Логотип
Күңелеңә җыйма

«Санта-Барбара» тормышта да була ул

Асиянең (исеме үзгәртелде) язмышы киноларда күргәннәргә охшаган. Хәер, фильмнарның сценарийлары тормыштан алынгандыр, мөгаен.


Асиягә ун яшь булганда әнисе вафат була. Әтисе Асия һәм өч яшьлек Гаяз белән ялгыз кала. Балаларны үзе генә үстерә алмасын аңлап, әтиләре кабат өйләнә. Үги ана Гаязны кечкенә һәм сөйкемле булганга бик ярата, бөтен игътибарын аңа юнәлтә. Ләкин Асия белән уртак тел таба алмый. Низаг-ызгышлар булмый, өйдә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрә. Балаларның өсләре каралган, тамаклары тук. Ләкин үги әнисе Гаязны кулына алып тупырдатып сөйгәндә Асиянең күзләреннән яшь ага. Әнисе исән булса, аны да шулай сөяр иде... Асия үсә, үги әнисенә һәрвакыт киреләнмичә ярдәм итә, ләкин җылылык тапмый. Үсмерлек чорына кереп баруы да аңа яңа әнисенә якынрак булырга комачаулагандыр дип уйлый хәзер. Югыйсә, әнисе аңа тавыш күтәрмәгән дә. Әмма кызның бердәнбер уе – тизрәк өйдән китү.


Икенче курста укыганда Асия кияүгә чыга. Башта мөнәсәбәтләре яхшы була, тик Асия балага узгач, ире үзгәрә дә куя. «Минем бала түгел ул, аборт ясат», – дип, аның җанын телгәли. Үги әнисе дә бу адымга үгетли. Имеш, син яшь, укуыңны тәмамлыйсың бар, бөтен язмышыңны үзгәртәчәксең. Аларның басымы астында хатын-кызлар консультациясенә бара. Инде ризалык бирәм дигәндә, табибның бер сүзе җитә: «Ир-атка бала кирәкми, хатын-кызга гына кирәк, яхшылап уйла!»

Күз яшьләре белән чыгып китә ул поликлиникадан. Катгый бер фикергә килә: баласын табачак. Бу карары белән сөенеп каршы алган ирен көендерә. Аларның мөнәсәбәтләре тагын да начарлана, ире ачыктан-ачык хыянәт итә башлый. Гаиләсен саклап калырга тырышса да, көче җитми Асиянең. Иреннән китеп, кабат әтисе белән үги әнисе йортына кайта. 


Иптәш кызы аны Олег белән таныштыра. Олег – аерылган, үсмер кызы булган ир. Бер-берсен беренче күрүдә үк ошаталар һәм очраша башлыйлар. Асия беренче көнне үк тормышын, авырлы икәнен сөйли. «Бала туганчы без язылышырга тиеш», – дип, Олег озакка сузмыйча тәкъдим ясый. Асияне бала тудыру йортыннан икенче ире һәм үги кызы каршы ала. Үги кызы белән уртак телне тиз табалар, кыз кечкенә энесен карарга да ярдәм итә. Тора-бара әнисеннән Асияләргә күченеп килә. Олег балага үз фамилиясен бирә.

Шулай тыныч кына яшәп ятканда, бер кунакка килүендә Олегның әнисе күршесенең зарын сөйли. Күршесенең кызы наркоман икән, бер баласы бар, аны да карамый, әбисе опекун булып тора. Хәзер кызы кабат йөкле. «Ул баланы нишләтермен инде, дип, көне-төне елый күршем», – дип сөйли кайнанасы. Асия, үзебезгә алабыз, дип әйтүен сизми дә кала. Ә нигә әле бер бәхетсез җанны бәхетле итмәскә?! Ире дә риза була. Бала тууга документлар артыннан йөри башлыйлар. Озак йөрергә туры килсә дә, кечкенә сабыйны үзләренә алып кайтырга ирешәләр. Шулай итеп, Асия өч бала әнисе булып яши башлый.

Тормыш сюрпризлары моның белән генә тәмамланмый. Кайнанасының күршесе үлеп китә. Аңа кадәр наркоман кызы күптән югалган була. «Оныгын балалар йортына алырлар инде, аның бит беркеме дә юк. Күршемнең улы чит илдә яши, ул әле өйләнмәгән», – ди кайнанасы. Асия тагын тәвәккәлләп, ире белән сөйләшә. Ике бертуган җанны аерып булмый бит. Җиде яшьлек Тимурга да әти-әни булалар.

Төрле балалар белән яшәүнең үз авырлыгы була, ләкин Асия өйдә ямь тудырып, аны саклап яши ала. Асрама алган балаларның абыйлары чит илдән күченеп кайта. Кайтуга апасының балалары белән аралашырга рөхсәт сорап шалтырата Рим. Асия башта курка, балалары белән аерыласы килми. Тик яше барса да, әле оя кормаган егет балаларны алу нияте юклыгын, әмма аралашырга теләге барлыгын әйтә.

Тормышлары тигез генә барганда, Асия көтмәгәндә яраткан ирен югалта. Йөрәк өянәгеннән вафат була сөеклесе. Бу югалтуны бик авыр кичерә Асия. Балалары гына кулларын төшермәскә ярдәм итә. Кайнанасы да, үги кызы да ташламый аларны. Үлгән иренең кызы Анна башка шәһәрдә укыса да, ялларда әнисенә түгел, Асияләргә кайта. «Энеләрем-сеңелләремне сагынам», – ди ул.

Чираттагы тапкыр сеңлесе-энесе белән күрешергә килгән Рим Асиянең тол калганын белә. «Ир-ат ярдәме кирәк икән, миңа шалтыратыгыз», – ди ул. Шуннан соң Римнең кунакка килеп йөрүләре ешая. Һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша ул. Әнә шулай Асия белән икесе арасында мәхәббәт кабына. Асиянең үзеннән 6 яшькә зуррак булуы да куркытмый Римне. Бер килгәнендә балаларны җыеп утырта да: «Сездә яши башлавыма ничек карыйсыз?» – дип сорый. Килгән саен өерелешеп уйнарга яраткан Рим абыйларының бу хәбәренә балалар шатланып кычкыра. Озакка сузмый язылыша алар. Аңа кадәр сөйләшәләр. «Балаларны аермасаң, барысын бердәй итеп күреп яшәсәң генә риза мин», – ди хатын. «Мин синең белән, шушы балалар белән очрашкач кына тормышта ямь таптым. Бу бәхетемне җимерергә теләмим. Син бары үзең кебек чибәр бер кыз гына тап миңа. Ике малай, ике кыз булсыннар», – ди ул.


Тормышлары яңа юнәлеш ала. Рим белән Асия, өйләнешкәннән соң, гаиләләренең тагын да зуррак һәм тагын да бәхетлерәк булуы өчен күп тырышлык куялар. Рим балаларны бертигез күреп, алар белән күп вакыт үткәрә, мәктәп эшләрендә булыша, бергәләп ял итәләр. Асия, үзен бәхетле хис итеп, гаиләсенә җылылык һәм мәхәббәт өләшә.

Берничә ай узгач, Асия Римга яңалык ирештерә: Асия бала көтә. Бу хәбәрне гаилә зур шатлык белән кабул итә. Балалар да әниләренә бик нык ярдәм итә, аның хәлен аңлап, булышып торалар. Асиянең көмәне өч айлык булганда, зуррак йортка күченергә ниятлиләр. Рим йорт сатып алып ремонт ясый. Кызлары Ләйлә туганда яңа йортка күченәләр. Балаларның үз бүлмәләре, ишегалдында уен мәйданчыгы... Тормышлары тагын да түгәрәкләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар