«Посылка» 

  Ул аны ачып җибәрде дә, өнсез калды. Калтыранган куллары белән ашыга-ашыга төргәкне чишә башлады. 

      ...Ул көнне иртә таңнан коеп яңгыр яуды. Инде менә көн уртасы да җитте. Ә яңгырның туктарга исәбе дә юк. Гомер булмаганча, үкси-үкси, елый-елый ява да ява. «Агызып китә инде...» Тәрәзәгә багып, ирен төшке ашка көткән Зәринәнең шул минутта башына әллә нинди уйлар килде. Никтер тыныч түгел иде аның күңеле. Йөрәге сыкрапмы-сыкрый. Сәбәбе дә юк шикелле. Өйләнешкәннәренә иртәгә, нәкъ менә өч ел тула. Бер мизгел булып йөгереп кенә үткән ул көннәр аның өчен – ирен өзелеп яраткан хатын өчен –  иң бәхетле көннәр булды. Алга таба да шулай булачагына ышана ул. Башкача мөмкин түгел. Бүген ул иренә куанычлы хәбәр ирештерер. Алла боерса, тугыз ай дигәндә, аларның да бик көткән, зарыгып көткән бәбиләре туачак. «Ул – әти, мин – әни...» Зәринә, үзе дә сизмәстән, эчен сыйпап куйды. «Исән-сау гына туа күр! Без сине бик көттек...» Шул вакыт ишек ачылып китте. Ире аны күрмәде дә бугай. Аягын да салмыйча түргә узды, шкафны ачып, киемнәрне актара башлады. Хатынның йөрәге сулкылдап куйды. Нидер булган. 

– Нәрсә булды, Илдар, чыраең качкан. Әллә авырыйсыңмы? – дип, 

янында бөтерелә башлаган Зәринәне ире этеп кенэ җибәрде. «Мин китәм, – диде ул, йөзен читкә борып. – Моңарчы түздем, хәзер түзә алмыйм. Яратмыйм мин сине. Башканы яратам. Аннары... балабыз  булырга тора безнең». 

         Зәринә урындыкка килеп ауды. Бу минутта аның әйтер сүзе юк иде. Ире әйберләрен җыеп, бусагага таба атлаганда гына ушына килеп, аягына барып егылды. 

– Китмә... 

– Кимсенмә, – диде ир аңа өстән карап. – Берни дә үзгәртеп булмый хәзер. 

        Ул баскычтан төшеп, сазлыкка әйләнгән сукмак буйлап капкага таба бара башлады. Зәринә аның артыннан ташланды. Шул мизгелдә капка да ябылды. Хатын өчен капка гына түгел, бөтен дөньясы ябылгандай булды. 

– Куанычлы хәбәр әйтергә теләгән идем  бит, – дип кычкырып җибәрде хатын. Тик аның тавышы бертуктаусыз яшьнәгән яшен арасына кереп югалды. Китте. Аның сөеклесе башкага китте. 

       Техникумны тәмамлап, институтка керергә йөргән көннәрдә танышкан иде ул Илдары белән. Армиядән кайткан гына егет эш белән Казанга килгән иде. Язмыштырмы, күрәчәге булгандырмы, очрашулары ничектер сәер килеп чыкты аларның. Кыз авылга – әнисенә алып кайтырга дип күтәрә алганча күчтәнәчләр җыеп, автобуска кереп утырды. Бер тукталыш та утырып бармады үзе. «Нигә әбигә урын бирмисең?» – дигән тавышка күтәрелеп карады да, шундук сикереп торды. Янәшәсендә басып торган егет, карчыкка бушаган урынга утырырга булышты да, аннары кызның кулындагы сумкасына үрелде. 

Үзем тотып барам. 

– Юк, мин килеп җиттем инде, хәзер төшәм, – диде кыз һәм ишеккә таба юнәлде. Егет тә аның артыннан. 

Өеңә кадәр илтеп куйыйм инде, йөгең бик авыр, – диде егет. 

Сөйләшә башлагач, бер авылдан булулары, хәтта ике өй аркылы гына яшәүләре билгеле булды. 

Кызык, ни өчен мин сине белмим икән? 

Мин бит шәһәрдә – әби янында үскән малай, – дип кенә җибәрде егет. Шулай танышып киттеләр. Шул көнне үк алар икәүләп авылга кайтып киттеләр. Шуннан соң инде алар аерылмады. Институт та онытылды. Киләчәккә хыяллары да бөтенләй икенче юнәлеш алды. Илдары Зәринәнең читтән торып укуына кискен каршы чыкты. 

Нинди уку ул? Бер-бер артлы балалар китсә, уку кайгысы калмас, – дип кырт кисте. 

Зәринә ирен тыңлады. Бер карасаң, шулай анысы. Техникумы да җитеп торыр. Ләкин айлар үтте, еллар... Ә бала булмады. Инде менә булды дигәндә генә...    

       Зәринә өч көн эшкә чыкмады. Өч көн урыныннан тормады. Авыл җирендә чыбыксыз телефон шәп эшли. Хатынга килгән хәсрәтне бөтен авыл бүлеште. Әле аның авырга узганын белмиләр иде. Белсәләрме? Баласын үстерер лә ул. Аңа гына көче җитәр. Ә менә Илдарыннан башка ничек яшәр?! 

       «Сине минем кебек беркем дә ярата алмас», – дип кабатлый иде ул. Аның бу хисе беркайчан да сүнмәс, сүрелмәс тоела иде аңа. Ул көчле мәхәббәтенең кайчан да бер шундый ук көчле нәфрәткә әвереләчәген күз алдына да китерә алмый иде. Оныта алмыйм, диде. Онытмады. Ләкин аның «оныта алмыйм», диюе икенче мәгънә, икенче төсмер алды. 

        Көн арты көн үтте. Авырлы булуын белделәр. Авылдашларының кайсыдыр бу хәбәрне күрше авылда яшәп ятучы Илдарга да ирештергән, имеш.Тик тегесе генә әллә ни кызыксыну күрсәтмәгән. «Үзенә карасын», –  дигән. Зәринәне, моны ишеткәч, яшен суккандай булды. Бер мизгелдә аны алыштырып куйдылармыни. Аның бәгыре катты, бары яктылык, чисталык кына сыя торган самими күңеленә теге көннең кара болыты, салкыны кереп утырды. Ул инде хәзер башка Зәринә, кимсеткән кешесеннән үч алу теләге белән янучы усал хатынга әверелде. 

      Эше авыр түгел иде аның. Почта бүлекчәсендә мөдир ул. Шуңа да Зәринә декретка чыккач та эшләп йөрде әле. Өендә япа-ялгыз авыр иде аңа. Башына төрле уйлар килде. Бар яңалык почта аша үтә. Ул Илдарның кызы тууы турында беренчеләрдән булып ишетте. Мендәргә капланып елады-елады да, кинәт тынычланып китте. Аңа бит малай табасың, диделәр. Ә Илдар гел малай турында хыялланды. «Ничек китсә, шулай кайтыр. Бусы да аның баласы бит». Ул үз-үзен шулай дип ышандырырга тырышты. Һәм түземсезләнеп бала туганны көтә башлады. «Алла боерса... тагын берәр айдан. Сау-сәламәт кенә була күр!» 

– Бәбием тугач, иң беренче булып бу яңалыкны син илтеп 

җиткерерсең аңа, – диде ул почтальон хатынга. 

          Ул кинәт авырта башлады. Тугызынчы ае белән киткән авыры моңарчы үзен берничек сиздерми килде. Зәринә корсакны җиңел күтәрде. Шуңа ул табибларга да бер мәртәбә генә күренде. Нәрсә дип юкка-барга кеше борчып йөрсен ул?! Бары да әйбәт бит. Ул сәгатькә күз салганда, төнге унберләр иде. Тулгак тотуның ни икәнен ишетеп кенә белгән хатын өчен бу үлем белән бер иде. Ул ашыгыч ярдәм чакыртырга да өлгермәде. Барысы да бер мизгелдә, күз ачып йомганчы булды. Аның башыннан: «Табам, ахрысы», дигән уй йөгереп узды. Бөтен өмете, алга таба яшәүгә көч бирер дип уйлаган нарасые үле туды. Зәринә ышанырга, бу хәл белән килешергә теләмәде. Табиблар килеп җиткәнче, җансыз сабыйны күкрәгенә кысып, үзе дә ни үле, ни тере ятты. «Хастаханәгә алып китәбез», – диделәр. Ул бармады. Ни мәгънә анда барудан? Аны бала күмү хәстәре көтә. Кирәкле кәгазьләрне тутырып, хатынга беренче ярдәм күрсәткәннән соң, «килербез», дип китеп бардылар. Күкрәгенә дөньяга күзләрен ачарга  да өлгерми калган баласын кысып, Зәринә күпме яткандыр... Әнә тәрәзә артында таң атып килә. Яңа көн туа. Тик Зәринә өчен түгел. «Барына Илдар гаепле. Әгәр дә ул китмәгән булса, мин тирән кичерешләрдә йөрмәгән булыр идем. Әгәр ул янымда булса, бала үлмәгән булыр иде. Кинәт аның күңеленә куркыныч уй килде. Беркемнең дә башына килмәс, беркем эшли алмас коточкыч уй. 

        Ул көч-хәл белән урыныннан кузгалды. Тазга җылы су салып, баланың мәетен юды. Аннары ак биләүгә кат-кат биләде дә өйалдына чыгып, каяндыр посылка тартмасы алып керде. «Әтиеңә күрсәтмичә, мин сине җирли алмыйм. Күрсен, син аңа шундый охшагансың», – дия-дия, төргәкне тартмага салды. Бу минутта ул акылын югалткан кешегә охшап калган иде. Бары да әзер булгач, хат  ташучы хатынга шалтыратты. Килергә кушты. 

       – Хәзер-хәзер килеп җитәм, – диде хезмәттәше. Бу минутта ул әле үзенә нинди хөкем карары чыгарганын белми иде. 

– Бәбине хастаханәгә алып киттеләр. Үле туганын ишеткәнсеңдер 

инде, – диде гомер ялганның ни икәнен дә белми торган Зәринә, – Менә бу посылканы күрше авылга – Илдарга илтеп бир әле. Анда балага дип ул алган әйберләр. 

       – Илтергә кушармын. Бүген анда почта бара , – дип, Зәринә кулыннан посылканы алды да, – Терел, урыныңнан кузгалма, – дип киңәшләрен биргәннән соң, почтальон хатын чыгып та китте. 

         ...Зәринәнең авылдашы куркыныч әкияткә охшаган бу хәлләр турында сөйли-сөйли дә: «Аллам сакласын...» – дип көрсенеп куя. 

– Шуннан, – дим, – Илдар ничек кабул иткән моны? 

– Ничек кабул итсен... Күз алдына китерүе дә... Моннан дистә еллар 

элек булган вакыйгаларга кайтып, әңгәмәдәшем, туктап, уйланып тора. – Белмим, бу хәлдә мин нишләгән булыр идем. Әйтә алмыйм. Ә Илдар, посылканы ачып җибәргән дә, «синең малаең» дигән язуны, сабыйның җансыз гәүдәсен күргән дә, кычкырып елаган, имеш.  Аллаһы Тәгаләнең җәзасыдыр, дип уйлыйм мин моны. Ул шундук килеп җиткән. Зәринәдән гафу үтенгән, дип сөйләделәр. Тик мин моңа ышанмыйм. Илдар кире кайтып төшә торган кеше түгел. Ә менә баланы алар, Зәринә теләгәнчә, икәүләп күмгәннәр. Ул чагында бик күп тавыш булды. Халык белде, ишетте. Кайсы Зәринәне кансызлыкта гаепләде, кайсы Илдарны «хыянәтче ул», дип сүкте. Хокук саклау органнарыннан да, башка комиссияләрдән дә килделәр. Шауладылар-шауладылар да, аннары  тындылар. Онытттык, дип әйтә алмыйм. Мондый фаҗига истән чыкмый ул. Җәза дигәннән... Зәринә юк инде. Әллә шушы хәлләр тәэсир итте (үзеңне гаепле санап яшәү үлемгә тиң бит ул), әллә төрле гайбәтләр яшәрлеген калдырмады, анда начар чир таптылар. Казанга дәваланырга да бармады. «Мин инде күптән бу дөнья кешесе түгел», дигән сүзләр йөрде соңыннан. Кызганыч... Жәллим мин аны, бәхетсез хатын ул... 

        Кызганыч. Ләкин күпне күргән, күпне ишеткән, мондый хәлләр турында күп язган кеше буларак, боларның берсенә дә гаҗәпләнмим. Хыянәт, битарафлык, рәхимсезлек адәм баласын башка сыймаслык адымнарга этәрә: кемдер яңа туган баласын чүп савытына ташлап китә, кемдер пакетка салып, чормага меңгереп куя (соңыннан ташлар), кемдер юл читендә калдырып китә (берәрсе алыр әле)... Әйтерсең бер кирәксез әйбер. Без бу хәлләрне күп очракта ананың, тудырганнан соң, стресс хәленә күчүенә бәйлибез. Мондый вакытта упкын чигендә торган ул бәхетсезне ялгыз калдырмаска, якыннары, туганнары гел янәшәсендә булырга кирәклеге турында әйтү кирәк микән? 

       Ир хыянәтеннән газап чигүчеләр күп ул. Яраткан кешесе тарафыннан кимсетелгән, ташланган ул хатыннар, дөресен әйткәндә, үзләрен ялгызлык хөкеменә тартылган дөньядагы иң кирәксез кеше итеп хис итәләр. Ә моның ахыры әнә шулай афәтле тәмамланырга да мөмкин бит. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...