Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәһдиев йөри-йөри сөйли...

(Педпрактика көндәлеге) 

Әдәбият дәресләрен бик кызыклы итеп үткәрәсе килә. Шуңа төрле журналлар, китаплардан файдаланам. Университетта, Язучыларның Тукай клубында булган очрашулар, язучы-шагыйрьләрнең юбилей кичәләре турында мавыктыргыч итеп сөйләргә тырышам. Укытучыларыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев, Флера апа Сафиуллиналарның лекцияләрен бик ярата идек. Флера апа кебек, укучыларга «рәхим итегез, пожалуйста» дип эндәшкән булам, Мөхәммәт абый кебек йөри-йөри (әйтерсең мин аудиториядә!) төрле язучылар турында истәлекләр сөйлим. Унынчыларга дәресем вакытында шулай Гадел Кутуй, Такташлар дуслыгы турында сөйләгәндә тәрәзәдән – ишеккә, ишектән кара тактага кадәр ничә генә адым ясамаганмындыр! 

Татар теле укытучысы Гөлсем апа соңыннан дәресемә анализ ясады. Әйбәт, кызыклы булды, дип мактады да әле. Аннары: «Кара, Эльмира, син нишләп йөри-йөри сөйлисең?» – дип сорап куймасынмы! Минем җавап әзер: «Мәһдиев гел йөреп сөйли». 

–Мөхәммәт Мәһдиев студентларга лекция укый шулай. Бу аңлашыла. Ә синең каршыңда балалар утыра. Артыңнан ияреп, хәрәкәтләреңне күзәтеп, аларның күзе арый, – дип, Гөлсем апа бик яхшы сабак бирде миңа. 

...Группадашлар Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә практика уза. Дәресләргә ничек әзерләнүләре, кемгә кайсы класс эләгүе, практика җитәкчесе кем булуы турында Камәрия, Наиләләр язып тора. 

Беркөн Камәрия яза: «Наиләнең бәхете: аңа җиденчеләр эләкте! Шундый матур темалар! Галимҗан Ибраһимов... «Кызыл чәчәкләр», «Алмачуар»лар... Җырлап кына үткәрерлек дәресләр. Ә мин – сигезенчеләрдә. Шундый күңелсез дәреслек. Беркөн Каюм Насыйрины уздык. Укучылардан да сорадым, дәрес тә аңлаттым. Өстәмә материаллар да шактый укыган идем. Теманы да тәфсилләп алдык. Өй эшләре биреп, сәгатемә күз салсам... тәнәфескә кадәр 20 минут бар! Хушсыз кала яздым. Ситуациядән чыгу өчен, К. Насыйриның география, ботаника, геометрия, математика буенча дәреслекләр бастырып чыгаруы, аңлатмалы сүзлекләр төзүе турында сөйли башладым. Ахырдан дәрескә анализ ясаганда, Хатип абый Миңнегулов: «Камәрия бик яхшы әзерләнгән: теманы да аңлатты, укучылардан да сорап өлгерде, билгеләр дә куйды. Ләкин аңа башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк әзерләнергә кирәк икән», – дип көлде. Бездә менә шундый хәлләр...» 

Минем ике – 4 нче, ике – 8 нче, өч – 9 нчы, өч 10 нчы классларым бар. Сочинениләрдән кемнең язуга сәләтле икәне күренә инде. Кайберләренең (талантлы дип билгеләгәннәремә) дәфтәр читенә төрле теләкләр язам, төрле шагыйрьләрне укырга киңәш итәм... Редакциягә килгән язмаларны гына шулай эшкәртәләрдер! Ә мин стиль, башкаларны кабатламый язу турында акыл сатам! 

Югары класслардан 5-6 егет-кызны сайлап, дәрестән соң газета чыгарырга чакырдым. Араларында рәссамнар да, мәкалә язучылар да бар. Сәгать 4 тә «Учительская»да җыелабыз, дидем. 

Университеттан алып кайткан 7-8 метрлы «Әдәби сүз» газетабызны күреп, «балаларым» хәйран калды. Шундый эшкә алыну бик ошый иде аларга. Темалар бүлештек. Мәктәп яңалыклары, пионер-комсомол тормышы, яраткан укытучылар, кызыклы дәресләр, чаңгы ярышлары, фән олимпиадалары.... Шигырьләр, кечкенә хикәяләр... Ууу! Язар әйбер дөнья кадәр! 

Тик менә «Учительская»га җыелып, газета турында сөйләшеп утыру укытучыларга ошап бетмәде кебек. «Бала-чаганы укытучылар бүлмәсенә үк чакырырга кирәкмәс иде», – диделәр җайлап кына. Ә мин: «Без газетаны әдәбият кафедрасында чыгара идек», – дип акланган булам. 

Хәзер уйлап утырам: укытучыларым бик зирәк акыллы булган икән. Хаталарымны ипләп кенә, каты бәрелми генә күрсәтә белгәннәр! 

Ә мин, максималистларча, мәктәп укучыларын студентлар дәрәҗәсенә күтәрергә тырышканмын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар