Логотип
Күңелеңә җыйма

«Минем кебек сине беркем яратмас...»

Аның «әни» дип дәшә алыр кешесе берәү генә түгел, ә җидәү! Әйе, «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе журналисты Алсу БИЛДАНОВАның язмышы үзгә. Яшь кенә булса да, ул инде сынауларны байтак кичергән. «Тапкан анамы, баккан анамы?» дигән сорауның җавабын да Алсу инде күптән белә. Ана назын, аның яратуын, җылысын, сиңа булган мөнәсәбәтен беркем кабатлый алмый. Беркем! Тормыш катлаулы: кайчак аның урынын алыштыручылар була, әлбәттә. Әмма йөрәктәге урынын түгел...

Аның «әни» дип дәшә алыр кешесе берәү генә түгел, ә җидәү! Әйе, «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе журналисты Алсу БИЛДАНОВАның язмышы үзгә. Яшь кенә булса да, ул инде сынауларны байтак кичергән. «Тапкан анамы, баккан анамы?» дигән сорауның җавабын да Алсу инде күптән белә. Ана назын, аның яратуын, җылысын, сиңа булган мөнәсәбәтен беркем кабатлый алмый. Беркем! Тормыш катлаулы: кайчак аның урынын алыштыручылар була, әлбәттә. Әмма йөрәктәге урынын түгел...

Ачыктан-ачык сөйләшәбез.

 

– Әтисез калганда миңа 4 яшь иде. Әти белән әнинең бик иркә, бик кадерле бердәнбер кызчыклары булып үстем. Икәү генә яши башлагач та, ятимлегемне сизмәс өчен әни бик тырышты: аның мине яратуы диңгез генә түгел, океаннар кадәр иде... Ул гел киләчәгем турында уйлады: зуррак киемнәр алып куя, яңа савыт-саба җыя. «Сиңа... Үскәч... Кияүгә киткәндә бирнәңә булыр», – ди. 10 яшем тулгач, мин әнине дә югалттым. Нибары 56 яшь иде аңа... Ул кичне, авырып киткәч, әни итәгенә утыртты да: «Кызым, сине миннән дә артык яратучы булмас... Әни бер генә ул!» – диде. Бүген йоклама әле, янымда тор, дип сорады. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык, тик ул алар белән китүдән баш тартты. «Әтиең дә шулай китте дә, кире кайтмады. Сине калдырырга куркам», – диде. Иртән әнинең апасының кызы Халидә апа килде һәм без өчәү больницага киттек. Аны шунда ук реанимациягә салдылар. «Әни, йөрәгең авыртмыймы инде?» – дим. «Үтте, кызым, үтте», – дисә дә, авырта иде, билгеле... Көндезге сәгать икеләрдә кабат әни янына җыендык. Апаны реанимация бүлегенә керттеләр, мине юк. Көтәм һәм ишек аша аның үзәк өзгеч итеп елаганын ишетәм... Барысын да аңладым, билгеле... Ярамый дисәләр дә, бәреп эчкә узам. Әнине эзләп табам. Тәрәзә буенда яткан икән. «Көзге куеп карадыгызмы, бәлки, ул сулыйдыр?» – дим. «Куйдык», – диләр. «Аның эчәсе килгән иде, су бирдегезме?» – дим...

Минем өчен ул көнне дөнья беткән кебек тоелды. Бөтен Галәмдә берүзем басып калдым кебек. Ялгызым... Апага елыйм: «Әни нигә мине үзе белән алмады? Аның белән китәргә телим. Яшисем килми...» – дим. Хәзер нишләрмен, дим. Әнине җирләгәч, барысы да безнең өйгә җыелды: әнинең туганнары, әтинекеләр, опека бүлеге хезмәткәрләре. Хәл итәргә тотындылар: ике бүлмәле фатирыбыз кемгә кала да, мин кая китәм... Басып торам. Үземне бәрәңге капчыгы кебек хис итеп. «Өебездән беркая да китәргә теләмим, монда калам», – дидем. Халидә апаларның Нурлатка килгән генә чаклары иде, әле торыр урыннары юк – ире, кызы белән безгә күченделәр. Алар минем опекуннарым булды.

Бәхетле балачагым тәмамланды. Әнинең яратуын бернәрсә дә, беркем дә алыштыра алмавын бик тиз аңладым. Ә аннан... Әни үлгәнгә әле бер ай тирәсе генә иде. Бик авыр... Урамга уйнарга чыксам да, аз гына онытылып торам да, аннан тагын кинәт елый башлыйм. Беркөнне кызлар: «Нигә син һаман елыйсың? Ул бит синең әниең дә түгел иде», – диделәр. «Ничек инде түгел?» – дим аптырап. «Түгел! Алар сине детдомнан алганнар!» Ышанмадым... Апа белән абыйларга мунчага бардык ул көнне, шунда әкрен генә аңардан сорадым. «Әйе, дөрес, – диде апа. – Шәһит җизни белән Әлфия апа сине Чаллыдан барып алдылар. Тапкан әниең сине ташлап калдырган, аңа кирәкмәгәнсең». Абыйларда сер бирмәдем, сиздермәдем, аларның балалары белән уйнаган булдым. Ә икенче көнне, өйдә үзем генә калгач, башымны стенага бәрә-бәрә еладым. Ике кайгы шулай миңа берьюлы килде... Әнинең инде ничә көн төшемә кереп: «Кызым, елама, синең бит әниең үлмәде», – диюе һәм мине бер апа янына алып баруы юкка түгел икән. Барысы да исемә төште... Телевизордан Балалар йортлары күрсәтсәләр, әни гел: «Кызым, сине шулай ташлап калдырсалар, кемдер сине тәрбиягә алса, аннан үз әниең эзләп тапса, аларның кайсы якынрак булыр иде икән: тапканымы, үстергәнеме?» – дип сорый иде. «Нигә андый сораулар бирәсең, син бит мине беркайчан ташлап калдырмаячаксың?!» – дия идем. Балалар ниндидер бер конвейер буйлап киләләр, әти-әниләр аларны шуннан сайлап ала дип күз алдыма китерә идем кечкенә чакта. «Мин ул конвейердан сикереп төшеп калдым да, тәрәзә төбенә утырып сезне көттем. Бик озак көттем!» – дип сөйли идем аларга. Шулай дигәч, әни гел елый иде. Аның нигә елаганын аңламый гына идем.

Әни урынына калса да, апа миңа карата шактый кырыс булды. Үпкәм юк. Аның каравы, мин пешерергә өйрәндем, бала карарга, өй җыярга... Урамда азып-тузып йөрмәдем. Безнең өйгә күчеп килгәндә Гөлинә кечкенә иде әле, 3-4 яшьтә генә. Аны бакчага илтәм, алып кайтам. Аннан дәресләр әзерләтә башладым. Ул минем өчен бүген дә сеңлем кебек якын... Берсендә, апа катырак сүз әйткән булгандыр инде, үз-үземә кул салырга уйладым. Төн иде. Кинәт каршыма бер күләгә килеп басты... Юрганны башымнан томалап яттым да, инде үпкәдән түгел, куркудан елыйм. Елый-елый йоклап киткәнмен. Төшемдә әнине күрәм: җитәкләп алды да: «Әйдә, үзем белән алып китәм», – ди. «Тукта әле, әни», – дип, дус кызларым янына йөгердем... Иртән апа,мәетләргә ияреп китәргә ярамый, дип аңлатты.

Биш елдан соң Фәрит абыйларга яшәргә күчендем. Сәбәпләре булды инде... Абыйның хатыны кешеләр янында: «Бу – безнең кыз!» – дия иде. Әни урынына калучыларның икенчесе шушы Әлфия апа... Нәфис сүз сөйләп, мәктәп сәхнәсеннән төшеп тормыйм – театр училищесына укырга керергә җыенам. Юрист булырга, үз хокукларымны якларга да телим. Аннан абый кинәт вафат булды... Мин Нурлаттан Чирмешән районы Кади авылына – әбиләргә торырга кайтып киттем. Әнинең Разия апасын кечкенәдән шулай «әби» дип йөрттем. Әнине алыштырган өченче кешем – әби. Ул миңа әле дә әни кебек... Иң рәхәт вакыт булды ул!  Иртән торуыма чәй кайнаган, ботка пешкән. Мәктәптән кайтуыма аш өлгергән. Өйдә обойларын яңарттым – андый эшне яратам. «Кирәкми, мәшәкатьләнмә», – дисәләр дә, әби белән бабай бик сөенделәр.
Берьюлы ике югары белем алдым: мин журналист та, икътисадчы да. Үземә биргән сүзем бар иде... Ике группада да староста булдым.

Мәктәптә укыганда Илүсә исемле дус кызым бар иде. Минем әни үлгәч, ул гел: «Алсуны үзебезгә алыйк», – дия торган булган. Икебез дә Казанда укый башлагач, аның әнисе Гөлүсә апа: «Әйдә, ялларда безгә кайтып йөр», – дип чакырды. Алар мине бик якын итте – үз кызлары кебек күрде. Гөлүсә апа: «Минем кызларым!» – дип яратып эндәшә иде. Илүсәгә алган киемне миңа да алып кидерттеләр. Бер табыннан ашадык. Аңа фатир сатып алгач, миңа: «Син дә башка тулай торакта яшәмәячәксең, күчен», – диделәр. Фатир өчен бер тиен акча алмадылар. Илүсә минем өчен бертуганым кебек. Ә Гөлүсә апа – әнине алыштыручыларның берсе. «Сагындык үзеңне, хәлләрең ничек, балам?!» – дип гел шалтыратып тора ул миңа.

Инде күңелемдә 10 яшемнән бирле йөргән теләкне чынга ашырырга – мине дөньяга тудырган әнине табарга вакыт җиткән иде. Халидә апа теге чакта бу яңалыкны әйтүгә: «Бөтен документлар сандыкта, теләсәң карый аласың», – диде. Әни миңа серне 15–20 яшьләремдә генә ачарга җыенган. Юк, мин ул документларга кагыла алмадым, йөрәгем җитмәде... Беренче курста укыганда Нурлатка кайткач, тәвәккәлләп, фатирыбызга кердем. Инде анда беркем дә яшәми иде. Сандыкка карап берәр сәгать утырганмындыр... Менә ул кәгазь. «Мухаметханова Алсу Маратовна. Проспект Чулмана, «Дом малютки».
Чаллыга автобус белән барып төштем. Таксистлар кулымдагы адресны карадылар да: «Бу – шәһәрнең икенче башы», – диләр. Көз иде, яңгыр ява. Ят кешегә ачылып була бит ул – таксистка нигә килгәнемне сөйлим. Олы гына яшьтәге абзый иде: үзе тыңлый, үзе елый... Килеп туктагач: «Китмәгез, зинһар, бәлки, кермәм дә. Ишекне ачсам гына кузгалырсыз», – дим. «Борчылма, сеңлем, көтәм», – диде ул. Урамда яңгыр коя. Шакыргамы, юкмы? Бу ишекне ачсам икенче тормыш башланачагын беләм. Таксига борылып карадым – кешене көттерәм бит... Ниһаять, шакыдым. «Мин – Алсу... Мине сездә калдырып киткән булганнар...» – дим. Ишекне ачучы ханым, документларга күз салуга: «1993 ел! Сине мин кабул иткән булганмын! Кер, башта чәй эчәбез!» – диде. Ә анда... балалар елаган тавыш. «Кермим, рәхмәт», – дим. Документлар «Балалар йорты»нда саклана икән, икенче бер хезмәткәрләре машина белән шунда алып китте. Төш вакытына туры килдек. Берәүләр бала алырга килгәннәр, «Үзебез алып кайта алмыйбыз», – диләр. Әни белән әти искә төште... Гариза язганнан соң мине калдырган хатынның исем-фамилиясен әйттеләр. Галия исемле икән. Татар дип сөендем... «Юл аша гына опека бүлеге – адресын табарга алар ярдәм итәр», – диделәр. Кердем. Мин мөрәҗәгать иткән хезмәткәр: «Юк, сине турыдан-туры бу адрес буенча җибәрә алмыйм, куркам. Бәлки, алар наркомандыр, эчкечедер... Башта милициягә барыйк әле, ачыклыйк», – дип, эшен ташлап, мине милиция бүлегенә озата китте. Дөньяда яхшы кешеләр бар ул! Ике милиционер ханым минем белән бергә Галия апаны эзләп бардылар. Безгә ишекне яшь кенә бер хатын ачты. «Ул монда тормый. Без аның фатирын «снимать» итәбез», – диде. Юлдашларым: «Ниндирәк хатын ул?» – дип сорагач, өч баласы барлыгын әйтте. Өч баласы! Кинәт кәефем төште... Кире борылып кайтып та киткән булыр идем, янымдагы милиционер апалар туктатты. «Хәзер ул барыбер эштә, кич барырбыз», – диләр. Яңгыр астында йөреп, юешләнеп беткән идем – базарга кереп, миңа җылы носкилар сатып алдылар, чәй эчерттеләр, ашаттылар... Ниндидер документлар табып карадылар: «Сине тапканда әниеңә инде 26 яшь булган», – диләр. Мин машинада утырып калдым, Галия апаларга алар икәү генә кереп киттеләр. Өчәү әйләнеп чыктылар... «Алсу, бу – әниең», – диләр. «Исәнмесез...» – дим. «Исәнме, кызым...» – диде ул. Күзенә, йөзенә бер карыйм дип кенә килгән идем – карый алмадым, оялдым. Кешенең гаиләсе, балалары бар, ә мин аның тынычлыгын бозып, борчып йөрим... «Әйдә, өйгә керәбез. Мин сине бер калдырдым инде, башка калдырмыйм», – ди. Кердек... Бер ир-ат каршы алды, бер егет һәм бер кыз.
– Камил, таныш бул, бу – Маратның кызы, – диде Галия апа. – Динар белән алар бертуганнар. Алсу – минем кызым...

Ире белән язылышмыйча гына торганнар алар. Улы Динар тугач, аралары бозылган, һәм Марат башка хатынга чыгып киткән. Аннан кабат Галия апа янына әйләнеп кайткан. «Мин икенчегә авырлы идем. Абортка акча сорадым. Ул: «Акчам юк, теләсәң нишлә», – дип, кабат теге хатыны янына китеп барды. Азартлы уеннар белән мавыкты. Әни шуңа яратмады да аны. Шәһәр малае, булдыксыз, диде. Тагын бала алып кайтсаң, өчегезне дә куып чыгарам, диде. Әнидән куркып калдырдым сине... Торыр җирем дә, акчам да, эшем дә юк иде. Соңыннан барып эзләп карадым, «инде алдылар», диделәр...» – дип сөйләде Галия апа. Без сүзсез генә тыңладык. Аннан Динар торды да, килеп мине кочаклап алды. Шунда кычкырып елый башладым. Бөтенебез елаштык. Камил абый да, Динар да, Алия дә... Камил абый хатыны үлеп ике бала белән калган – Галия апа шул балаларны үстерешкән.

Без хәзер аралашып, кунакка барышып яшибез. Бер ел буе алар мине Камил абыйның туганнарыннан яшерделәр – Алиянең дус кызы, диделәр. Камил абый шулай теләде: апалары алдында Галия апаны рәнҗетергә теләмәде. Мин каршы булмадым. Динар гына түгел, Камил абыйның улы белән кызы да миңа туган итеп карыйлар.

Галия апа белән атнага бер сөйләшеп торабыз. Берсендә ул миңа шалтыратты да: «Абыеңның хәбәре юкмы? Инде бер сәгать трубканы алмый», – диде. Шунда аңладым: ул мине ничек якын итсен инде, аның бит үз улы бар, алар көн саен сөйләшеп торалар. Бер сәгать кенә җавап бирмәгән, ә ул аны әнә инде эзли дә... Шуңа күрә үз урынымны беләм, зурракка өметләнмим. Көнләшмим дә. Мине дә әти-әнием шулай яратты – мин алар баласы.

Галия апага ничек эндәшергә дә белмим. «Апа» дияр идем, күңелен рәнҗетермен кебек. «Әни» дә дия алмыйм – үз әнием бар. Ә ул миңа «кызым» ди, сөйләшкән саен һаман гафу үтенә. Миңа хәтта уңайсыз да...

Бик күпләр: «Син аны ничек гафу итә алдың?» – дип сорыйлар. Хәтта туганнар арасында да аны кабул итеп бетерә алмаучылар, мине аңламаучылар бар. Ничек инде кичермим, ди? Ул бит мине тугыз ай буе күтәргән, тудырган – гомер бүләк иткән. Бер көнлек дөньяда нигә үпкәләп яшим?! Тормышта кем ялгышмый?!Аңа карата күңелемдә беркайчан ачу булмады.

Әнине алыштырган кешеләремнең тагын берсе – кайнанам. Аны Аллаһы Тәгаләнең миңа бүләге дип саныйм.

Дус кызым Илүсә белән ирем Рәзил – туганнан туганнар. Илүсәнең әниләре – Гөлүсә апаларның мине ничек якын иткәнне сөйләдем инде. Без Рәзил белән бергә үстек дисәм дә була. Гөлүсә апаның әнисе Саҗидә әбигә без дә Илүсә белән барабыз, Рәзил дә килә. Студент елларында да юлда гел бергә кайтып- китеп йөрдек. Аның әти-әниләре дә мине үз кызлары кебек күрде. Нурлаттагы фатирымны сатып, Казанда яңаны алырга да Рәзилнең әтисе тәкъдим итте. Без әле ул чакта Рәзил белән очрашмый да идек. «Кияүгә чыкканчы үз фатирың булсын әле, алай ышанычлырак», – диделәр. Фатир эзләшергә Рәзилгә куштылар. Шулай без якынайдык та бугай... Фатирны алгач, булачак кайнанам: «Ә хәзер Алсу үзең генә яшәп кара әле. Гомер буе кеше өстендә булдың бит, азрак рәхәт күр», – диде.

Кыз сораган җиргә Камил абый белән Галия апаны да чакырдым. Мине әбидән сорадылар... Никах вакытында Галия апаны кая утыртыйк икән дип озак баш ваттым. Кияү белән кәләш янына әти-әниләре утыра бит. Тик әни урынын башкага бирәсем килмәде... Түрдә Рәзил белән без икәү һәм мулла гына утырды. Кайнанам балалар бакчасында минем тәрбиячем булган, ул әнине дә, әтине дә яхшы хәтерли. Туйда аларны искә төшерде. «Әлфия кызын миңа тапшырып калдырган», – диде. Кунакларның күзләре яшьләнде. Аннан Галия апа котлады. «Кызым, сиңа тиешле яратуымны, мәхәббәтемне бирә алмадым, кичер», – диде. Тагын елаштык...

Мәктәптә укыганда да, студент булгач та, дус кызларымның, танышларның телефоны шалтыраганда анда «әни», «әнием», «мама», «мамочка» дигән язуларны күреп, ак көнләшү белән көнләшә идем. Их, минем дә телефонымда шундый язу чыксын иде дип тели идем. Бу инде мөмкин түгел кебек тоела иде. Әти-әниләре шалтыратканда дус кызларым җавап бирмәсә, аптырый идем. Үз бәхетләрен үзләре аңламыйлар. Менә мин күпме генә теләсәм дә, әни инде миңа шалтыратмаячак... Галия апа белән танышкач, бераз аралашкач, мин аның номерын телефоныма «мама Галия» дип язып куйдым. Сәер яңгырый, әмма беренче сүзе «мама» бит! Әни дип яза алмадым. Әни сүзе әни өчен генә инде ул... Еллар үткәч, миңа да телефон номерлары арасында «әтием», «әнием» сүзләрен күрергә насыйп булды бит! Иремнең әти-әнисен кадерләп шулай яздым. Алар инде минекеләр дә... Без өйләнешкәч, кайнатам: «Алсу, син чит-ят түгел, үзебезнең кызыбыз. Менә – әниең, ул синең өчен әни дә булыр, дус кыз да. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә шалтырата аласың», – диде. Әнием кебек кайнана юктыр. Әле бу атнада Нурлатка аларга кайттык та, ул мине, машинага утыртып кибеткә алып барып, тагын киендерде. Әни кебек үк... Ул да мине киендерергә ярата иде. Рәхмәтләремне ничек әйтергә белмичә, утырып еладым... Сәйдә тугач, алар башта атна саен безгә килеп йөрделәр. Баланы юындырып китәләр иде. «Барыгыз, икәү ял итеп кайтыгыз», – дип безне берәр җиргә җибәрәләр... Оныкларын алар бик яраталар! Ә мин... мин Сәйдәне артык иркәләргә дә куркам. Яратуга, назга күмелеп үсәр дә, берәр нәрсә булса, аннары авырга туры килер дип уйлыйм. Кызымны беренче тапкыр кулыма алуга: «Минем белән нидер булса, аны кемнәр яратыр?» – дип уйладым. Бу куркуның урынсыз икәнен дә беләм, әмма әлегә үземне җиңә алмыйм...

Әти дигән кеше... Әйе, аның турында әле әйтмәдем. Ул Камил абый белән бергә эшли икән. «Алып барыйммы сине аның янына, таныштырыйммы?» – дип сорады Камил абый. Тик Галия апа аның хатыны көнче дигәч, баш тарттым. Кеше гаиләсен бозармын тагын... Бер кыз үстерәләр икән. Тагын бер кызы – мин дә барлыгын ул һаман да белми...

Редакциядән: мәгълүм сәбәпләр аркасында, кайбер исемнәр үзгәртелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч ,тетрэндергеч авырлыкларны жинуе белэн сокландыргыч язмыш

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бәгерем,Алсу! Елый-елый укыдым. Язмышыңны белгәнгә,яңадан яңарту күңелне айкады. Рәзил бн бик матур яшәсәгез инде. Бәхетең бул,Алсуым!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Елый-елый укып чыктым,хэзер йоклый алмыйча ятам.Бигрэк ачы язмышлы икэн бу чибэр кыз.Беркон телевизордан курсэткэннэр иде бу парны, нинди тапшыруда икэнен генэ хэтерлэмим.Нинди егет хэм кайнана,кайнатага тап булган Алсу!Тормышта югалып калмаган! Бик соендем!Килэчэк тормышы бэхетле булсын,балаларын тигезлектэ тэрбиялэп устерсеннэр иде!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин куптэннэн бу язманын эчтэлеген ягьни чын барлыгын белэсем килэ иде Алсу телевезорга чыккачта . АЛСУ мин син алып бара торган тапшыруларны бик яратып карыйм , чонки син безнен курше кызы бит . ЭНИЕН безнен курше кызы иде , Д инар безнен куз алдында усте . Ярар балам сине Аллахе тэгалэ ташламаган . СИН бик михербанлы кыз булып ускансен ,Эниене гафу иткансен . Алда сине бэхетле килэчэк котсен , эшендэ ЗУР унышларга иреш ! ! ,

          Хәзер укыйлар