Ностальгия

Яңа ел көннәрендә телевизордан Гайдай, Эльдар Рязанов фильмнарын (инде ничәнче тапкыр микән?!) карап рәхәтләндек. «Кавказская пленница», «Бриллиантовая рука», «Операция «Ы» и другие приключения Шурика», «Ирония судьбы, или с лёгким паром!», «Служебный роман»нар… Сагындырган еллар, сагындырган геройлар… Күңелне ниндидер ностальгия биләп алды.
ТНВ каналыннан үзем яратып карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруы да шул дулкынга күчерде җитмәсә! Бу тапшыру миңа шунысы белән ошый: инде ничә еллар буена популярлыгын югалтмаган, халкыбыз һаман яратып җырлый торган җырлар яңгырый анда! Проектның авторы Нәҗип Бәдретдингә, алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовларга афәрин диясе генә кала!
«Җырлыйк әле»нең Яңа ел алды чыгарылышы күпләр күңеленә хуш килгәндер. Уенда катнашучылар да кемнәр диген! Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина! Тапкыр җаваплары, үзләрен килешле итеп тотулары, үзара шаярып-көлеп аралашулары бигрәк матур, килешле иде. Һәркайсы әзерләп килгән җырлар да тамашачыга бик якын, сагындырган. Челтерәп аккан тавышы белән Илүсә «Җидегән чишмә»не (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова көе) җырлады. Халыкка Зөһрә Сәхәбиева башкаруында барып ирешкән җыр әнә шулай яңача яңгырады. Заманында Илһам Шакиров репертуарында яңгыраган «Җиз кыңгырау моңнары»н (Әнгам Атнабаев сүзләре, Вәсил Хәбисламов көе) Филүс башкарды. Эльмира «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Әхмәт Ерикәй сүзләре, Әгъзам Фәттах көе) җырын сайлаган. Кайчандыр аны Венера Шәрипова җырлый иде…
Искиткеч тапшыру булды ул. Сагындырган җырлар, еракта калган матур хатирәләр, якты моң булып, күңел кылларын тибрәтте…
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.