Логотип
Күңелеңә җыйма

​Салих бабай

Бик күп еллар элек булса да, җаным әле дә бу хәлгә тынычланып җитә алмый.

Бервакыт миңа колхоз автобусы белән Казанга барырга туры килгән иде. Кузгалабыз гына дип торганда, Хафиз абый йөгереп каршыбызга төште дә:

— Айдар, теге картны да алып бар әле. Биектауның берәр җирендә төшереп калдырырсың... Безнең канны күп эчте, тәтеләрнекен дә эчсен әле... - диде.

Ризалаштык. Инде картның килүен генә көтәсе калды.

Менә түбән оч тыкрыгыннан, җил шикелле очып, Хафиз абый, аның артыннан көч-хәл өстерәлеп, 82 яшьлек әтисе — Салих бабайның килүе күренде. Килә-килә картның тыны кысылып, туктап калды.

— Нәрсә өстерәләсең?! —дип кычкырды аңа улы.

— Кибеткә кереп, апаларыңа күчтәнәч алып чык әле, улым, — диде Салих карт сабыр гына. — Өйләренә буш кул белән керергә уңайсыз.

— Бир акчаңны! — дип кычкырды янә Хафиз абый.

— Пенсиямне үзең сорап алдың ич, — диде Салих бабай. Алай да каударланып, кесәләрен актарырга кереште.

— Акчаң булмагач, күчтәнәчсез барырсың... Мин сине йортымда яшәтәм, карыйм... - диде дә улы, кеше тыңлап тормыймы дип, як-ягына ялт-йолт каранып алды. — Анда безнең турыда артык сүз сөйләп ташлама тагын. Пенсияне үзем тотам, диген... Әллә юлга да акчаң юкмы?..

— Илле сум бар ие бугай...

— Бир әле, сигарет алырга акчам беткән.    

— Юллык кына бит ул, улым...

— Акчалары буа буарлык, кайтарып куярлар...

Шыңгыр-шыңгыр килеп, автобус ишеге ябылды. Улының кыланышыннанмы, әллә холкы тыйнаклыгыннанмы, урындыкка сеңеп диярлек бетте Салих бабай. Тынын да чыгармады...

...Иртәгесен Салих бабай кире авылына кайткан дип ишеттем.

Имеш, Биектаудагы кызлары Сочига ял итәргә бара икән. Бабай белән калырга кеше юк, ди...    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни чэчсэн,шуны урырсын,диме халык мэкале....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яннарен биреп устерган балаларнын да узларен ати-аниларена шулай имансыз карашта булганнарын курган бар .Азерак кеше тиган исемне кутареп юреган кешенен узенен да кешега карата -бигерак та туганнарына мархамате булырга тиештер.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллага тапшырган инде,Ходаем курсэтмэсен андый конгэ калырга!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Я,Аллам, картаясылар бар эле, нилэр курербез?...

          • аватар Без имени

            0

            0

            ,,МИНЕМ НИНДИ УЛЛАР УСТЕРГЭНЕМНЕ, МИНЕМ КАРТЛЫГЫМ НИНДИ БУЛУЫ КУРСЭТЕР."

            Хәзер укыйлар