Логотип
Күңелеңә җыйма

Әнисе бит... кичерсә ни була

Гомер – бер мизгел. Әйләнеп карарга да өлгермисең: уза да китә икән. 
Ышанасы да килми. Ә бит барысы да алда сыман: Сокланасылар, куанасылар алда, шатлыкларның да иң зурысын күрмәгән сыман әле... Күңел һаман нидер көтә, нәрсәгәдер өметләнә. Шулай тоела гына икән ул. Берәүнең дә әле арттан куа килгән, хәер, инде чабуыңнан эләктереп алган ул егәрсез картлыктан беркая да качып котылганы юк. Әмма хикмәт башкада: ничек каршылыйсың, кем әйтмешли, нинди «багаж» белән керәсең син ул көзләргә?

Күп йөреп, күпне күргән журналист буларак та, әни, дәү әни буларак та, моның нәрсә икәнен яхшы беләм. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», ди халык мәкале. Шуның шикелле инде. Балага ни күрсәтеп, нинди тәрбия биреп үстерәсең, картлыкта ул сине шулай итеп йә хөрмәтләр, йә типке көнендә йөртер. Чөнки тәрбия күрмәгән бала үзен башкача тота алмый. Ул анага мәхәббәт, тугрылык дигән нәрсәне төшендә дә күрмәгән бит. Шуңа, әйтик, әнисен акча теләнергә җир асты юлына чыгарып җибәрү аңа берни тормый. 

Моннан берничә еллар элек хәер соранучылар турында язма әзерләргә дип, фотохәбәрчебез Газинур Хафизов белән Бауман урамына чыгып киттек. Тапсаң, шул җир асты юлында табасың инде аларны. Туп-туры шунда юнәлдек. Ләкин барып җитә алмадык. Китап нәшрияты бинасының аскы баскычына утырып, күрәсен күргән, искереп беткән чүпрәк сумкасыннан нидер актарып утыручы карчыкка күз төште. Ял итәргә генә туктаган әбигә ошамаган бу. «Нишләп утырасың монда, әби? Әллә әйбереңне югалттыңмы?» – дип сөйләнә-сөйләнә карчык янына килек чүктек. Ул безне күрүгә югалып калгандай булды. Бездән шикләнде ул.
– Нәрсә кирәк? Минем сезгә бирергә акчам юк, – дип кырт кисте карчык. Шулай дип әйтүеннән тәнгә салкын су койгандай булды.
– Әби, мин сиңа хәер бирергә дип кенә... – дидем дә, аның калтыранган кулына кәгазь акча тоттырдым.
Әбине алыштырып куйдылармыни.
– Балам, монда кемнәр генә йөрми. Япь-яшь ирләр мине туктатып акча сорыйлар. «Бирмәсәң, алып китәбез дә җир асты юлына утыртабыз. Безгә акча эшләрсең», – диләр. Минем инде китеп барышым. Куркам.
– Кайда яшисең? Туганнарың, балаларың бармы? Әйдә, өеңә үзебез илтеп куябыз, – дибез.
– Улым бар, ул минем фатирда яши, гаиләсе белән. Мине куып чыгарды. Авылыңа кайтып кит, дип куа. «Йә әнә җир асты юлына чыгып утыр», – ди.  Ә мин караңгы төшкәч кенә подъезд эченә кереп кунам да, иртән кеше уянганчы, тагын чыгып китәм.
– Бигрәк миһербансыз икән улыгыз...
– Алай дип әйтмә, мин үзем гаепле, – ди карчык авыр сулап. – Заманында мин аны ташладым, хәзер – ул мине... Фатирны мин аңа үзем бирдем. Гөнаһымны кичермәсме, дигән идем. Кичермәде... Хәер, кем инде мин аңа... баласын ташлаган бер күке... 

Карчык, сумкасын җилкә аша ташлап, ашыга-ашыга китеп барды. Кая китте, кем янына ашыга ул? Көн дә аның подъездда йоклавын күргән баласы, кайчан да бер кызганып, өйгә кертер дип өметләнә микән? Ни булса да, әнисе бит ул аның. Кичерсә ни була? Хәер, моны олы җанлы кешеләр генә эшли ала. Ә ул анда каян булсын?!     

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Апа кил уземэ барыбер эни юк минем бары Котка юны Котка булыр сыярбыз эле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ни хэтле куп кешелэр, шул хэтле куп язмышлар. Балалар ул без, безнен холык, безнен ялгышлар... Уз баласын хурлап сойлэуче ин башта уз ялгышларына анализ ясасын иде. Икенчедэн соранып утыручыларнын да язмышы торле. Алар арасында менэ дигэн яшэгэннэре дэ бардыр, Плюшкин симптомлылар да, деменция чиренэ дучарлар да

        Хәзер укыйлар