Логотип
Күңелеңә җыйма

Начар компаниягә эләксәң...

Башлангыч класста укыган чагым, җәйге каникулга да санаулы көннәр калып бара. Мин, инде җөйнең ямен татып алган бала, көне буе урамда мәш килөм. Үземә уйнарга “өй” ясыйм, үләннәр җыям. Шулай уйнап йөргәндә безнең койма буена тезелгән кирпечләр өстендә бер кыз баланы күреп алдым. Ул мине күзәткәндер инде. Аны куып төшердем дө, усал сүзләр әйтеп, озатып калдым. Ул бездән ерак түгел бер капка төбенә барып утырды да елый башлады. Үземнең шундый усал булуыма гарьләнеп, теге кыз янына килеп гафу үтендем. Шулай сөйләшеп тә киттек, аның исеме Алсу икән, миннән бер яшькә олырак, Казанныкы. Каникуллары безнекеннән алда башланган, авылга әбисенә кайтарганнар. Ул иптәш эзләп йөргәндә миңа тап булган. Шул көннән без аерылмас дусларга әйләндек. Көне буе йә аларда, йә бездә уйныйбыз. Өйдәгеләрдән икебезгә дә “эләгә", чөнки өй эшләрендә булышмыйбыз. Уйнау гына түгел, бергә җиләккә йөри, су коена башладык. Аны минем әти-әнием дә, абый-апам да үз иттеләр, яраттылар. Шулай итеп, өч айның узганы сизелмәде дә. Ул киткәч, хатлар алыштык, аны сагынып һәрбер каникулны көтеп ала идем. Үсә төшкән саен аның кайтулары сирәгәйде. Югары сыйныфларда укыганда ул бик үзгәреп кайтты. Озын, кара, матур чәчләрен кистереп, кып-кыска итәк киеп клубка чыкты. Мин аның кисәк үзгәрүенә бик борчылдым, дуслыгыбыз да суынып китте. Ул тугызынчы классны бетергәч, сатучы булып эшли башлаган икән. Эшли башладым дигәч тә, шуның кадәр үзгәрергә кирәкми бит инде.

Унберенче сыйныфны бетергән елны мин аны тагын җәйге каникулда күрдем. Дусларым белән җыелып торганда, бездән читкәрәк бер машина килеп туктады. Аннан яшьләр төштеләр. Бер кыз безгә таба килә иде. Ул кызның бер кулында сыра, икенчесендә тәмәке. Авызы тулы шакшы сүзләр. Яныма килеп җиткәч кенә каршымда басып торган кызның үземнең дустым — Алсу икәнен таныдым. Дусларым алдында аның өчен оят булды, чөнки һәр җөмләсенә өчәр сүгенү сүзе кыстырып, сырасын чөмереп, тәмәкесен суырып ала иде. Аның янына шундый ук ике дус кызы да килеп басты. Алсуның мондый компания белен йөрүе мине бик борчуга салды. Эчеп, тартып кына түгел, наркотиклар да кулланып йөрмиме икән дип куркып калдым. Чөнки ул бик нык үзгәргән, ябыгыбрак та киткән, үзенең нишләгәнен дә белми, ә үзе бәхетле иде.

Р. S. Күптән түгел генә тагын күрештек. Әзрәк сөйләшеп тордык. Ул үзгәргән. Яхшы якка. Бу чынлап та шулаймы икән? Әллә янында теге компаниянең булмавы уңай тәэсир иткәнме?

 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар