Логотип
Күңелеңә җыйма

​Син минеке

 
 Әйтмәделәр түгел, әйттеләр, кисәттеләр. Әмма ул берсенә дә ышанмады. 

Лекция башланырга берничә генә минут калган иде. Ул институтка очып килеп керде дә, баскыч буйлап кабалана-кабалана икенче катка күтәрелә башлады. Шунда аягы таеп китеп, чак кына егылмый калды. Егыла иде инде, тотып калдылар. Ул артыннан менеп килүче егетнең кочагына ауды. Шундук борылды һәм аның төпсез зәңгәр күзләренә карап, телсез калды. Егет кенә, берни булмагандай: «Кая шултиклем ашыгасың, туташ?» – диде дә, Гөлчәчәкне минутында давыл булып купкан хисләре белән ялгыз калдырып, күздән югалды. Бер күрүдә гашыйк булдым, дигән сүзгә ышанмый иде ул. Бу юлы да: «Ерунда!» – диде, яраткан сүзен кабатлап. Тик шул минуттан аның күзенә берни күренмәде: алда торган зачет-имтиханнар да, иптәш кызларының шаяртып әйткән сүзләрен дә ишетмәде ул. Күзләре гел шул егетне эзләде. 

Һич көтмәгәндә алар тагын очрашты. Ашханәдә өстәлләре янәшә туры килде. Егет кызны күреп, янына күчеп утырды. Сөйләшеп киттеләр. Дөресрәге, егет сөйләде. Ул сүзгә оста иде.  Шул көнне ул аны өенә озата кайтты. «Казан кызлары да шундый кыюсыз булыр икән», – диде Сәлим кыз белән саубуллашканда. Өч-дүрт ай йөргәннәрдер, егет кызга әйтте: «Син – минеке. Мин сине берәүгә дә бирмим. Кияүгә чыгасыңмы миңа?» Кыз шундук ризалыгын биргәч, Сәлим бермәл аптырап-гаҗәпләнеп тә торды әле. Уйлап әйтәсеңме, уйнапмы, янәсе. 

Гөлчәчәкнең әнисе генә бу фикерне хупламады. «Ошамый ул миңа, кызым, күзләре уйнаклап тора», – диде ул офтанып. Ләкин кыз әнисен ишетмәде. Дөресрәге, ишетер хәлдә түгел иде инде ул. 

Институтны алар бергә тәмамлады. Гөлчәчәк кибеткә экономист булып урнашты, ә Сәлимне, Гөлчәчәкнең гомер буе сәүдә эшендә эшләп чыккан әнисе ярдәме белән, зур сәүдә комплексына директор урынбасары итеп куйдылар. Ул карьера ясады, акча эшләде. Ә хатын, бер-бер артлы ике малай табып, балалар үстерде, өй мәшәкатьләренә чумды. Әти кеше әкренләп өйдән читләшә башлады. Соң кайтты, балаларына кул гына селтәде. Ә хатынын бөтенләй күрмәскә әйләнде. 

Ире Гөлчәчәккә «яратам» сүзен гомумән дә әйтми торган иде. Хатын моны аның кырыслыгы белән аңлата килде. Ярата, әйтми генә, имеш. Бер шулай чираттагы ялына – Кара диңгез буена киткән көннәре иде Сәлимнең. Урамда Гөлчәчәкне таныш булмаган бер хатын туктатты: «Иреңнең кем белән ялга киткәнен беләсеңме соң? – дип әйтте дә, шундук үзе җавабын да бирде, – Зөләйханың ире дә синең кебек пешмәгән бер нәрсә шунда. Ул да хатынына табынып яши». Хатын шулай диде дә, юкка чыкты. Ә Гөлчәчәк шактый вакыт аңына килә алмыйча, бер урында катып торды. Һәм кинәт, җитди карарга килеп, ире эшләгән сәүдә комплексына юл алды. Аны биредә беләләр иде. Махсусмы, кызганыпмы, шундук хатын кулына, иренең сәркатибе булып эшләгән Зөләйханың өй адресын тоттырдылар. 

Йортларын тиз эзләп тапты Гөлчәчәк. Зөләйханың иренә барын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Алар иртәгә кайтырга тиешләр. Бергәләшеп каршы алырга барачак алар. Ир белән хатын шундый фикергә килде. Һәм иртәгесен икәүләшеп аэропортка киттеләр. Самолет, көттерми генә, җиргә килеп кунды. Очкычтан җитәкләшеп килеп чыккан Сәлим белән Зөләйханы күрделәр дә, бер сүз әйтмичә, борылып китеп бардылар. Әйтер сүзләре юк иде аларның. Шуннан соң ире – хатынын, балаларын ташлап, чыгып китте. Алимент түләде, әмма беркайчан да балаларының хәлләрен белешеп, аталарча кайгыртып тормады. 

Шул көннән ике бәхетсез, Гөлчәчәкнең әнисе әйтмешли,  «ике җебегән» бер-берсенә таяныч-терәккә әверелделәр. Менә инде 28 ел бергә алар. Ир Сәлимне оныттыра, үзен яраттыра алды. Ә бу Сәлимнән башка миңа беркем кирәкми дип яшәгән Гөлчәчәк өчен бик мөһим иде. Кемне сөйгән ул, кемгә биргән кайтарып булмастай яшьлек елларын?! «Син минеке», дигән купшы сүзләр әйтә белми иде ир. Әйтмәсен дә, дип уйлый иде хатын. Уйнап туйгач, ташларга уенчык түгел ич мин аңа. Ә шулай да алар матур яшәде, юкка-барга бер-берсен борчымады, чөнки алар икесе дә бер үк хәлдәге кешеләр иде. Гөлчәчәк бер нәрсәне яхшы аңлады: гаилә мәхәббәткә, яратуга корылган, дисәләр дә, иң элек ул бер-береңә ышанычка, тирән хөрмәткә нигезләнгән. Алдау-йолдауларга урын юк анда. Югыйсә хисләр дә, уртак тормыш та бер мизгелдә янып юкка чыга, көлгә әйләнә. Хыянәтнең ачы җимешләрен татыган Гөлчәчәккә болар бик тә яхшы таныш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Класс!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Класс!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эле ярый иртэрэк белгэн югыйсэ купме жафаланып яшэр иде Голчэчэк.

        Хәзер укыйлар