бер артлы балалар тапты. Бик бәхетле хатын булып яши ул. Яратылып яши. Ә ярату... Яратылганда ярату нигә кирәк, рәхмәтле булып яши белү дә җитә. 


Моннан ун ел элек Яңа ел төнендә телефонына килгән хәбәрдән сүзсез кала Ләйлә. Рафис аны Яңа ел белән  котлап җибәргән.  Гаилә бәхете теләгән. «Син бик бәхетле хатын булып яшисеңдер. Син бит ул бәхеткә лаек кыз идең», дигән.  Кызларын йоклаткач, ире дә йокы бүлмәләренә кереп яткач, Ләйлә телефонын алып бик озак карап утырды ул хәбәргә. Рафис белән сөйләшүен күп тапкырлар күз алдына китерде ул башта. Аңа бар үпкәсен дә, үзенең бик бәхетле хатын булуын да әйтермен дип уйлый иде, әмма соңгы елларда Рафис томан артында калды. Ә менә хәзер бу котлауга ничек  җавап белми йөдәде. Шулай да тәвәккәлләде. Котлау җибәрде. Җавап озак көттермәде. Тормышы турында сорашкан. Ләйлә  инде унөч ел буе  кияүдә булуын, балалары үсүен  язып җибәрде. Рафис та өйләнгән. Яңа гаиләсендә ике баласы үсеп килә.  Ләйләнең балаларыннан нәкъ ике яшькә кечерәк. «Синең кебек кызны бик озак эзләдем, таба алмадым. Минем кебек үк аерылган хатынга өйләндем. Икебезнең дә яралар булгач, бер-беребезне аңлап яшәп киттек. Бүген мин бәхетле ата», – дип язган ул. «Син бит үз ярымны таптым дигән идең», – дип язып җибәрде Ләйлә. «Синең бәхетеңә  киртә буласым килмәде. Син үзең кебек саф һәм яшь егеткә лаеклы кыз идең. Яратып киттем синнән. Сине бәхетле итәр өчен» дигән җавап килде. Сүзләр шунда өзелде. Елап утырудан мәгънә юк иде. Ләйлә бүген бәхетле хатын. Әмма моннан дистә еллар булган саф  хисләр онытылмый да, югалмый да икән шул... «Син дә бәхетле бул», дип кенә җавап яза алды Ләйлә. Бу төнге сөйләшүне озак оныта алмый йөрде хатын. Әмма Рафиска язарга да, аның белән очрашу эзләргә дә теләмәде. Ерактагы бер якты йолдыз булып калсын. Нигә хыял белән тормышны кушарга дип уйлады. 


Икенче елны да Яңа ел каршылаганда Рафистан котлау килеп төште. Хәлләр белештеләр.  Ел буе булган үзгәрешләр турында  языштылар.  Яңа ел төнендә сөйләшеп алу алар өчен традициягә әйләнде. «Синең белән бер тапкыр сөйләшү дә,  ел буена җитәрлек көч бирә миңа. Синдәйләр юк», – дип яза аңа Рафис.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дауамы булhа шап булыр ине,бик якшы хикая.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Галия, зуууррр рэхмэтлэр сезгә!!!!!!

      Хәзер укыйлар