Логотип
Күңелеңә җыйма

Кыш бабай мәхәббәте 

Дүртәү бергә «снимать» итеп торган фатирыбыз ел ахырына бушап калды.  Дус егетләрнең барысына да быел гаилә бәхете елмайды...

 

Дүртәү бергә «снимать» итеп торган фатирыбыз ел ахырына бушап калды.  Дус егетләрнең барысына да быел гаилә бәхете елмайды. Кайсы яз, кайсы җәй камыт киеп куйды да, гаилә мәшәкатенә чумдылар.  Мәхәббәт көтмәгәндә килә дә, дөньяны үзгәртеп куя, имеш! Өйләнер алдыннан шулай сөйләнде алар. Яхшы, хәерлегә булсын! Бәхет аларга! Тик менә мин генә ел ахырына берүзем калдым. Яңа ел якынлашкан саен ялгызлык дигән бер күңелсез хис йөрәккә үтеп керә башлады. Урамга чыксаң да, кафега керсәң дә, җитәкләшкзн парлар, шау-гөр килеп йөргән гаиләләр күзгә ташлана. Эшкә барып кайтам да, кичен урамга, кибетләргә чыгып йөрмәскә тырышам. Миндә берәүнең дә эше юк бугай... Шулай итеп, ялгызлыгыма социаль челтәрләрдә утырып «дәва» таба башладым. Инстаграмны ачам да дусларымның сәхифәләренә кереп китәм. Гүзәл парларын кочып, шаярып төшкән фотоларына «лайк» куеп чыгам, аннары башка дус-танышларның битләренә кереп китәм. Шулай бер сәхифәдән икенчесенә күчеп утырган бер кичтә, мин Ләйләнең битенә килеп чыктым. Балалар бакчасында мин яратып йөргән кыз! Кызык булып китте. Ул үзгәргәндер инде...  Ә бит бакчада шундый чибәр, һәрвакыт алсу бантиклар тагып йөри, иң матур күлмәкләр кия торган кыз иде. Бөтен бәйрәмдә ул җырлый, шигырь сөйли, бөтен кешенең дә аның белән дус буласы килә торган иде. Яңа елда Кыш бабайга ияреп ул бүләк тарата, бәйрәмнәрнең иң үзәгендә кайный торган нәни кыз. Хе... Әле мин аңа кызыл машинамны да бүләк иткән идем. Туган көненә үзем яраткан йомшак ишәгемне алып барып бирдем. Шунда битемнән «пәп» иткән иде Ләйлә. Их, хәзер дә бер принцессадыр инде ул! Фотоларын карап, постларын укып утыра башладым. Чибәәәр! Язганнары гына күңелсез... Ахырга таба, бик газаплы бер постына юлыктым. Иң якын дус кызы белән ире хыянәт иткән икән... «Инде бер әйбергә дә, беркемгә дә ышанмыйм!» – дигән. Кеше күңелсезлегенә шатланмыйлар инде, беләм. Шулай да бу хәбәр миңа дәрт кертеп җибәрде. Уртак танышлар аша, Ләйләнең туганнан туган абыйсына шалтыратып хәлен сораштым. Чыннан да ул язган хәбәр дөрес иде. «Күңелен алгысытып йөрмә инде, беркем белән дә аралашмый ул хәзер», – диде ул. Шулай да адресын алып калдым Ләйләнең. Башка бер уй килде! Йөгереп кенә кибеткә чыгып киттем. Кызлар ярата торган ялтыравык бизәнгечләр, конфет-шоколад алдым да, Кыш бабай киеменә заказ бирдем. Елның соңгы шимбәсендә Кыш бабай булып киенеп Ләйлә яшәгән фатирга киттем. Өйдә буламы, юкмы белми идем, ләкин минем белән ниндидер бер рәхәт хис, ышаныч идарә итте. Әйтерсең лә, фәрештәләр күтәреп йөртә! Ләйләнең фатирына килеп җиттем, белгәннәремне укып, дулкынлануны җиңәргә тырышып, бик каты итеп ишектәге төймәгә бастым. Бераздан, ишекнең теге ягында «Кем?» дигән күңелсез тавыш ишетелде. «Кыш бабай килде! Ишекләрегезне ачыгыз!» – дидем көр тавыш белән. «Юк, сез адресны бутагансыздыр, минем балаларым юк бит», – диде Ләйлә. «Балаларың булыр, барысы да булыр, ач ишекне Ләйлә!» – дидем мин. Ул кыяр-кыймас кына  ишекне кылтайтып карады. Чыннан да Кыш бабай икәнлекне, саф татарча сөйләшүемне күргәч ирен чите белән генә елмаеп куйды.  

  • Мин Сезне чакырмадым бит! 

  • Милицияне яки «Ашыгыч ярдәм» машинасын гына чакыралар. Ә мин үзем белеп килдем! Бу бит мин, Фәнис! Балалар бакчасында бер группага йөргән идек. Күрше йортларда яшәдек! – дидем сакалымны, кызыл башлыгымны салып. Ләйлә рәхәтләнеп көлеп җибәрде, чәй эчәргә чакырды. Ә мин бүләкләр тулы капчыгымны аңа суздым. Рәхәтләнеп чәй эчеп, сөйләшеп, балачакны искә төшереп, көлешеп утырдык. Менә Яңа елны да бергә каршы алырга җыенабыз... 

...Яңа ел алдыннан ишеткән иң матур тарихларымның берсе белән бүлештем. Яңа ел төнендә могҗизалар күп булыр, Кыш бабайларның Кар кызлары табылыр, хыяллары чынга ашудан гаҗәпләнгән кешеләрнең күңелләре янәдән балачакка кайтыр, Планета буйлап зур адымнар белән Бәхет атлар дип ышанам әле мин... 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килер, Алла телэсэ. Бэхет уз кулыбызда,тота гына белергэ кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дилбэр Фэез турындагы язмагызны да монда куя алмыйсызмы? Бик рэхмэтле булыр идек!!!

      Хәзер укыйлар