Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемә көн дә Әни бәйрәме телим!

Әниләр бәйрәме... Бу бәйрәмне елдагы бер көн итеп кенә кабул итү белән күңелем һаман килешми минем.

Кемгә ничектер, минем өчен әни – ул сине, яралганыңнан алып, гомер буена күңеле һәм күренмәс күзе белән һәр җирдә озатып йөрүче, синең өчен җан-фәрман килүче изге кеше. Баласын ничек бар – шулай кабул итүче, уңышларыңа, бәхетеңә чын күңелдән сөенүче, синең белән бергә борчылучы бердәнбер зат. Шулай булгач, тормышыннан канәгать, исән-сау, тыныч күңелле әниемне күрү – бүген минем өчен көн саен зур бәйрәм.

Безнең әниебез әзмәвердәй өч ир-егет тәрбияләп аякка бастырган кеше. Шуннан чыгып, анда никадәр көч, нинди холык һәм зирәк акыл барын абайлавы кыен түгелдер. Гомеренең дүрт дистәдән артыгын мәктәптә балалар укытуга багышлады, башлыча, авыл тормышы көтте: мәктәп, әтиебез, без, мал-туар, хуҗалык... Ничек кенә өлгергәндер, вакытында назын да бирде, кирәк чакта тәрбия таягы да эләккәләде бугай...

Бүген исә без үзебез әти-әниләр, ә әниебез – лаеклы ялда, тик, алай да, һаман безнең өчен яши. Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек, без – һаман балалар. Һәм бу, минемчә, чиксез бәхет. Һәр кешегә картайганчы бала булу бәхете, ә әниемә исә көн дә Әни бәйрәме телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар