Логотип
Күңелеңә җыйма

Кәефем китте...

Без Казанны үзебез утырган 11 нче кат тәрәзәсеннән күзәтергә яратабыз. Татмедиа бинасы яныннан Фестиваль аллеясы уза. Искиткеч матур! Юллар, чәчәкләр, утыргычлар, таганнар... Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең исемнәре язылган туплар... Россия, Татарстан әләмнәре җилферди. «Казан» гаилә үзәге янында FIFA җанатарлар фестивале FanFest гүләп тора. Футбол матчларын фанзонада карарга Сабантуйга җыелганнан да болайрак халык килә. Музыка, яшьлек, спорт, шәп энергетика ургыла Казансу ягыннан. 

Безнекеләр Казанны өр-яңадан ачалар. Әнә, берәүләр Черек күл буенда йөреп кайткан. Андагы үзгәрешләргә таң калган. Кечкенә балалары белән Курчак театрына барып кайтучылар Чәчәкләр бәйрәменнән биһуш. Бушлай Wi-Fi куелган автобуслар, адым саен очраган чит ил кешеләре, чат саен баскан полиция... Сабантуй мизгелләре... Төсләр, чуарлык...  Безнең калейдоскоп шәһәребезне әнә шулай күрсәтә. 

Тагын бер матур урын бар. Кабан күленең Иске Татар бистәсе тирәсе ул. Сеңлем белән җомга көн кич шул яклардан урап кайтырга булдык. Ха-лы-ык! Ниндидер рәхәт бер халәттә яр буйларында йөри, үрдәкләр сыйлый, көймәләрдә йөзә, азан тавышын тыңлап хозурлана. Антракт вакыты, күрәсең: Камал театры балконнарыннан тамашачылар сикереп төшәрдәй булып шушы күренешне күзәтә. Әйтерсең зур корабтан диңгез яр буен сәламлиләр. 

Узып баручыларның кыяфәтләренә карап: «Болары, мөгаен, Иранныкылардыр, болары – гарәпләр», – дип, үзебезчә горурланып, күз карашы белән Казаныбыз кунакларын озатып калабыз. Татар өйләре янындагы капка төбендә түбәтәйле, милли киемле егетләр татар көйләрен сыздыра. Ачык тәрәзәләрдән моңлы җырлар ишетелә. Ара-тирә инглизчә сөйләшүләр колакка керә. 

Бер тыкрыкта бик күп җиңел машиналар тезелгән. Юк, безнекеләр генә түгел. Россиянең әллә кайсы регионнарыннан килгәннәр. Алар алдында да горурланасы килә. Менә нинди бит безнең Казаныбыз! 

Тик... Бер-бер артлы килгән эвакуаторлар хуҗалары күңел ачып йөргән ул машиналарны кран белән күтәртеп  алып китә дә башлады. Тирә-якка сокланып караган ал күзлегем, төшеп, чәлпәрәмә ватылгандай булды. 62 нче регион, димәк, Рязань өлкәсе... 12 нче регион Мари Иленнән килгән күршеләребез... Алар алдында оят булып китте. Мөгаен, анда машина калдырырга ярамый дигән билгеләр дә булгандыр. Әйе, бар иде бугай шул. Ләкин... алар күңелендә юшкын утырып калачак бит инде! Алар Казанны сокланып искә төшермәячәк... 

 Минем шуңа кәефем китте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кунакмы-тугелме, кагыйдэ бар кеше очен дэ бер булырга тиеш. Знакны курмэсэлэр-бер хэл, курэ торып куйсалар-уз гаеплэре.

    Хәзер укыйлар