Логотип
Күңелеңә җыйма

«Әшәке ул...»

Бөтен кешегә дә игелек кылу мөмкин түгел, ә менә зыян китермичә яшәп була.

Кемгәдер буладыр, ә кемгәдер юк... Зыян китермичә, зарар салмыйча диюем. Мин үзем дә кабахәт кешеләрне күралмыйм. Иң начар кешеләр шулардыр сыман миңа. Бервакыт оныгымны бакчадан алдым да өйгә кайтып барабыз. Башка чакта әйләнә-тирәмдә йөз тапкыр боргаланып, бертуктаусыз сөйләнеп кайткан кызчык бу юлы дәшми. «Кызым, ни булды? Телеңне йоттыңмы әллә?» – дим. Дәшми. «Йә, ни булды?» – дим, туктап калып. 

– Ул минем рәсемемне ертты, – ди бала рәнҗеткән малайның исемен дә әйтәсе килмичә. – Аннары тәрбиячегә: «Әйткәнегезне тыңламый, рәсем ясамыйча утыра», – дип әләкләде. 

– Ә син, син нәрсә дидең? – дим кызып китеп.

– Бернәрсә дә әйтмәдем.

– Әйбәт итмәгәнсең, үзеңне якламасаң, сине кем яклый? – дип, алты яшьлек кызыма нотык сөйли башлыйм. Ә ул әкрен генә: «Әшәке ул...» – дип куя.

Ул шулай ди дә, баягы борчуларын шундук онытып, элеккеге халәтенә кайта. Бала шул әле, кылган әшәкелекнең ахыры кайчак бик аяныч тәмамлануын ул белми, башына да китереп карамый.

Ә мин беләм. Тормышта андый мисаллар адым саен. Астыртын, сиздермичә генә этлек эшләүчеләр синең яныңда – хезмәттәшләрең, дусларың арасында, хәтта туганнарың арасында. «Аллаһы Тәгаләдән дошманнарымнан арындыр, дип сорадым. Янымнан бөтен дусларым китеп бетте», – дигән бит берәү. Кайчак яныңда кем йөрүен, ни уйлап йөрүен дә белмисең. Көннәрдән бер көнне ул сине шундый итеп утыртып куя ки, сүз таба алмыйсың. Әлеге дә баягы «әшәке ул...» дисәң генә инде.

Сүзен: «Сөйләргә гарьләнәм», – дип башлаган танышым Вәсилә Казандагы төзелеш оешмасының берсендә баш бухгалтер булып эшли. Дөресрәге моңарчы эшләгән. Ун ел эшләп, гомерендә бер генә мәртәбә дә кисәтү алмаган, мактау сүзләреннән башканы ишетмәгән ханым өчен мәхшәр, дус хатынын үзенең ярдәмчесе итеп эшкә урнаштырганнан соң башлана. 

– Игътибарлырак бул, хаталар җибәрәсең, – дип ничә мәртәбә әйттем. Кисәтүне кабул итмәде, яратмады. «Гений булып кыланма», гына диде. Тора-бара өстәлемнән кирәкле документлар югала башлады. Сүз китте, тавыш чыкты. Җитмәсә, җитәкче янына кереп: «Эшкә соңарып килә, кайчан тели, шунда китә», – дип ялганлаган. Тегесе ышанган, күрәсең. Бервакыт мине дәшеп алды да: «Теләмисең икән, кит. Синең урынга кеше таба мин», – дип хәйран калдырды. Сүз таба алмадым. Телсез калдым. Шулкадәр рәнҗетте. Ничек инде хәлне белмичә, кешегә шундый яла ягарга? Шул ук көнне гариза яздым. Эшсез йөрмәдем, атна-ун көн эчендә тагын да шәбрәк фирмага эшкә алдылар. Дөрес, баш бухгалтер итеп түгел, урынбасары итеп. Ә дус дигәнем хәзер минем урында. Бәлкем, ул эше белән түгел, башка ягы белән ярагандыр. «Сөяркәсе...» дигән сүзләр дә ирештерделәр. Тик мин үзем күрмәгәч, анысын әйтә алмыйм. Хәер, дөнья шундый бит хәзер. Кем белә тагын?! 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Не делай Добро,не получишь зло,дилэр бит. Бу

    Хәзер укыйлар