Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 10

Туйлар узгач яшь хатын балага узганын белде. Бу яңалык ике гаилә өчен дә зур шатлык иде: кодалар арасы тагын да якынаеп китте.

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-9)

Туйлар узгач, яшь хатын балага узганын белде. Бу яңалык ике гаилә өчен дә зур шатлык иде: кодалар арасы тагын да якынаеп китте. Луиза ханым шәhәрнең билгеле табиблары, профессорлары белән бик яхшы мөгамәләдә. Кызының авырга узуын белгәч, ашыгыч рәвештә шәhәрнең тәҗрибәле гинекологы, профессор Лариса Геннадьевнаны өенә чакырды. Табибны зур машинада алып килделәр. Профессор үзе белән шәфкать туташын да иярткән иде. Сафиянең бармак очыннан кан алдылар, температурасын, кан басымын үлчәделәр. Табиб стетоскоп аша баланың йөрәк тибешен тыңлады.

Икенче көнне Сафияне машинага утыртып, профессор эшли торган клиникага алып киттеләр. Өйдә башкарылмаган тикшерүләр клиникада узды. УЗИ яралгының нормаль үсешен күрсәтте. Сафиянең анализларын күз алдыннан уздыргач, Лариса Геннадьевна кайгырырлык сәбәп тапмады: гемоглобин күрсәткече әйбәт, ана кеше дә үзен яхшы хис итә. Сафиягә саф hавада еш булырга, яхшы тукланырга, витаминнар кабул итәргә киңәш ителде. Күбрәк сөт ризыкларына игътибар итәргә кушылды: йөкле хатыннарга кальций җитми икән.

Профессор атна саен көмәнле хатын яшәгән йортка килеп йөрде. Балачактан кадер-хөрмәттә яшәгән Сафиягә игътибар тагын да артты: Илдар кочак-кочак чәчәк ташыды, хатынының hәр капризын үтәп торды. Ранель Юсупович исә, таныш фермеры белән сөйләшеп, килененә натураль продуктлар ташыттырды: көн саен диярлек авылдан яңа сауган сөт, каймак, эремчек, йомырка китереп тордылар. Сафия балачактан сөт ризыкларын яратмый иде, ләкин Луиза ханым кызына эремчекне кашыклап ашатты. Җимешләрнең дә тәмлесен, ботактан өзгәнен генә ашаттылар кадерле кызларына.

Чираттагы УЗИ Сафиянең кыз яисә малай табачагын күрсәтергә тиеш иде. Ләкин ата-ана моның сер булып калуын теләделәр: балаларының нинди җенестән булуы турында язылган кәгазь конвертка салынып, ябыштырып куелды. Туганнар, дуслар өчен уздырылган гендер–пати бәйрәмендә генә баланың малай булуы ачыкланды. Илдар улы туасын ишеткәч, Сафияне күтәреп алды, битләреннән үпте. Луиза ханым белән Изольда ханым шатлыкларыннан елый башладылар. Ранель әфәнде белән Рабит Хатипович оныклары хөрмәтенә 30 ел җир астында сакланган кыйммәтле виски шешәсен ачтылар.

Айрат Мәскәүнең иң кыйммәтле бала тудыру йортында дөньяга килде. Сафия улы өчен тәрбиче-няняны корсаклы вакытта ук белешеп куйган иде. Изабелла Касыймовна – Франциядә яшәп, мигрант балаларын укыткан югары стажлы педагог, дүрт тел белә. Сафия улының бик акыллы, белемле булып үсүен тели. Кече яшьтән берничә тел белсен, әтисе кебек акыллы, матур булсын дип хыяллана. Улын Англиягә җибәреп укыту – аның хыялы. Сафия үзе Илдар аркасында чит илләргә бармый калды, ә улы барыр! Улы бик бәхетле кеше булыр, дөньяның иң бай кешеләре белән аралашыр, дуслары да затлы нәселләрдән булыр. Кем белә, бәлки, үсеп җиткәч, мәхәббәтен дә титуллы дворян, князь нәселеннән табып куяр! 

Сафия теләгенә иреште, сөйгәненә кияүгә чыкты, дөнья түгәрәкләнергә тиеш иде кебек. Ләкин хатын организмының hәр күзәнәге белән тоя: Илдары аңа салкын... Өйгә чәчәкләр ташыса да, ире хатынын кочакка алырга, томырылып үбәргә ашыкмый. Иренең төшләрендә яшьлек мәхәббәте – Ләйләсе белән хыяллануын белми шул яшь хатын, белми... 

Илдар, институтны тәмамлап, фирмада генераль директор булып урнашты. Көмәнле вакытта академик ял рәсмиләштергән Сафия, бала тапкач, кабаттан институтка кайтты. Бала белән утырып тормыштан артта каласы килми иде аның. Ике гаилә бизнесларын берләштергәч, эш артты: Илдар төнгә кадәр оештыру эшләре белән чаба, өйгә бик соң кайта. Кичке ашны ашагач, улы белән уйнап ала да, кәгазьләрен күтәреп эш кабинетына кереп китә. Күрсәтмәләр, приказлар белән танышып утыра, таң алдыннан гына йокы бүлмәсенә керә. Бу вакытта Сафия күзләрен йомган була. Юк, йокламый хатын. Ничек кенә тырышмасын, йокы керми Сафиянең күзләренә. Ире белән бер ятакта ятсалар да, наз, ярату күрми яши ул. Ире «тыныч йокы» ди дә, стенага карап, борылып ята. Сафия кайсы төннәрдә кулы белән иренең җилкәсенә сарыла, иңнәреннән үбеп ала. Бу минутларда хатынның йөрәге читлектәге кош шикелле шашынып тибә, ләкин Илдар океандагы айсберг шикелле салкын. Назга сусаган Сафияне җылы кочагына алмый, кайнар иреннәреннән үпми. Нәрсә булды соң, ни өчен Аллаһы Тәгалә шулай газаплый? Өйләнешкәннәренә өченче ел китте. Илдар беренче елларда Сафияне кочаклап ала, назлый, ир бурычын үти иде. Хәзер бик сирәк. Айга бер тапкыр булса булыр... Назлау да, кочаклау да юк, бары физик таләбен генә үтәү. Сафиянең ире кочагында назланасы, яратыласы, матур сүзләр ишетәсе килә. 

Сафиянең йөрәге убылып, аяк табанына төшеп киткәндәй була, күкрәк чите куырылып китә, тешләре шыгырдый. Ләкин ул тавыш күтәрми, гауга куптармый. Аллаһ сакласын, нинди сабыр булган Илдары киемнәрен җыяр да, ачкычны өстәлгә ташлап китеп барыр кебек тоела хатынга. Аһ, ничек авыр яратылмый яшәве! Аның кайвакытларда иренә ике йодрыгын учлап ташланасы, иренең кара бөдрә чәчләрен төбе-тамыры белән өзгәләп атасы килә! Ләкин ул берни эшли алмый. Бары үпкә, рәнҗеш әче төер булып, күкрәк уртасына төшеп утыра. Дәшми, түзә Сафия. Ләкин күкрәккә җыелган төерне изрәтмичә булдыра алмый ул, әгәр шулай итмәсә, акылдан шашачак яисә сәламәтлеген югалтачак. Кайвакытларда машинасына утырып, шәһәр читендә шаулап үсеп утыручы каеннар янына килеп туктый. Машинасын юл читендә калдырып, агачларны кочаклап үксеп-үксеп елый. Ясалма керфекләре аша агып чыккан яшь тамчылары хатынның битенә яккан затлы кремнары, пудралары өстеннән язгы ерганакларны хәтерләтеп муенына тәгәри, кыйммәтле кофтасын пычрата. Ләкин хатын томырылып аккан күз яшьләрен туктатырга уйламый да: елау иңрәүгә әверелә, иңбашы калтырый башлый. Яшь хатын затлы итәкләре белән яшел хәтфә чирәмгә тезләнеп, куллары белән чирәмне йолкып үкси: «Күралмыйм, күралмыйм мин сине!» – дип, өзгәләнеп кычкыра ул. Аның тавышыннан каеннарның җилдә шыбырдашкан яфраклары тынып кала, сайрар кошлар да туктап кала сыман. Шундый чибәр ханымның каеннар арасында адашып йөрүе, яшел чирәмгә тезләре белән таянып иңрәве матур табигатьне, кошлар, үсемлекләр дөньясын аптырашта калдыра. Ә бит дөнья шуның хәтле матур! Ак каеннар янында елыйсы түгел, кычкырып җырлыйсы иде дә бит...

Изображение от Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бетте дэ мени? Лэйлэ турында да белэсе килэ бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт зур! Бик гыйбрэтле эсэр

      • аватар Без имени

        0

        0

        Азагы шул булдымыни? Алай гына бетэргэ тиеш тугелдер...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Автор, языгыз әле тагын, пж-та

          Хәзер укыйлар