Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәтләрем турында

Мәхәббәтлөрем дим, чөнки ике мәхәббәтем турында язмакчы булам. Беренче мәртәбә мин ун яшемдә өченче класста укыган вакытымда гашыйк булдым. Күрше кызы иде ул, бер класста укый идек.

Кыш көне без классыбыз салкын булганга, тәнәфес вакытында, аркаларыбызны терәп, мич янына тезелеп баса идек. Мин яраткан кызым яныннан урын алырга тырышам, әлбәттә. Ләкин оялам, тартынам. Чөнки мин буйга аңардан тәбәнәгрәк. Хәер, җаен таптым. Минем төп салган киез итегемнең артына үкчәдән югарырак каты киездән ямау чәпәлгән иде. Шул ямау итекнең балтырын катылата. Мин үкчәмне итек балтырының эченә терәл аяк очына басам да, буйга кызымнан узып ук китмәсәм дә, тигезләшәм дип уйлый идем.

Икенче гыйшкым госпитальдән чыгып, авылыма кайткач, җидееллык мәктәптә математика, физика, химия укыткан чагымда булды.
Бернинди педагогик белемем булмаган, Казан мех техникумының теоретик курсын гына бетергән килеш миңа ничек итеп шундый җаваплы фәннәрне бирделәр соң?
Мәхәббәтемә азмы-күпме кагылышы булганга, бу сорауга җавап биреп китмичә ярамастыр, мөгаен.

Башта миңа өченче классны бирделәр, анда да тырышып, яратып эшләдем. Бер көнне шулай иртән мәктәпкә килгәч, җиденче классның сызып кына ачылган ишегенә күзем төште. Ачып карадым, берничә малай белән кыз такта янында ике билгесезле тигезләмә чишәргә азапланалар. Техникумда математикадан яхшы укый идем, хәтта олимпиадада беренче урынны алганым да булды. Тоттым да боларга тигезләмәләрен чишеп бирдем. Шул чакта мәктәп директоры килеп керде. Тыңлап торды, ә чыгып китәр алдыннан пышылдабрак: «Минем янга кереп чык әле», — диде.
Менә мин директор кабинетында. Ул үзенә 5 класста арифметика укытуны гына калдырып, физика һәм математика фәннәрен миңа бирергә карар иткәнен әйтте. Химияне үзем сорап алдым. Чөнки техникумда төп фән химия булганга, мин аны яхшы белә идем.

Күңелем күтәрелеп, дөнья матураеп китте. Дәртләнеп, яратып эшлим. Бүтәнчә ничек булсын? Мәктәптә төп фәннәрне укытып кара әле син! Баштанаяк дигәндәй акбурга буялган килеш укытучылар бүлмәсенә килеп керүнең ләззәтен, рәхәтен белсәгез иде сез?!

Чү, чигенеш озакка китте ахыры, мәхәббәтем мәсьәләсенә кайтыйк. Романнардан мәхәббәт турында күп укыган егет кеше бит инде мин, ни әйтсәң дә, кемнедер кайнар итеп, саф сөю белән яратасы килә. Гаилә кору, бала атасы булу теләге дә күңел почмагында посып яткандыр. Вакыт, бик вакыт.

Мәктәптә дә, авылда да кызлар бар иде барын. Ләкин ни сәбәпледер, берсе дә күңелемне били алмый. Шулай бервакыт, сүзара сүз чыккач, мәктәп директорының сугыштан кайткан улы: «Давай, мин сине бер кыз белән таныштырам», — диде.
Кызның исемен, фамилиясен әйтеп, адресын бирде. Исән-сау булып, бу юлларга юлыгуы ихтималыннан чыгып, аны Мәсгудә дип атыйм. Башкортстанның Туймазы районында, бер авылда укыта икән.

Үземне бик акыллы, белемле һәм культуралы итеп күрсәтергә тырышып моңа хат яздым, фоторәсемен җибәрүен үтендем. Хат көтә башладым.
Шакирҗан исемле егет авылда почтальон булып эшли иде.
— Шакирҗан,— дидем мин моңа,— мин көткән хатны алып кайтсаң, сөенечкә— бер кечкенә.

Көннәр акрын уза. «Их, календарь битләрен ертып алган кебек итеп кенә уздырып булсын иде бу көннәрне», — дип уйлыйм.
Көткән көн шулай да килеп җитте бит. Бер көнне Шакирҗан керде дә кулыма хат тоттырды. Аңардан! Конвертның калынлыгына һәм катылыгына караганда, фоторәсем дә бар.
Хатны шундук ачып укый алмадым. Чөнки, бердән, кызлардан килгән хатны (җитмәсә, фотосы да бар) әни һәм сеңелем янында укырга уңайсызландым; икенчедән, кичке мәктәпкә укытырга барырга вакыт җиткән иде. Ярар, дидем, мәктәптә укырмын. Ашыгып, ашкынып бардым, ләкин бөтен мәктәпкә бер лампа калган икән. Ул хәзер класста, ә анда дәрес бара. Тукта, минем спиртовка бар бит. Алып килдем, кабыздым, конвертны ачтым, иң элек фоторәсемне чыгарып, спиртовка утына якын китердем. Бу ни хәл? Спиртовка ялкыны якты бирми икән бит. Физик имеш, шуны да белмәгәнмен. Шулай да шәйләргә була, тик барыбер хатын укып булмады. Иртәгесен көн яктысында ашыкмыйча гына һәр сүзен күңелемә сеңдерергә тырышып укып чыктым моны. Бик матур, бик акыллы тоелды. Һәр сүзеннән мәгънә чыгарырга тырышам. Аннары рәсеменә текәләм. Өстендә чәчәк бизәкле күлмәк, аягында биек үкчәле туфли. Бер кочак чәчәк тотып төшкән. Озакка сузмыйча бизәкләп җавап та яздым. Күрергә теләгәнемне, рөхсәт итсә, барып чыгарга әзер икәнемне әйттем. Күпмедер вакыт зарыгып көткәнемнән соң аңардан хат килде. Күрешергә каршы булмаганын әйткән иде.

Ул вакытта юл йөрүләр әҗәл булса да, сугыш кичүем ярдәм иткәндерме, тәвәккәлләдем. Шул рәвешле Туймазыга барып җиттем. Анда укытучыларның конференциягә җыелганын белдем, туп-туры шул конференция уза торган мәдәният йортына киттем. Мәсгудә конференциягә килгән икән, чакырып чыгардылар. Йөрәгем горс-горс итә.
Төс-бите рәсеменә тәңгәл үк килеп җитми җитүен, шулай да ямьсез димәс идем. Тик борыны янындагы ярасы гына күңелне тырнап куйды.

Конференция, ниһаять, тәмамланды. Мәсгудә үзен шунда көтәргә кушып, каядыр китеп барды. Кичкә кадәр утырдым мин анда. Ят җир, япа-ялгызым, рәхәт минутлар түгел иде, әлбәттә. Кичен Мәсгудә мине үзе төшкән фатирга алып китте, бер ян бүлмәгә алып керде, чәй эчеп, күпмедер вакыт тегесен-монысын сөйләшеп утыргач, дус кызы, безнең икебезне генә калдырып, түр якка чыгып китте.

Икәүдән икәү генә калгач, мин ирләрчә күперенә, кабарына, шәп күренергә тырыша башладым. Математика, физика һәм химия укытуым белән мактанып алырга онытмадым, билгеле. Аннары шигырьләремне укыдым, бер хикәямне дә алып килгән идем. Тагын нәрсә? Мәсгудә туганнарым, әни турында сораштырды. Шул нигәдер күңелне кырды. Кыз кешенең үз киләчәге турында кайгыртырга хаклы булуын ул вакытта, күрәсең, уйлый белмәгәнмен.

Мин бар кыюлыгымны җыеп, Мәсгудәне үбәргә уйладым. Ул каршы килмәде. Әмма гомеремдә беренче бу үбешүдән мин көткәнемне тапмадым. Кызның иреннәре ничектер җансыз һәм салкын иде.

Вакыт шактый соң иде инде. Мәсгудә миңа шул бүлмәдә урын җәеп бирде дә үзе йокларга бүтән якка, иптәшләре янына чыгып китте. Икенче көнне кич Мәсгудә мине станциягә кадәр озатып куйды. Кечкенә генә вокзалның дөм караңгы бинасында ялгыз калгач, сәер хәлләргә юлыктым.

Беренчесе. Ниндидер бала тавышы:
— Мәсгудә апа янына килгән абый бу,— диде.

Икенчесе. Чемодан дисәм, кечкенә, сумка дисәм, зуррак төенемне яныма куеп эскәмиядә утырганда, аны алып шылдылар.
—Әйберләремне алып киттеләр!—дип кенә кычкыра алдым.
Ун-унбиш минуттан ниндидер бер егет:
— Абый, сезнекеме бу?— дип сумкамны китереп бирде.

Менә поезд килде. Вагонга кердем, өченче каттагы багаж куя торган киштәгә менеп яттым. Бераз яктыра төшкәч, күршемдә солдат егет ятканын күрделәр. Сөйләшеп киттек. Ялга кайткан икән. Күңелем нидер сизенеп, кайсы авылдан икәнен дә сорадым. Мәсгудә авылын атамасмы бу! Кинәт башыма килгән уй дөрескә чыкты. Мәсгудәнең йөргән егете булып чыкты ул! Мине мәдәният йорты болдырында калдырып, югалып торганда Мәсгудә шушы егетен озатып йөргән икән. Әмма егет ул көнне китә алмаган, бүгенгә калган.

Өйгә кайтып җиттем. Беренче эш итеп чәнечкеле сүзләрне күбрәк кертергә, сатира алымнарын кулланырга (үземне язучы саныйм бит) тырышып хат яздым. Мәсгудә дә җавап хатында кимен куймаган иде. Дөрес, ул минем кебек зәһәрләнмәгән, тик чәнечкеле сүзләремнең зәһәрен киметә торган акыллы җаваплар гына биргән. Мин тагын берсеннән-берсе ачырак, тозлы-борычлы сүзләр тезеп хат язам. Аңардан да җавап килә. Бу сүз дуэле күпме дәвам итәр иде, белмим, аны Мәсгудә туктатты. Чираттагы хаты салкын кан белән аеруча акыллы язылган иде. «Әйткәләшүне туктатыйк, яхшыга алып бармас ул, кул кулны, тел телне уза дигәннәр бит», — дигән сүзләре күңелдә аеруча нык уелып калган.

Әнә шуннан соң ир исеме йөртеп, хатын-кыз белән тарткалашу оят икәнен аңладым. Мин бу мәхәббәткә юлыктырган өчен язмышыма рәхмәт укыйм. Чөнки ул минем сугыш афәтләреннән, авылдашларымның газаплы көнкүрешен күрүдән, ачлыктан караңгыланып калган тормышымны болыт астыннан кинәт килеп чыккан кояш кебек яктыртып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар