Логотип
Күңелеңә җыйма

Ни өчен гел миңа?

 

Тормыш – гаделсез. Кемнәргәдер ул өеп бирә. Ә кемнәрнедер ятим баласыдай изүеннән ычкындырмый.

Элек мин гел бер төш күрә идем: йә йөгерә-йөгерә текә тауга менәм, йә очам, каршымдагы биек стеналарга бәрелә-бәрелә өскә күтәреләм. Ә үзем уйлыйм: биектән егылып төшмәмме? Канатларым юк ич минем. Өн белән төш бутала да, аннары уянып китәм. Бу төшнең мәгънәсенә озак еллар үткәч кенә төшендем. Без гадәттә очуны югарыга күтәрелү белән бәйләргә яратабыз. Алай гына түгел икән әле ул. Мәсәлән, философия фәннәре докторы Адриана Калабрезе моны башкача аңлатыр иде. Чынбарлыкта ул тормышны тауга менү белән чагыштыра. Һәм карманы да ул, без уйлаганча, әби-бабаларыбызның гөнаһларын күтәрү өчен дип түгел, ә бәлки, кайчандыр – бу тормышта булмаса, үткәнендә – үзебез ясаган хаталарны, үзебез кылган ялгышларны төзәтү өчен бирелгән сынау дип аңлата.

Бәлкем шулайдыр да... Хәер, кемгә ни язган бит. Берәүләр әнә гомер буе рәхәт чигеп, бер кайгы-хәсрәт күрми яши. Ә берәүләр...

– Ә берәүләр әти-әнисенең язмышын кабатлап, кагылып-сугылып яши. Бу сүзләрне күптәннән бер-беребезне белеп, гел аралашып торган, моңарчы арабызда серләр юклыгына иманым камил булган дустым әйтә. Гомер буе күрше-күләнне көнләштереп яшәгән «бай» хатыны әйтә. 

– Кем турында сөйлисең? – дим. 

– Үзем турында, – ди ул, мине аптырашта калдырып. – Кешегә сөйләмәгәч тә... Мин үз хәлемне үзем генә беләм. Әнә хәзер киявен ташлап, кыз кайткан. Минем язмышны кабатлый бала. Мин ташлый алмадым, җебегән булдым, ә син ташла, мин сине рәнҗетергә ирек куймам, дидем. Ул күз яшьләренә буыла-буыла сөйли башлый да, күкрәгемә капланып туйганчы бер елап ала.

– Туктале, – дим, нәрсә булды? Керсәң, әйләнеп чыкмаслык йортыгыз. Ирең – зур түрә, ни җитми сиңа, ә?»

– Байлыктамы бәхет? – ди танышым миңа сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмичә. – Башта мин дә шулай уйлаган идем аны. Йөргәндә үк әллә кем булып сөйләшә иде. Бервакыт ул мине дустына кичәгә чакырды. Өстәл яныннан кузгалып киткәндә, төн уртасы җиткән иде инде. «Әйдә, мин сине автобуска утыртып җибәрәм, кайтып җитәрсең әле», – диде дә, кулымнан җитәкләп автобус тукталышына китереп куйды. Утыртып та җибәрмәде, беләсеңме. Кул гына изәде дә, китте дә барды. Гомер онытасым юк, шул чагында борылып китәргә дә, башка әйләнеп карамаска гына иде бит миңа. Юк инде, әлеге дә баягы җебегәнлек...

«Яратуы шуның кадәрле генә булгандыр», – ди ул. Шулай булган, күрәсең. Күптән көтеп алынган кызлары дөньяга килгәч, ир белән хатын арасы тагын да ерагая. Ир балага бер генә күз төшереп ала. «Миңа охшамаган бу», – ди дә, башка янына килми. Ә үзе кичләрен юкка чыга торганга әйләнә. Хатынның: «Йөргән кешең бар ахрысы», – дигәненә ир, исе дә китмичә: «Йөргән кешем дә булмаса, акылдан язарсың монда», – дип кенә җибәрә. «Алайса, йә син чыгып кит, йә без китәбез». – ди хатын. «Китегез, ишек ачык...»

– Китмәгәнсең ич, – дим.

– Китеп, кая барыйм бала белән. Үзең беләсең, ул чагында әни абыйларда яши иде. Баш төртер урын да булмады бит. Шулай яшәдек инде. Ул ачыктан-ачык йөрде. Минем алдымда сөяркәсе белән телефоннан сөйләшә торган иде. Кая барганнарын, нәрсә эшләгәннәрен белеп тордым. Аның «йөргән нәрсәсеннән» малае бар. Балалар үскәндә, гел шунда булды. Кызыбызга исеме белән дә дәшмәде. Яратмады баланы. Ярый әле туенда әти булып утырды. Яшәдек тә без аның белән, яшәмәдек тә. Хәзер дә бергә дә, бергә дә түгел. Ә гомер узган...

Ул кызының өзми-куймый аның язмышын кабатлавы турында сөйли башлый да: «Нигә гел миңа гына икән ул?» – дип куя. «Йөрәк җәрәхәтем», – ди ул кызы турында. Хәзер инде аның үзендә кайгысы юк. Буласы булган, гомере ирле килеш ирсез үтеп киткән. Ә менә кызы... күз нуры өчен ананың йөрәге яна. «Минем язмышны гына кабатламасын!» – ди ул бертуктаусыз.

«Күз нурым» гына дип торган кызы Зөхрәнең дә ирдән уңмавын ана үзеннән күрә. «Мин – бәхетсез, балам да – бәхетсез. Нәселдән килә безнең. Әни дә әтием тарафыннан шундый кимсетүләрне аз күрмәгән. Инде – кызыбызга чират».

– Алай димә, алай уйлама да... Сүзләреңнең бервакыт чынга ашуы бар. Уйлаганың алга килеп баса дигәннәрен ишеткәнең бармы?!

– Соң инде. Ике баласы, күз алмаслык чибәр хатыны булган ирнең сулга каерылуын ничек аңлатырга? Моны нәрсәгә сылтарга? Язмышкамы? Юк, – ди ул катгый бер карарга килеп. Ким-хур иттертмим кызымны. Мин күргән дә җиткән. Яшь әле ул, аның тормышы алда. «Ни өчен гел миңа гына икән бу дөньялыктагы тәмуг?» – ди ул һаман да бер үк сүзләрне кабатлап. 

Мин ишеткәннәремнән хәйран алып утырам. Ә бит аның турында: «Бәхете булды, байлыкка чумып яши», – дип сөйләүчеләр аз түгел. Байлыкта түгел икән шул бәхет. Гомер көзләреңә кадәр күзгә-күз карашып, бер-береңә терәк булып яшәүдә! «Ни өчен гел миңа гына», дигән сорауга мин үзем дә җавап таба алмас идем. Белмим, нигә шулай ул?! Ялгышларны язмыш төзәтми, дибез ич. Ә бәлкем безгә ялгышмаска, «мин – бәхетсез», дип тормаска, тормыш авырлыкларына бирешмәскә, җебеп төшмәскә кирәктер. Әйтүе җиңел, ә үз башыңа төшсә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жебегэн булмаска, узенне яратырга, хормэт итэргэ. Оптимист булырга!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энисе дорес эйтэ , гомер буе яфаланып яшэмэ яшь чакта ук аранны оз андый кеше бн.Ул барыбер узгэрми э гомер кыска бик тиз утеп китэ.

      Хәзер укыйлар