Кызым сиңа әйтәм...

Сиңа, «Сөембикә», бу хатны олы яшьтәге бер карт яза.
...Матур гына яшәп яткан җирдән, 40 ел 6 ай 8 көн бергә гомер иткәннән соң, карчыгымны югалттым.
Аналарының җидесен уздыргач, балаларның барчасын җыеп, үземчә киңәшләшеп карадым. Үзем генә яшәп бетә алмаганымны белеп торсалар да, 6 баланың берсе дә күчеп кайтырга ризалашмады. Аның каравы, җиңел юл таптылар:"әти, өйлән син, без риза- бәхил", янәсе.
... Галимә каладан күченеп кайтты яныма. Аны яманлап бер сүз дә әйтәсем килми. Әмма яшерен-батырын түгел, сугыш кичкән, алты мәртәбә пычак астына кергән кешенең төннәрен гырлавын, саташып сөйләшүен бәлки кичерергә дә булгандыр. Юк шул, Галимәмә бу ошамады, каласына китеп барды.
... Күрше авылдан Зөләйха исемле берәүне димләделәр. Очрашып күрештек тә, бергә тормыш итә башладык. Монысы өч ай торды. Аннан: "Юк, үз йорт-җиремне ташламыйм, хуҗалыгымны туздырмыйм", - диде дә, әйберләрен җыеп, чыгып китте.
... Наҗия белән, алладан качырмаганны, сездән яшереп булмый инде, сезнең журнал аша таныштык. Малае, килене белән яныма да килеп китте. "Картайган көннәрдә, авыр вакытларда ташламаска" дигән сүзләр әйтешеп, тәвәккәлләдек„ Дөрес, бу юлы үземә күченергә туры килде.
Тормышта очрый торган хәл инде, язмыйча булмый. Сөйләшкән вакытта: «Ни генә дисәң дә, мин карт кеше, ирлек ягым белән хезмәт итә алмам», - дигәч, «Юк, юк, мин мондый яшьтән узган инде, миңа иптәш кенә кирәк», - дип җавап биргәч, сөенгән идем. Тик иртәрәк шатланганмын булып чыкты...
«Озакламый мин дә кайтып җитәм, авылда гына яшәрбез», дип көйләп-җөйләп озатты бу мине. Билгеле инде, кайтып күренмәде.
Үзем кебек карт-карчыкларга әйтмәкче булам: әллә авылдашлардан, балалардан көлдереп йөрмикме? Ялгызлык авырын бик авыр, әмма пенсиясен алып торабыз, балалар ташласа да, авыл Советы, колхоз идарәсе булмаса, һичюгы күршеләр ятим итмәс. Шулай түгелмени, җәмәгать?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.