Үлчәүдә... ана

Үлчәүнең бер ягында – тугыз ай буе баланы карынында күтәреп йөреп, тулгак ачылары кичереп, аны дөньяга тудырган ана. Икенче ягында... 
Юк, ул анага да җиңел түгел! 

...Ул көнне өйгә бабайның үзеннән алда хәбәре килеп ирешә: «Күрше Кабыккүпер авылында энең белән сүзгә килгәннәр, бик дулап кайта». Берсе алдан капканы ачып керә, 
икенчесе: «Бәладән башаяк», – дип, абзар артыннан гына әниләренә йөгерә. «Киттеңме, китсәң ярар, артыңнан йөр­мим», – дип уйлагандыр инде бабай һәм... Һәм ул шул кызулык белән кичен өйгә яңа хатын алып кайтып утырта. Ашыгып эшләнгән эшнең ахыры хәерле буламыни? Биби­хәлиясенең баладан котылганын, кызлары туганын ишеткәч, Нотфулла бабай яшь хатынына «талак» әйтә. 
Ул чакта инде Нурлыбанәт апаның да күкрәк астындагы сабыена күптән җан кергән була...
Баласы туып җиде көн үтүгә ул бабайлар капкасын шакый. «Бигрәк кечкенә бит әле, бераздан китерер­сең», – ди әби. Ике атнадан Нурлыба­нәт апа кабат әйләнеп килә... Әбинең күкрәк сөте кызларның икесенә дә җитә. Саимә апага исемне аналарның кайсы кушкандыр, белмим. Баласын берничә көннән ят кулларга илтеп бирергә җыенган үз әнисе аңа исем эзләп тордымы икән? Юктыр да. 
Хәер, үз хәлен үзе генә белгәндер. 

Ул заманнарда ирдән бала белән кайткан хатынның язмышы безгә азмы-күпме мәгълүм ләбаса.
Әбине мин күреп белмим – ул бик яшьли, әнигә 13 яшь чагында ук ба­кыйлыкка күчә. Сөйләүләре буенча, бик йомшак күңелле, юаш, мәрхәмәтле җан булган. Шуңа күрә, Саимә апа­ның: «Мин Бибихәлия әнкәйне генә әни дип беләм», – диюенә шаккатмыйм. Үсеп буйга җиткәч, апа Киров шәһәренә эшкә китә. Кайткан саен әби­гә бүләк алып кайта: йә яулык, йә оек, йә күлмәклек. Әбинең: «Күчтәнәч­кә үз әниеңә җибәрик, ул да куансын», – диюенә кул гына селти. 
Апа киткәч, әби бүләкләрне күршедәге Мүшки авылына – Нурлыбанәтнең туганнарына илткәли.
Ә Нурлыбанәт апа... Үскәндә аның исемен өйдә еш ишетә идем. Дөрес­рәге, әни Олы Кайбычка барып кайткан саен. «Нурлы­банәт апа очрады, Саимә апа турында тагын берни дә сорамады!» – дип һәрчак гаҗәпләнеп сөйли иде әни. Нурлыбанәт апа бабайдан аерылгач Олы Кайбычка кияүгә чыккан, алты ир бала тапкан, карты инде үлгән, ул үзе генә яши иде. «Ул­ларын сөйли, ә апаны искә дә төшер­ми», – дип аптырый әни. Нурлы­банәт апа инде вафат. Бердән­бер кызын дөньяда булмаган да кебек итеп онытырга ни мәҗбүр итте икән аны? Бәлки бу хакта онытканга гына яши дә алгандыр ул. Кем белә? Ә балалар каты күңелле. Әнисенең туганнары Саи­мә апаны чакырып та карый: «Бәлки әниең янына күчәрсең?» – диләр. Апа кырт кисә: «Ташламасын иде! Минем үз әнкәем дә бик әйбәт!»
...Розаның иренең беренче хатыны, аерылып киткәндә, кызын үзе белән алган, улын әтисендә калдырган иде. Танышым, шулай итеп, үзе бала тапмаган килеш әни булды. Шул бала үсеп җитеп, күптән түгел башлы-күзле булган. Туй алдыннан ниләр кичер­гәне турында Роза шуларны сөй­ләде:

– Никахтан кайтып керүгә иремнең беренче хатынының әнисе шылтырата: «Бу көнне улы янында аның үз әнисе утырырга тиеш иде, нигә чакырмадыгыз?» – ди. Тез­де-тезде... Сабыр гына басып тордым да: «Ә хәзер мине тыңлагыз, – дидем. – Мин килгәндә Рамилгә биш кенә яшь иде әле. Әни­сеннән аерылып калуын ул бик авыр кичерде, еш авырды. Керфек какмыйча, янында утырып чыккан төннәрем күп булды. Кыенсыныр дип, үзем бала да тапмыйча тордым. Беренче сыйныфка аны мин озаттым. Иң бе­ренче «бишле»ләрен ул миңа күр­сәтте. Үс­мер чагында холкында булган үзгә­реш­ләргә мин түздем. Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны алыр­га без аның белән икәү чыктык. Кайсы югары уку йортына керергә икәнен ул минем белән ки­ңәште. Аннары армия­гә китте. Сагынып, «балам ничек икән анда?» дип, әти­сен­нән яшереп күз яшемне бик күп түктем. Хатларын ул: «Исәнме, әни!» – дип башлый иде, аннары гына «әти» дип куя иде. Сең­лесенә гел: «Әни­не саклагыз!» – дип язды. Гашыйк булгач, бу сөенечен иң беренче миңа ачты. Шулай булгач, бәндә алдында да, Ходай каршында да никахында аның янында утырырга хакым бардыр дип санадым. Ә туйларына чакырабыз, килерсез!» 
Тапкан ана – анамы, бакканымы? Һәр язмышның моңа үз җавабыдыр. Тик мин сөйләгән очракларны ниш­ләтергә, очраклы туры килү генә дип санаргамы?

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2714
    28
    251
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    7385
    2
    108
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 октябрь 2021 - 02:02
    Без имени
    Рэхмэт🙏🙏🙏👍👍👍
    "Хатын-кызларны күралмый башлаган идем..."
  • 26 октябрь 2021 - 21:51
    Без имени
    Урыс, татар, дип аермау - диннән ерак булудан килә. Милләт тә шулай югала инде.
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 19:22
    Без имени
    Гомер буе үзе дә буталчык яшәгән, язма да шулай. Һәр кемнең үз юлы, язмышы. Киңәш сорар киләләр дип арттырып та җибәрәсез. Кем кемнән сорап чыга соң ул?! Сез ханым үәегезне бик диндар, акыллы, гел хәзрәт белән генә киңәш итеп яшәгән кеше шикелле кыланасыз. Язмагыз ышандырмады. Бәлки башка кешеләр язарлар
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 15:49
    Без имени
    Экият
    Җәннәт... Иреңнең аяк астында
  • 26 октябрь 2021 - 12:46
    Без имени
    Нәфисә ханым да август аеннан бирле караңгы гүрдә..... Кабере нур белән тулсын.Бездән риза булып ятсын.
    Сыналган мәхәббәт
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан