Логотип
Күңелеңә җыйма

«Кичер мине, зинһар, гафу ит...»

«Гафу ит...» Бу сүзне әйтү, әйтә алу кайчак икәүне тагын да зуррак ялгышлардан саклап калырга сәләтле.

«Гафу...» – дигәнне ишетмәгәнгә, «гафу...» – дип әйтергә көч тапмаганга гына аерылган сукмаклар, чуалган язмышлар бихисап бит алар. 

Тик мин бүген икенче бер сорауга җавап эзлим әле. Әйе, гафу үтенә дә, гафу итә дә белергә кирәк. Тик кичерүнең чиге бармы соң аның? Бер үк ялгыш өчен кешене ничә тапкыр гафу итәргә мөмкин? 

Беренче очрак


Күрәсең, аңлашып җитмәгәнбез: мин интервью алырга килгәндә табибның кабул итү вакыты төгәлләнергә тагын ике сәгать бар иде әле. Кире борылмадым. Янымда укый башлаган китабым бар – авырулар чиратына утырдым.
...Килүгә күзем төшкән иде ул кызга. Нигә икәнен дә тәгаен белмим. Өс-башы башкалардан кайтышрак булгангамы, телефоннан артык кычкырып сөйләшкәнгәме. Беркемгә әйтми-нитми китеп барып, чиратны бутаганын да, шул сөйләшүе ишетелми башлагач кына искәрделәр. Берәр проблемасы бар идеме, «милиция» сүзен бик еш кабатлады, кешенекен белмәссең... 

Чиратта ике генә кеше калгач, ул яңадан пәйда булды. Янымдагы буш урындыкка ук килеп утырды. 
– Мине кабул итәргә өлгерерме икән? Бу табибка күптән эләгәсем килгән иде. Балага уза алмаучыларга бик булыша диләр аны...
– Каядыр киттегез бит, югыйсә чиратыгыз күптән узган булыр иде, – дим, җавапсыз калмас өчен генә. Ул минем эндәшүне генә көткәндәй сөйләп китте:
– Милициягә чакыртканнар иде. ГАИга. Машинамны штраф стоянкасына куйганнар. Аны алыр өчен хәзер әллә никадәр акча түләргә кирәк... Тизрәк алмасаң, бурычың тагын да күбәя, диделәр. Кесәмдә бер тиен акчам юк! Акча тапсам, машинаны өйгә кадәр йөртеп кайтырга кеше дә эзләргә кирәк була әле...
–  Үзегез нигә йөртеп кайта алмыйсыз? – дим аптырап.
– Йөртә белмим мин, правам да юк. Бик сорагач, егетемә алып биргән идем машинаны. Кредитын тагын өч ел түлисем бар әле... Икенче тапкыр шулай итә инде менә – авариягә очрый да, машинаны юлда ташлый да китә. Телефонын да алмый әнә хәзер, бүген өченче көн инде. Белеп торам, тагын әнисе янында ята ул. Теге юлы да мин штрафны түләп, машинаны алгач, ремонтлаткач кына шылтыратты. «Ярар, үпкәләмә», – дип кат-кат әйткәч, кичердем инде...
– Туктагыз әле, гафу итегез, балага уза алмыйм, дидегез. Ә кемнән бала табарга телисез соң сез? – соравым бик сәер яңгыраса да, мин инде аны бирми кала алмый идем.
– Ничек кемнән? Шушы егетемнән! – диде ул бер дә исе китмичә. – Без инде әллә кайчаннан бергә. Ә бәбиебез һаман юк та юк...
«Аны кабат гафу итәргә җыенасыз мени?!» – дип, бик әйтәсем килсә дә, эндәшмәдем – китап укыганга сабыштым. Җавабы болай да билгеле сорауны нигә биреп торырга?! 

Икенче очрак 


...«Сөембикә»дә гел язмалары басыла торган психолог Айсылу Нәгыймованы ничек табарга була икән?» Журнал укучыбызның бу үтенечен ишеткәч, берара сүзсез тордым. Авторларыбызның телефон номерларын без аларның рөхсәтеннән башка берничек тә бирә алмыйбыз. Айсылу ханым бу көннәрдә Казандамы икән соң әле ул? Минем эндәшми торуымны чыбыкның икенче башында башкача аңладылар бугай. Бирергә теләмим дип.

– Сеңлем, вакытың булса тыңла әле, психологның безгә нигә кирәген сөйлим сиңа. Чынлап та, бик кирәк ул! Хәзер үзең дә аңларсың...
Ул егет белән кызым интернет аша танышты. Әллә кайдан шул афәт килеп керде бит тормышыбызга!.. Башта хат алыштылар, аннан телефоннан сөйләштеләр, соңрак инде очрашып күрешергә булдылар. Егетнең әти-әниләре Ульян ягыннан, алар инде Сургутка күптән китеп урнашканнар, Алмаз шунда туган. Бер еллап аралашкач, кызым: «Алмаз миңа тәкъдим ясады, әти-әнисе белән сорарга кайталар, никахка әзерләнеп торыгыз, диде», – дигән хәбәрне җиткерде. Бер тапкыр күрмәгән кешегә ияртеп җибәрергә теләмәсәм дә, кыз баланы гомер буе яныңда тота алмыйсың, дип күңелемнән сыкрап булса да ризалаштым. Кайтасы көннәре билгеле иде инде: шул вакытка мулла чакырып куйдык, туган-тумачага хәбәр салдык, аш-су ягын кайгыртырга керештек. Кызым, бик озак эзләп, никах күлмәге сатып алды. Булачак кода-кодагыйлар юлга чыгарга өч көн кала яшьләр үпкәләштеләр. Кызымнан күпме генә төпченсәм дә, нигә сүзгә килгәннәрен аңлый алмадым. Ул аны инде үзе дә хәтерләми иде бугай. «Юктан гына башланды...» – диюдән узмады. Кыскасы, кунаклар кайтмады... Табынга алган ризыклар шул килеш өелеп калды. Туганнар, дус-ишләр аптырашты да, онытты – кеше кайгысы иртә керә, кич чыга. Без кызым белән исә икебез ике якта бер-беребезгә күрсәтми озак еладык. Ә аннан... алар дуслаштылар. Алмаз бик тырышты инде араларын көйләргә. Йөрәгемдәге боз эремәсә дә, бала бит, нишлисең, араларына кереп, юк, дия алмадым. 

Бер еллап вакыт узгач, Алмаз кабат никах турында сүз кузгатты. Һәм кабат барысы да узган юлдагыча кабатланды: никахка берничә көн кала булачак кияү кызым белән юктан гына тагын сүзгә килде. Алар кайтмадылар. Безгә тагын мәҗлескә чакырылган кунакларга: «Никах булмый», – дип хәбәр итәргә туры килде... 
Халыкта: «Бер үк суга ике тапкыр кермиләр», – дию бар. Керәләр икән. Ике тапкыр да. Хәтта өч тә! Бу юлы кызым: «Һаман берүк кешегә чыгарга җыенсам да, монысы бит инде аның башка никах, күлмәк тә тагын яңа булсын», – дип, 20 меңгә күлмәк тектерде. Табынны да мулрак әзерләдек, кунакларны да күбрәк чакырдык. Ә чынлыкта, кабат шул ук тырмага басканбыз булып чыкты... Өч көн элек Алмаз кызыма ни өчендер үпкәләде һәм тагын: «Көтмә, никах булмый! Килмибез!» – диде. Шуннан бирле өйдә тынлык, сөйләшмибез. Юк, ачуланышмадык, әйткәләшмәдек тә. Бары икебез дә ни дияргә белмибез бугай. Гаеп кайсында икәнен һич аңламыйм. Әллә Алмаз бу үпкәләшүне махсус оештыра инде, дип тә карыйм. Өйләнергә дә тели, тик ниндидер киртәне атлап уза алмый шикелле. Бәлки никах, туй белән бәйле берәр күңелсез хатирәсе бардыр? Алмаз Мәскәүгә белемен күтәрергә килгән чакта өч-дүрт ай бергә яшәп тә карадылар. «Йә кушылырлар, йә, ниһаять, аерылышырлар», – дип анысына да ризалаштым... Бер-берсенә бөтенләй туры килмәсәләр, ул кадәр дә бергә яши алмаслар дидем. Ә алар кайтуга тагын кавышу турында сүз кузгаттылар. Һәм менә нәрсә килеп чыкты... Ни генә булса да, бу кешедән җәяүләп качарга кирәк инде! Кунакларга әле хәбәр итмәгән... Тагын ни йөз белән әйтергә?! Кызымны жәллим – яшь гомере узып бара бит. Ике югары белеме бар, кул эшләренә оста, аш-суга кулы ятып тора... Уйладым-уйладым да, аңа психолог ярдәме кирәк дигән нәтиҗәгә килдем менә. Үзе генә бу бәндәдән аралана алмый ул. Зинһар өчен каршы килмә, булыш, сеңлем! 

...Вакыты бик тыгыз булса да, Айсылу ханым журнал укучыбызның кызы белән очрашырга ризалашты, әмма шунда ук кисәтеп тә куйды: «Бер тапкыр күрешүдән генә әллә ни үзгәрмәс, моның өчен озак вакыт аралашырга кирәк». Соңыннан белештем – килешенгән вакытка кыз килмәгән. Кабат миңа шылтыратучы да булмады. Бу вакыйганың азагы ни белән тәмамланганын беләсем килсә дә, телефонга үрелгәнем юк. Кияү кире уйлап, никахка кайтып төшсә, сөенче алмый калмаслар иде, юктыр. Шулай булгач, нигә яраларына кагылыйм?! 
Ә кыз егетне кабат гафу итәрме, әллә башка аның ягына да борылып карамасмы... Юк, монысын өздереп әйтә алмыйм. Кеше күңелләре – карурман. Бигрәк тә хатын-кызныкы. 

     

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мишэрлэр учле халык...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яратмыйлар да инде кайбер кызлар узлэрен! Чыгалар да шундыйларга кияугэ, аннан сон яки аерылышаоар, яки гомер буе изелеп яшилэр. Э кем гаепле? Егетлэрдэн дэ бигрэк кызлар узлэре! Узлэрен кадерсезлэргэ узлэре юл куялар. Э никахка килгэндэ... Башта барып язылышсыннар, ин якыннары белэн генэ яки икесе генэ. Менэ язылышсалар- егет житди монэсэбэтлэр тели. Шуннан сон никах укытырлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аңлашылып бетми, монда мишәрнең ни катнашы бар? Кыз бала үзенең бәясен төшермәскә тиеш.

        Хәзер укыйлар