Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемнең җылы кочагы

Әнием кочагыннан да якынрак, аңардан да җылырак, рәхәтрәк, кайнаррак, газизрәк тагын ни булыр?! Бүген менә каты җил чыкса, очыртып алып китәрлек, җиңел гәүдәле, кечкенә генә әниемне үзем кочагыма алып җылытам, юатам... Бу халәтне озаккарак сузасым, әниемнең гомер бизмәнен ераграк яшерәсем, елларны саный торган җитез сәгатьне туктатып торасым килә!



Ашыкма әле, вакыт! Мин  инде үзем дәү әни булсам да, әнием кочагының җылысын, татлылыгың күңелемә сеңдерәсем, хәтерем дәфтәренә язасым бар! Ашыкма бер үк!

Кайчандыр нык беләкләренә салып мине юган әниемнең кытыршы сөяктән генә торган бармакларын авырттырмаска тырышып үзем юам, тупырдап торган гәүдәсеннән коры сөяккә генә калган тәнен рәнҗетмәс өчен әкерен генә җылымса су белән йөгертеп узам... Үремгә керми газаплый торган калын толымнардан инде инә калынлыгы гына калган чәч үремтесен сыпырып куям.



Еллар, еллар! Нишләттегез сез минем әниемне?! Әниемнең кочагына башымны куеп кына алам да, авыруларын оныттырырдай җырларымны сузам. Мизгелгә генә булса да, әниемне яшьлегенә – гайрәтле-куәтле, җитез чакларына кайтарасым килә, бик килә!..

Менә без Әппәз күле буендагы болынлыкта. Әни киң-киң алдырып, чалгы белән борчак чаба. Мин әниемнең ялга туктаган вакытын көтәм. Әни белән бергә ул иртән пешереп калдырган алма бәлешен ашыйсым килә. Сабыр гына әнинең үзенә бүлеп биргән борчак җирен чабып бетергәнен көтәм.

Бер, ике, өч... Әни авыз эченнән генә «Агыйделнең пароходы»н көйли... Матур җырлый минем әнием. Артистларың бер якта торсын! Чалгысы чаш-чож җиргә сыланырга уйлаган борчак сапларын кисеп кенә ала. Әни бер саплам борчак сабагын өзеп ала да, чалгысының йөзен сөртә. Әллә иртәнге чык белән чапканга күрә, чалгының бите ялтыраган, әниемнең алсу алма битләре чалгыда чагылып китә.

– Кызым! Менә монда шундый сусыл борчаклар бар. Кил әле, җыеп ал кузакларны!

Мин йөгереп әнием янына киләм. Чынлап та, бигрәк сусыл, тәмле тора бу борчаклар! Берничә кузакны өзеп алып арчыйм да аның эченннән чыккан тәмле яшь борчакларның берничәсен әниемә дә каптырам, үзем дә кабып җибәрәм. Мондый тәмле борчаклар безнең Әнәле кырында гына үсәдер кебек тоела миңа. Кояш шактый ук югары күтәрелгәч, әни ялга туктый. Әппәз күле янына ук килеп, чәйләп алырга утырабыз. Иртән пешкән алма бәлешен әни беренче миңа кисеп бирә.Тәмле! Карлыган кайнатмасы белән алма бәлешен бөкләп куйгач, минем күзләргә йокы төшә башлый. Әнием итәгенә башны куеп, азрак черем итеп алам. Әни шунда минем очып торган йомшак чәч толымнарымнан сыйпый да сыйпый. Үзе һаман теге «Агыйделнең пароходы»н көйли...

– Әни, ул пароходны синең үзең күргәнең бармы соң? – дим.
– Бар, кызым, Ленинградта укыган чакта утырып йөзгән дә булды.
– Әни, әнием, ул Агыйдел тирәнме, безнең Иван буасы кадәр бармы? – дип аптыратам.
– И-и, Иван буасы Агыйдел янында бик сай, бик кечкенә ул, кызым! – ди әни.
– Кызым, йә, тамагың туйды, ял иттең, акрын гына өйгә кайт инде син, мин борчакны чабып бетерим, әнә башка апаларың да кузгалды, бар инде, бар! –дип, әни мине авылга озата.

...Нишләптер, хәтеремә, сыерыбызга колхоз кибәненнән салам алып кайткан чаклар искә төште. Күрше Бәнат апа, әни, мин – өчәү салам алырга бардык. Урамнарны биек-биек булып кар таулары каплаган. Яңа бозаулаган сыерыбыз кычкыра да кычкыра. Ашыйсы бик килә бугай! Әни мине инде алмаска да тырышкан иде дә, мин үзсүзләнеп, аларга иярдем. Арткы урам артында озын, биек итеп иелгән салам кибәненә юл тотабыз. Күрше Бәнат апа алдан, әни аның артыннан бара. Алар таптаган сукмактан мин теркелдим.

Менә әни белән күрше апа кибәннән салам йолкый да, үзләре алып килгән арканга саламны таслап куя бара. Мин дә җепшек кар белән бозланып-карланып киткән бияләйләремне каккалап алам да, салам йолыккан булам. Әни, ара-тирә туктап, минем бияләйләрне салдырып, туңарга өлгергән бармакларымны өреп җылыта... Алар салам бәйләмен ныгытып бәйләп куйгач, мин дә үземә  кечкенә генә бәйләм сорыйм. Бозавыма миннән бүләк булыр, янәсе. Күз ачкысыз буран кузгала. Кайтыр юлга чыгабыз... Ул кичне мин ничек йоклап киткәнемне дә хәтерләмим. Ике-өч сәгатькә генә кабызып алган электр лампасын әллә күрдем, әллә күрмәдем дә! Әниемнең җылы кочагында изрәп тәмле йокыга талганмын. Җиделе лампа яктысында әнинең: «Кызым, урынга күчеп ятыйк, төн җитте бит!» – дигәнен генә әллә кайдан –бик ерактан ишетәм. Башым әнинең күкрәкләре өстендә үк. Әллә нинди бер өзелеп ярату белән, әнинең йоклап киткәнен генә көтәм дә, минем өчен иң кадерле шул күкрәкләрне үбеп куям. Мине имезгән, мине аякка бастырган бит ул күкрәкләр! Әни уянып киткәндә, кайчак көлеп тә куя:

– И, кызым, кияүгә китәрлек булдың ич инде, үзең һаман минем куеныма керәсең!
– Яратам ич мин сине, әни, бик яратам! Бик-бик! – дип, әнинең бит алмаларыннан өздереп үбеп алам.

Хәтирәләр бөтен күңелемне айкый-чайкый, күзләремә яшьләр тыгыла…
Илле яшем туласы елым гаҗәеп авырлыклары белән истә калган. Мин аңсыз-телсез калып ятканда, Әнием килеп тә җиткән. Менә мин күзләремне ачам. Авыз эчемдә телемне беркетеп куйганнармыни – катып калган, сөйләми. Тын алуы авыр. Минем баш очымда ук әни өстемә иелгән дә акрын гына догаларын укый. Үзенең күз яшьләре минем битемә тама...



Кытыршы бармаклары белән күз алмаларымны сыйпап уза, башымнан чәчләремне аралап куя. «Йә, Ходай, әнием хакына булса да, мине исән калдыр, аякларыма басыйм!» – дип, күңелемнән Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Әнием башымны күтәреп, инде ачылган күзләремне күреп, мине күкрәгенә – җылы кочагына кыса... Әнием кочагы мине кабат тормышка кайтара... Мин кабат терелеп, бер-бер артлы шигырьләр, җырлар иҗат итәм, сәхнәгә күтәрелеп, залда минем һәр уңышыма балаларча сөенеп утырган әниемә атап җырлар башкарам, тамашачым алдында аны кочагыма алып, чәчкәләр бәйләме төшерәм. 

Җеп өзәрлек хәле булмаса да, әнием 55 яшем тулган көннәрдә дә Буа мәдәният сараена килеп, мине җылы карашларында тирбәтеп, йөрәк җылысын биреп, залда утыра. Иҗат кичәм тәмамланганда, инде әнинең хәле авыраеп, урынга ятканда гына, баласы өчен үзенең җанын да кызганмаган әнинең сабырлыгына таң калам. Инде мине ул түгел, мин аны үземнең кочагыма алып, кайнар сулышымны өрәм... Берүк, исән генә бул, Әни! «Раббем, Әнинең гомерен озайтсаң иде!» – дип, белгән бар догаларымны төне буе укып, әниемне саклап чыгам. Әни янында утырганда, үземнең дә тәүге тапкыр әни булган мизгелләрем, тормышымның иң авыр чаклары күз алдымнан уза.



Бүген дә ул әнә шомырт кара күзләрен тутырып миңа карый. Әниемә  күңелемнән чыккан җылы сүзләремне, ул яраткан «Агыйделнең пароходы»н җырлап калырга, аның гомер мизгелләрен озайтырга тырышам. Ярдәм ит, Ходаем! Әниле булып яшәүләргә ни җитә?! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энилэр турында бик куп эсэрлэр ижат ителгэн, ителэ хэм хичшиксез алга таба да ижат ителэчэк эле. Шулар арасында синен эсэрлэрен дэ лаеклы урын алып тора, Гольнур! Бик зур рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди матур хэтирэлэр! Сез бик бэхетле эниегез яныгызда, кузлэр тимэсен берук. Безнен якта энкэй дилэр, миндэ Уфада укып йоргэн чагымда ялга кайткан саен " энкэй мин синен белэн йоклыйм" дип энкэйне кочаклап ята идем. Их истэ генэ калды шул, менэ килэсе елга 20 ел ел була энкэйсез калганга. Авыр вакытларым бик куп булды, их энкэй булса иде янымда кайтып утырып анын белэн чэй эчэр идем, сойлэшер идем димен. Мин сездэн конлэшептэ куям. Юк юк бу кара конлэшу тугел, ап ак якты конлэшу. Узем исэн чагымда улыма ботен назымны, жылылыгымны бирергэ тырышам. Э сезгэ рэхмэт шундый матур хэтирэлэр белэн уртаклашканыгыз очен, жылый жылый укыдым. РЭХМЭТ!

      Хәзер укыйлар