Логотип
Күңелеңә җыйма

Мине бабам янына күмәрсез

Төн уртасы җитеп килә. Авыл да әнә оеп йокыга китте. Бары еракта, бик еракта гына ара-тирә комбайннар гүләве ишетелеп куя. Илсуры кайтып ятканчыга чаклы Керфек тә какмаска өйрәнгән Фәридә апа урам ягына колак салып, тын да алмый тыңлап ятты. Озаклады. Бу вакытта кайта иде бит инде. Кызы җибәрми, ахрысы. Карчык караңгылыкка карап авыз чите белән генә елмаеп куйды.
 
Кызы Рәшидә кайтарып куйганда малайга яшь тә җиде ай гына иде әле. Теле дә ачылып җитмәгән сабый, әбисе белән генә торып калгач, аңа “әни” дип әйтә башлаган иде дә. Фәридә апаның оныгыннан бу кадерле сүзне әнисе исән килеш әйттертәсе килмәде. «Әбиең мин, балам, әбиең...» «Әби», — дип кабатлый Илсур. Ә малайга каршында елмаеп, кочак җәеп басып торган әбисе әнисеннән дә якын. Кем дип әйтсә дә, ул аның өчен дөньяда иң кадерле, иң әйбәт кеше. Әнә ул аны ничек ярата. Әбисе оныгының үскәнен сизми дә калды. Малай башлангыч белемне үзләренең Кәчимер авылында алды. Артта да калмады, алга да чәчрәп чыкмады. Чәчрәп чыгарга янында әтисе дә, әнисе дә юк иде шул аның.
 
Тугызынчы классны тәмамлагач, ул: “Әти кебек электрик булам”, — дип, Кукмарадагы профессиональ-техник училищеда укуын дәвам иттерә башлады. Кызлар шикелле йомшак күңелле аның Илсуры. Унҗиде яшенә җитеп, әбисенә ник бер авыр сүз әйтсен. Хәтер калдырырдай сүзгә килешмәделәр, дус, тату яшәделәр алар.
 
Фәридә апа караватыннан торып янә тәрәзә янына килде, сәгать теле таңга таба авышкан. “Озаклады...” — диде ул борчыла ук башлап. Ул арада капка келәсе күтәрелде дә тәрәзә яныннан гына озын шәүлә узып китте. Йә, Ходай, кайтты...
 
— Әби, ник йокламыйсың? — Егет болай соң кайтуыннан яхшысынмый гына сорады, ахрысы. Җавап биргәнне дә көтми, йокы бүлмәсенә кереп чумды. Арыгандыр дип уйлады карчык, ял итсен, әйдә. Өч сәгать йоклыйсы калды аның. Ындыр табагына йөри башлагач, эше күбәйде егетнең. Өй-дәгесен дә карый, бакчадагысын да, эшкә дә йөри менә. Күзләр генә тия күрмәсен балага. Әти-әнисез үскән димәссең дә. Ул тынычлап кереп ятты да тирән йокыга талды.
Иртән алар улы Ринат, оныгы Илсур белән өчәүләшеп чәй эчтеләр. Егет ашыга-кабалана гына капкалады да: “Мин бозауны арканлыйм”, — дип чыгып йөгерде.
 
Мал-туарны карап кергәч, карчык эшчеләр кайтуына дип, төшке аш салды. Шуннан соң гына иң яраткан шөгыле — тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләренә су сибәргә кереште. Карап торырга ярата ул аларга, җаннары бардыр шикелле тоела аңа. Кайчак җыр чыгарып, җырлап та ала. Гомеренең кыл уртасында фани дөнья белән хушлашып, урам очында гына кара кайгы булып утырган мәңгелек йортка күченгән картын искә төшереп, балавыз сыгып та алды. Яхшымы-яманмы алар икесе бергә ике малай, бер кыз үстерделәр. Инде менә шөкер, ялгызы гына оныгын да аякка бастырып килә. Кызы, беренче иреннән аерылгач, Чаллыга китте дә, кияүгә чыгып, шунда торып калды. “Илсурны алып кит”, — дигәндә кызының мөмкинлеге булмады, үзе дә ныклап урнашып җитмәгән иде әле. Ә инде малайны янына алдырырлык мөмкинлек булгач, малай китмәде. Ул әбисенә тәмам ияләнгән иде. “Сине, авылны ташлап беркая китмим”, — дип, кырт кисте. Шулай язгандыр. Көзгә армиягә инде Илсурына. Оныгы әбисенә: “Кара аны, әби, мине армиядән алып калам дип йөрисе булма”, — дип, алдан ук кисәтеп куйды. Башы исән булса, бер әйләнеп кайтыр әле. Башы гына исән була күрсен...
 
Вак-төяк мәшәкатьләр белән көн уртасы җиткәнен абайламый да калган ул. “Төшләп алыйк”, — дип, башта улы Ринат кайтып керде. Аннан, күп тә үтми, ишектә оныгы күренде. Янә алар өчәүләп өстәл тирәли утырдылар. Егет ашын ашап бетермәде, торып басты да ишеккә юнәлде. Баскычка чыккач, әбисенә борылып карады һәм ишетелер-ишетелмәс кенә: “Әби, кайгырма, абый кайтты инде”, — дип куйды.
 
Фәридә апа егетнең сүзләренә бик үк игътибар итеп бетермәсә дә, әллә ничек сәер булып китте. Әллә баланы үпкәләттем микән? “Әби, малларны абый карар инде”, — диде егет карчыкны тагы да аптырашта калдырып. “Маллар каралган, борчылма”, — диде карчык. Йөрәк хәтта шунда да хәвеф, кайтарып ала алмаслык фаҗига киләчәген сиздертмәде. Башка чагында оныгы артыннан капка төбенә кадәр озата чыккан карчык, бу юлы, күрәчәгенә каршы, баскычтан гына кул болгап калды.
 
Ашап-эчкәннән соң Фәридә апа малларга ашарга бирим дип, мунча өйалдына чыкты. Савытны алырга иелгән генә иде, җилкәсенә нидер тиеп киткәндәй булды. Ул башын күтәрде һәм Илсурының аягын күреп, чак һуштан язмады. Илсурының мунча чормасыннан ук сузылып төшкән гәүдәсендә җан әсәре күренми. Фәридә апа, үзен-үзе белештермичә, урамга чыгып йөгерде. Күрше-күлән кереп аның башын элмәктән алганчы, санаулы гына вакыт үтсә дә, соң иде инде.
 
Бу — ундүртенче август көне иде. Авылда эшнең иң тыгыз чагы, ир-егетләрнең, малай-шалайларның кыр-басулардан кайтып кермәгән, авыл кешесенең төнне таңга ялгап көн аттырган иң кызу вакыты, көннәрнең, август уртасы булса да, ямьле җәйләр кочагында назланган, челлә эссе һәм гаҗәеп матур чагы иде.
 
Бу хәбәрне ишеткәч, авыл өнсез калды. Шулай кинәттәнме? Ни өчен? Нәрсә булган? Әйе, үлем һәрчак көтмәгәндә, уйламаганда, кинәттән килә. Шуңа да үлем ул, шуңа да кайгы... Ә сәбәбе... сәбәбен аның хәзер берәү дә: малайның тәпи атлап киткәннән башлап унсигез яшенә чаклы үстергән Фәридә әбисе дә, әтисенең әнисе — Кукмарада гомер кичерүче икенче әбисе — Люция апа да тәгаен генә әйтә алмый. Сер, чишелмәс йомгак булып, Илсур белән бергә кабергә керде.
 
Әлбәттә, йөрәккә тирән җәрәхәт салган бу югалту берәүне дә битараф калдырмады. Төрле сүзләр булды: өйдән-өйгә йөргән имеш-мимешләр бервакыт Фәридә апа яшәгән йортның ишеген дә каерып ачты. Кемнәрдәндер: “Әби салгаларга ярата иде, малайны кыерсытты” дигән гайбәт барып иреште. Кайсысыдыр “Шушы хәлгә колхоз рәисе илтеп җиткерде” дип, йөрәкне телгәләде. Авыл, егетнең тиктомалдан үз-үзенә кул салуын тегеләй дә, болай да фаразлап карады. Тик җавап табылмады. Берәү дә, хәтта егетнең иң якыннары да мунча матчасына таба барган юлның башы балачакка барып тоташуы хакында уйланмады.
 
“Без дә бер ул, бер кыз үстердек. Улым армиягә барып кайтты да өйләнде. Аннан безнең оныгыбыз туды. Аңа Илсур дип исем куштык. Гаҗәеп тере, "булам” дип туган бала иде ул, — дип яза әлеге вакыйгаларга бер елдан соң әйләнеп кайтырга, көннән-көн сагышлырак, тирәнрәк була барган хәсрәтне кузгатырга мәҗбүр иткән хат авторы, Илсурның икенче әбисе — Люция апа Хисамиева. — Әмма малай белән килен берсен-берсе аңлый алмадылар. Юкса, икесе дә начар кешеләр түгел иде. Аз гына сабырлык җитмәдеме, әллә үзләре турында гына уйладылармы... аерылдылар алар. Килен, баланы әнисендә калдырып, тормышка чыкты. Минем улым моны күтәрә алмады, асылынып үлде...”
 
Хатны шушы урында туктатып торыйк та Фәридә апаның күңел тәрәзәсенә багыйк.
 
Безне ул капка төбенә үк чыгып каршы алды. Зур гына ишегалдында сөрән салып өргән әнчек эт, хуҗасын күрүгә, койрыгын кысып, оясына кереп качты. Шакый җитеш каралты-кура яныннан үтеп өйгә атлыйбыз. Чиста итеп җыештырылган киң якты бүлмәләр, һәм һәркайда: тәрәзә төпләрендә, өстәлдә берсеннән-берсе күзгә-башка күренмәгән матур гөлләр. Һәм һәркайда: шкаф пыяласында, өстәлдә — егетнең фотосурәте төшерелгән рәсемнәр. Илсур биредә, ул беркая да китмәгән. Әнә ул иптәшләре арасында, әнә ул Чаллыда әнисе белән сеңлесе янында, әнә ул әбисен кочаклаган...
 
— Минем өчен ул үлмәде, ул исән, — ди Фәридә апа уйларымны укыгандай. — Чыгып киткәндә «Улым, өйне сакла» дип чыгып китәм. Кайтып керәм дә: Улым, мин кайттым” — диям. Ә ул елмая, дәшми бер, ичмасам.
 
Карчык керфек очында менә тамам, менә тамам дип торган яшь бөртеген җиң очы белән сөртеп ала.
 
— Сагынасыздыр, — дим, сак кына сүз башлап.
— Сагынмаган, уйламаган, еламаган бер минутың бармы дип сора син. Сагынуыма түзә алмагач, улыма багышлап бәетләр чыгардым.
Ул бер дәфтәрне бер сулышта укып чыга. “Язам да җиңеләеп китәм”, — ди карчык дәфтәрнең таушалып беткән битләрен сыпыргалап.
— Нәрсә булды? — дим, карчыкны ничәмә-ничә мәртәбәләр сискәндерергә мәҗбүр иткән рәхимсез соравымны биреп.
— Берни булмады, барысы да әйбәт шикелле иде. Акыллы, тәртипле малай булып үсте. Иптәшләре, дус-ишләре белән ямьсезләнеп йөрмәде. Без аның белән күп еллар икәүдән-икәү яшәдек. Бик яраттым, артык иркәләдем дә бугай. Шуңа да нечкә күңелле, тиз үпкәләүчән булып үсте. Сүз күтәрми иде. Ике сүзнең берендә: “Мин әти кебек булам”, - диде.
Әлбәттә, яшәү белән үлем арасыннан шуның икенчесен сайлаган унҗиде яшьлек таза-сау егетне нинди генә сәбәпләр дә акламый. Андый сәбәпләр юк ул, йөрәк мондый хәлне аңлаудан баш тарта.
Бәлкем, безгә сорауны башкача куярга кирәктер: әйтик, аның җаны, күңеле нинди булган?! Әти-әнисез үскән бала — китек күңелле булып, кимсенеп, үзенең ала карга булуы өчен яшьтәшләреннән оялып, гарьләнеп үсә. Гадәттә, андый баланың тиз хәтере калучан була. Ул ялгызлыктан тилмерә. Фәридә апа да бит әнә, хәзер ике сүзнең берендә Илсурның: “Әби, нигә миңа бизгөнаһы бәйләнәләр микән?!” — дип өзгәләнгәнен исенә төшерә. Сагайтырлык, уйланырлык сүзләр дә күп булган бит.
- Үләренә берничә көн калган иде, мин әйтәм: Улым бар, бозауны арканлап кайт”, — дим. Арканлаганда кулын авырттырган. “Бар, тизрәк бәйлә”, — дип ачуланам. Ә ул: “Әби, ачулан, мин әти кебек булам”, - дип, үзәгемне өзә. Йә булмаса: “Арканнарга күп калмады инде”, — дип, хафага сала. Җәй көне әнисе бер айга Чаллыга алып китте. Ул атна-ун көн эчендә кире әйләнеп кайтты. “Сагындым”, - диде. Әнисе аягына кроссовка эзли икән, ә тегесе: “Инәкәй, эзләмә, ул бер айга гына”, - дигән. Ә шуннан соң, нәкъ бер айдан үлде.
 
Юк-югында “Мин әти кебек булам” дип, үзе дә сизмәстән, үзен котылгысыз рәвештә дөнья белән хушлашуның әтисе сайлаган юлына илтеп җиткергән егетне, кызганыч, туктатып калучы булмаган. Бәлкем, шул чагында аның белән бер сөйләшү, бер аңлашу да җиткән булыр иде. Утырып җитмәгән күңелгә шул да җиткән булыр иде. Бәлкем, кем белә?! Җәмгыятебезнең социаль бетемсезлеген дә, кара болыт кебек ябырылган кайгыны да, бертуктамый күргән газапларны да һәр очрак өчен кулай сылтауга әверелгән тамгалы язмышыбызга гына аударып калу дөресме?! Еракка китмичә, янә әлеге вакыйганы гына алыйк. Хат авторы Люция апа Илсурның үлемен колхоз рәисе исеме белән бәйли. Дөрестән дә, җитәкченең әйтүенә караганда, ашлык урлау очраклары булган. Хәтта каракларга карата җинаять эше дә ачылган. Ындыр табагында эшләүче Илсур моны күргән һәм кат-кат кисәтү ясаган. “Телеңне күп болгасаң, без сине өйрәтербез”, дигәннәр аңа, — дип дәвам итә хатын Люция апа.
 
Фәридә апаның “Улымны бер бик каты кыйнадылар. Тик малаем: “Милиция юлында йөрмим” дип жалу белән бармады дип сөйләгәне искә төшә. Ул Илсурның үз-үзенә кул салуын берәүдән дә күрми. “Аның үлемендә беркемнең дә гаебе юк”, — дип кабатлый. “Хәзер инде улымны кире кайтарып булмый”, — дип тәмамлый хатын Люция апа Хисамиева да.
Йөрәгендә кайнаган “авыртуны”, әйтелмичә калган сүзне, ә бәлкем, газизенә бөтен үпкә-рәнҗүне үзе белән бергә алып киткән Илсур кебекләр турында уйланам мин. Күп, бик күп бит алар хәзер. Үзе теләп бу якты дөньядан китүчеләр исемлегенә тагы берәү өстәлде менә. Аны: “Мине бабам янына күмәрсез”, — дип әйтергә яраткан, диләр. Егетнең ярым уйнап, ярым чынлап әйтелгән соңгы сүзе үтәлгән: ул бабасы белән янәшә хәзер, мәңгелектә хәзер...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амэнэтнен азагы кайда

    Хәзер укыйлар